Быелгы 1 май да башкаларыннан әллә ни аерылмаячак. Уфаның Ленин мәйданында зур митинг үтәчәк. Оештыручысы — республика Профсоюзлар федерациясе. Митингта катнашучылар алдында аның рәисе Марат Хөсәенов чыгыш ясаячак.
— Бу көнне без митингта 10 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтәбез. Быелгы таләпләребез хезмәт кешесе тормышының төрле якларын колачлый — лаеклы хезмәт хакы, гадел социаль гарантияләр, җитәрлек эш урыннары булдыру. Чараның лозунгы — “Салымнар һәм бәяләр артуга — ЮК! Хезмәт хаклары һәм пенсияләр артуга — ӘЙЕ!” — диде Марат Габделкасыйм улы журналистлар белән очрашуда.
Ул 1 майдан минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенең 8900 сумга кадәр күтәрелүе уңаеннан канәгатьләнү белдерде. Шул рәвешле яшәү минимумы күләме — 8860 сумнан артып китәчәк. Бу исә халыкның тормыш сыйфатында чагылачак.
Очрашуда төрле өлкә профсоюзлары җитәкчеләре катнашты. Мәгариф һәм фән профсоюзлары рәисе Светлана Пронина укытучыларның 1 май митингында актив катнашачагын белдерде. Хезмәт хакларын арттыруны хуплау белән беррәттән, алар мәгариф өлкәсенә ярдәм итү лозунгын да күтәрәчәк.
— Мәгарифне инвестицияләү — киләчәкне инвестицияләү ул, — диде Светлана Николаевна. — Аннары укытучыларның эш хакын арттыру турында күп сөйләнсә дә, уртача алганда ул бүген 20600 сумнан артмый. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә дә проблемалар җитәрлек. Әйе, 3-7 яшьлек сабыйлар балалар бакчасында урыннар белән тулысынча тәэмин ителде. Ләкин төркемнәрдә балалар саны зур кала. Кайбер урыннарда ул 40ка җитә. Ә тәрбиячеләрнең хезмәт хакы шул килеш калды. Шулай ук пенсия тәэминаты да үзгәрешләр таләп итә. Хаклы ялга чыгучылар, пенсияләре бәләкәй булу сәбәпле, эшләвен дәвам итә. Ләкин эшләгән пенсионерларга түләүләр арттырылмады.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Павел Зыряновның чыгышы да шуңа охшаш булды. Табиблар 50 мең сум ала, дибез дә ул, ләкин алар моның өчен икеләтә эшләргә мәҗбүр. Бер ставка —25 мең сум.
Химия һәм авиация сәнәгатьләре хезмәтчәннәре профсоюзлары рәисләре Гүзәл Мирошниченко белән Роман Калякулинның да әйтер сүзләре бар иде.
—Без бюджет тармагы хезмәткәрләренең таләпләрен хуплыйбыз. Төп бурыч — лаеклы хезмәт хакы, социаль гарантияләр, социаль яклау. Безне бигрәк тә мәшгульлек мәсьәләләре борчый. Икътисадның реаль секторында хезмәт салучылар саны кими. Гомумән алганда, эшче һөнәрләргә кытлык күзәтелә. Хезмәт хакы мәсьәләсендә дә сораулар байтак. Хәзер заводка кердең дә бер җитәкче белән сөйләштең түгел, бүген предприятиеләр бик күп юридик берәмлекләргә бүленгән. Шул рәвешле хезмәт коллективлары да төрле. Берничә ел эчендә 17шәр директор алышынган предприятиеләр бар. Болар барысы да эшкә комачаулый, — диде Роман Калякулин.
Марат Хөсәеновны предприятиеләрдә һәм оешмаларда профсоюзларның бетерелүе дә хафага сала. Димәк, хезмәткәрләрне яклаучы юк, дигән сүз. Менә шуннан “соры” схемалар белән хезмәт хакы түләү, эшчеләрне кыскарту, кебек законсызлыкларга юл куела. Ә профсоюзлар булган җирдә мондый хәлләр очрамый.
Биш ел эчендә хезмәт турында дәгъвалар буенча 50 меңнән артык мөрәҗәгать булган. Шуларның күпчелеге канәгатьләндерелгән, 2 миллиард 710 миллион сум акча түләнгән. Былтыр гына берничә мең мөрәҗәгать буенча эшчеләргә 280 миллион сум акча кайтарылган.
— Бүген республиканың профсоюзлар оешмасында 600 меңнән артык кеше исәпләнә, шуларның 439 меңе — эшчеләр. Кызганычка каршы, алда белдерүемчә, безнең сафлар сирәгәя. Былтыр гына 30 меңгә якын әгъзабызны югалттык. Мөрәҗәгатьләр артуның бер сәбәбе — предприятие һәм оешмаларда профсоюзларның юкка чыгуы һәм аларда эшчеләрне яклаучы булмавында, — дип ассызыклады Марат Хөсәенов.
Резеда ГАЛИКӘЕВАБыелгы 1 май да башкаларыннан әллә ни аерылмаячак. Уфаның Ленин мәйданында зур митинг үтәчәк. Оештыручысы — республика Профсоюзлар федерациясе. Митингта катнашучылар алдында аның рәисе Марат Хөсәенов чыгыш ясаячак.