+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2016, 02:00

Үзегез ярсытмасагыз, “кызыл әтәч” чукымас

Бәйрәм чорында янгын хәвефсезлегенә игътибарны аеруча көчәйтү зарур.Бүген илдә мөһим һөнәри бәйрәмнәрнең берсе — Русиянең янгын сагы көне билгеләнә. Әйтергә кирәк, аның тарихы әле ХVII гасырга ук барып тоташа. 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович шушы хакта махсус наказга кул куя. Аңа ярашлы, Русиядә беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә янгын сүндерүчеләрнең тәүлек әйләнәсенә кизү тору тәртибе гамәлгә кертелә. Аларга шулай ук янгыннарны тиз арада сүндерү белән бергә, гражданнарның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәвен контрольдә тоту бурычы да йөкләтелә. Бу кагыйдәләрне бозган өчен янгынга каршы патрульләргә гаеплеләрне җавапка тарттыру хокукы да бирелә.

Октябрь инкыйлабыннан соң властька килгән юлбашчы Владимир Ленин 1918 елның 17 апрелендә “Утка каршы көрәш чараларын оештыру турында” декретка кул куя. Әлеге дата шул рәвешле 70 ел дәвамында СССРда янгын сүндерүче көне буларак билгеләнә. 1994 елда исә бәй­рәм әлеге атамасын ала.

Илдә беренче янгынга каршы дозорлар оештырылуга төгәл 350 ел үткәннән соң 1999 елның 30 апре­лен­дә Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин “Янгынга каршы сак көнен булдыру турында” Указга кул куя һәм шул рәвешле һөнәри бәй­рәмгә рәсми статус бирә.

Әйтергә кирәк, янгын сүндерүче хезмәте үтә мөһим һәм кирәкле генә түгел, хәвефле дә хезмәт. Төрле чы­ганаклардан алынган мәгълүмат­ларга караганда, ел саен Русия территориясендә якынча 150 мең янгын очрагы теркәлә. Аларда 9 мең кеше, шул исәптән 30лап янгын сүн­дерүченең гомере өзелә. Тагын да хафага салганы шул: янгын сүндерү частьлары елдан-ел заманча техно­логияләр, куәтле машиналар белән коралландырылуына карамастан, хәвефле статистика бик азга кими.

Мәсәлән, илдәге янгыннар турында статистика мәгълүмат­ларын­нан күренүенчә, 2014 елда Русиядә 152695 ут чыгу очрагы теркәлсә, былтыр да хәвефле күрсәткеч шактый югары калган — 145686 янгын чыккан. 2014 елда аларда 10237 ке­шенең гомере өзелсә, былтыр 9377 кеше һәлак булган. Янгыннар нәтиҗә­сендә китерелгән зыян исә миллиард сумнар белән исәпләнә.

Башкортстанда да янгыннарга бәйле статистика елдан-ел акрынлап яхшыра барса да, хәл шулай ук катлаулы кала. Әйтик, былтыр республика территориясендә чыккан янгын­нар 271 кешенең, шул исәптән 13 ба­ланың гомерен өзгән. Янә дә 230 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Урынлы сорау туа: янгыннарның шушы рәвешле әледән-әле кабатланып торуына нәрсә сәбәпче соң? Ил буенча моңа бәйле дә төгәл статистика бар. Мәсәлән, былтыр Ру­сиядә чыккан янгыннарга, беренче чиратта, ут белән саксыз эш итү (44561 очрак) сәбәпче. Производство корылмаларының һәм электр прибор­ларының төзек булмавы да 40634 янгын очрагына китергән. 20924 янгынга шулай ук произ­вод­ство корыл­маларының һәм электр мичләренең төзексезлеге сәбәпче. 17054 янгын ут төртү сәбәпле чыгуы да җәм­гыять­­не, хокук саклау органнарын сискән­дерергә тиеш, безнеңчә. Рәсми статистикада шулай ук күп кенә ян­гын­нарның сәбәпчесе итеп бала­лар­ның ут белән шаяруы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыру эшләре үткәргәндә кагыйдәләрне үтәмәү, башка сәбәпләр күрсәтелә. Әмма күренүенчә, иң төп сәбәп — халыкның ут белән саксыз эш итүендә. Бер генә аянычлы мисал. Бу атнада, ягъни 27 апрельдә Учалы районының Ахун авылында чыккан янгын өч кешенең гомерен өзде. Рес­пуб­ликаның Тикшерү комитетыннан белдерүләренчә, 66 яшьлек ирнең йорты яна. Аны сүндергәннән соң бинада хуҗа кешенең, аның 38 яшьлек улының һәм 47 яшьлек киявенең гәүдәләре табыла. Фаразлануынча, янгынга исерек килеш түшәктә тәмәке тарту сәбәпче булган...

Мондый коточкыч фаҗигаләргә юл куймау, алар санын киметү максатында дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә, халык арасында нинди эш алып барыла? Һәм күрелүче чаралар җитәрлекме? Бу җәһәттән шушы атнада гына республикада халык арасында профилактика эшен көчәйтү, янгын хәвефсезлеген кисәтү максатында берничә мөһим чара узды. Мәсәлән, 26 апрельдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров “Янгын турында автоном рәвештә хәбәр итүче корылманы — һәр йортка, һәр фатирга” акциясенә старт бирде. Матбугат конференциясендә билгелә­нүенчә, аның төп максаты янгыннарны кисәтү, шулай ук хәвеф турында хәбәр итүче автомат корылмаларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре һәм ял­гыз яшәүче, аз тәэмин ителгән гражданнар йортларына урнаштыруга булышлык итү.

— Күпчелек янгыннар төнге якта, кешеләр йоклаган вакытта чыга. Хәвефле очрак турында тиз арада кисәтүнең иң нәтиҗәле юлы — йортка янгын турында хәбәр итүче корылма урнаштыру. Акциянең максаты кешеләргә аны урнаштыру мөһим булуны аңлату. Безнең бурыч шул: мондый корылма һәр предприятие-оешмада һәм йортта булырга тиеш! Ветераннарга, тыл хезмәткәр­ләренә, мохтаҗларга мондый корылмаларны сатып алуда ярдәм итүчеләр дә табылыр дип ышанабыз. Бу безнең гомум иминлегебез өчен кирәк! — диде матбугат конферен­циясендә Фәрит Гомәров.

Әйткәндәй, муниципаль район хакимиятләренең аналарны, гаиләне, әтиләрне һәм балаларны яклау буенча ведомствоара комиссиясендә исәптә торучы гаиләләр йортларына мондый корылмаларны урнаштыру өчен быел республика казнасыннан 1 миллион сум бүленәчәк. Бүген шулай ук югарыда телгә алынган ведомство һәм Финанс министрлыгы белән берлектә әлеге максатта өстәмә рәвештә бюджеттан тыш һәм урындагы бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре өстендә дә эшли.

27 апрельдә шушы ук мәгълүмат агентлыгында үткән икенче матбугат конференциясе исә шулай ук көнүзәк темага — урман янгыннарын кисәтү мәсьәләсенә багышланды. Респуб­ликаның урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗанов белдерүенчә, кар яңа эреп бетүгә карамастан, янгыннар Учалы урманчылыгында 5,5 гектар урманнарга зыян салырга өл­гер­гән. Министр билгеләвенчә, урман янгыннарына каршы көрәш көч­ле, гаеплеләргә карата чаралар каты булачак. Бу җәһәттән былтыр гына да урман янгыннарына сәбәпче 569 кешегә штраф салынган.

—10 процент очракта гына гаеплеләр ачыкланмый кала. Штрафларга килгәндә, гаепле гражданнар 1,5-3 мең сум, вазыйфалы кешеләр 10-20 мең, юридик берәмлекләр 50-200 мең сум штрафка тарттырыла. Җинаять эше ачылган очракта штраф­лар гражданнарга 4-5 мең сумнан башланып, оешмалар өчен 300-500 мең сумга кадәр барып җитә, — диде Динир Әхмәтҗанов.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов исә янә бер тапкыр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы хакында кисәтте, моның нинди коточкыч фаҗигаләргә китерү мөмкинлеге турында хәтергә төшерде.

Атнаның мөһим вакыйгалары турында сөйләгәндә Русиянең янгын сагы көне уңаеннан Уфада үткән күнекмәләрне, янгынга каршы техника экспозицияләре оештырылуны, балалар, халык арасында һәртөрле про­филактика чараларын да атап үтәргә кирәктер. Һичшиксез, алар нәтиҗәсен бирми, янгын очракларына бәйле хәвефле статистиканы киметүдә үз ролен уйнамый калмас. Шулай да һәркайсыбыз шуны аңла­сын иде: янгын хәвефсезлеге, тәү чиратта, үзебезгә, кагыйдәләрне төгәл үтәвебезгә бәйле! Озайлы бәйрәмнәр алды көнендә республика халкын, гәзит укучыларыбызны бу хакта янә бер тапкыр искәртәсе килә. Сак булыгыз, уяулыкны югалтмагыз, ярамаганны эшләмәгез һәм хәвефләр, һичшиксез, сезне һәрвакыт урап узар!

28 апрель иртәсендә Балтач районыннан кайгылы хәбәр алынды. Комъязы авылында шәхси агач йортта чыккан янгында өч сабыйның — 2009, 2011 һәм 2013 елда туган бала­ларның гомере өзелде. Фаразлануынча, янгынга балаларның ут белән шаяруы сәбәпче. Сабыйлар сөрем газыннан агуланып һәлак була. Бу вакытта әниләре ихатада эш белән мәш килгән...
Янгынны сүндерүдә тугыз берәмлек техника, 17 янгын сүндерүче катнаша. Әлеге вакытта янгын сәбәпләрен тикшерү бара.
Читайте нас: