Балтач районындагы янгынның сәбәбен балаларның шырпы белән уйнавыннан күрделәр. Фаҗига әниләре иртән мал-туар карап йөргәндә була. Ут тиз арада бөтен йортны ялмап ала. Ана, нарасыйларын коткарырга омтылып, тәрәзәләрне ватып, кулларын кисеп бетергән, диләр...
Аңа янгын хәвефсезлеге буенча инструктаж берничә тапкыр үткәрелгән. Һәм, Балтач авыл Советы башлыгы Эльмар Галимҗанов әйтүенчә, исем өчен генә түгел. “Кешедән янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында сорашсаң, барысын да беләләр, ләкин чынында бу аларга кагылмаячак, дип уйлыйлар — бөтен бәла дә шунда”, — диде ул Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең Балтач районында үткәрелгән күчмә утырышында.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыклары, халыкны янгын хәвефсезлеге турында кисәтү зарурлыгы турында күрсәтмә алгач, биләмәләрен атна яисә көн эчендә урап чыгарга мөмкин. Әмма почта тартмаларына хәвефсезлек кагыйдәләре язылган кәгазь кисәге салалар да шуның белән вәссәләм! Күп очракта кешеләрнең аларны укуы, танышуы белән кызыксынмыйлар да. Адреслы ярдәм күрсәтү турында сөйлибез икән, алай булырга тиеш түгел. Утырышта халыкны уяу булырга чакырдылар. Әйтик, ана кешенең эчкечелек белән мавыгуы турында белүче тиз арада тиешле хезмәтләргә хәбәр итәргә бурычлы.
Шарандагы ут казасына электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпче, дип фаразлыйлар. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу иске йортта электр җиһазлары төзек булмаган һәм тирә-якка очкыннар чәчрәве моңа кадәр дә күзәтелгән. Ләкин еш кына кәеф-сафа корырга яратучы ата-ананың хәвефсезлекне кайгыртырга вакытлары да, теләкләре дә булмый, күрәсең...
Шушы хәлләрдән соң Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов видеоселектор киңәшмәсе үткәрде. Анда имин булмаган күпбалалы гаиләләр белән профилактик эшләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
— Янгынны кисәтү чаралары күргән булабыз, ләкин аларның нәтиҗәсе аз, — диде Рөстәм Мәрданов. — Бу юнәлештә өстәмә җитди чаралар күрү мотлак. Аларның күпчелеге урындагы үзидарә органнары һәм тиешле социаль хезмәтләр тарафыннан үткәрелергә тиеш.
30 апрельдән 10 майга кадәр республикада Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының Башкортстандагы ярдәмче системасы идарә итү органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимы игълан ителде. Бу кешеләр үлеменә китергән ут казалары саны арту белән бәйле. Ел башыннан республикада чыккан 1119 янгында 126 кеше һәлак булган, шуларның 12се — балалар.
Кешеләр күпләп үлгән янгыннар социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә ешрак күзәтелә. Спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ата-ана, алар тарафыннан янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу һәм балаларны караучысыз калдыру — соңгы янгыннарның сәбәпләре шушылар. Еш кына мондый гаиләләр яшәр өчен яраксыз булган, ә кайвакыт авария хәлендәге йортларда һәм фатирларда яши. Власть органнары һәм тиешле социаль хезмәтләр, тикшерү үткәргән очракта да, моны күз буяу өчен генә эшли.
Бу көннәрдә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чираттан тыш ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк, анда янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре күтәреләчәк.
— Әлеге фаҗигаләрнең сәбәбе — ата-аналарның битарафлыгында, — ди республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. — Без, халык яшәгән һәм эшләгән урыннарда янгын чыга калса, ни эшләргә кирәклеген өйрәтеп, күнекмәләр оештырырга тәкъдим итәбез.
10 майга кадәр бөтен авылларда гадәттән тыш хәлләр янаган гаиләләрне ачыклау максатында һәр йортта булачаклар. Ата-аналарның спиртлы эчемлекләргә әвәслеге һәм йортта таушалган электр чыбыклары булу ачыкланса, муниципаль комиссияләр закон буенча каралган кисәтү чараларының бөтен комплексын кулланырга хокуклы. Мәсәлән, мондый гаиләләрдән балаларны тартып алып, социаль учреждениеләргә урнаштырырга мөмкин-нәр.
Ирекле янгын сүндерү дружиналарына да зур өмет баглана. Алар әлегә кадәр бушлай эшләде, тиздән акча алачаклар. Ә урындагы власть квартал саен алынган премияләрен төзекләндерүгә генә түгел, янгыннарны кисәтүгә дә юнәлтә ала. Чөнки, кызганычка каршы, без ун көн эчендә өч янгында тугыз баланы югалтабыз икән, бу әлеге системаның канәгатьләнерлек эшләмәве, ә бәлки, бөтенләй эшләмәве турында сөйли торгандыр.