1964 елның гыйнварында мине, авыл хуҗалыгы институты студентын, “Правда” колхозына практика үтәргә килгәч, Ягъфәр яшәгән авылга урнаштырдылар. Ягъфәр, гади укытучы гына булуына карамастан, хезмәттәшләрен һәм укучыларны дәрестән тыш эшләргә җәлеп итеп, авыл халкы, бигрәк тә терлекчеләр алдында күңелле концертлар, клубта бәйрәм кичәләре үткәреп, тормышка ямь өстәде. Мәктәптә яисә авылда үзләре генә хәл итә алмаган мәсьәләләр туса, тартынып тормады, Бакыйга барып, колхоз һәм авыл Советы рәисләре белән сөйләште, кирәксә, район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте.
Шуңа да 1965 елның җәендә укуымны тәмамлап, районыма эшкә кайтканда аның комсомол район комитетында бүлек мөдире булуына һич тә аптырамадым. Күп тә үтмәде, секретарь вазыйфасына билгеләнеп, бу эшен дә уңышлы башкарды.
1971 елда армиягә алынып, анда да өлгерлеген күрсәтеп, роталарында замполит каешы бууга ирешә Ягъфәр Хисмәтуллин. Бер елдан хәрби хезмәтеннән азат ителеп, ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре йөге йөкләнде аңа. Яшьләр тормышына җан өргән эшчәнлеге тагын 5 елга сузылды. Шушы вакыт эчендә читтән торып Стәрлетамак педагогия институтын да тәмамлап өлгер-де. 1977- 81 елларда исә партия райкомында оештыру бүлеге мөдире булып, үзенең тыныч холыклы, изге җанлы, киң белемле, ярдәмчел узаман икәнен раслады. Аннары авылдашлары юллавы буенча алты ел туган “Ключевые горы” колхозын җитәкләп, хуҗалыкны алдынгылар сафыннан төшермәде. Авылның йөзен матурлау һәм халыкның яшәешен яхшырту өчен барлык көчен салды.
1987-92 елларда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары эшен башкарып, колхозларның абруен күтәрүгә лаеклы өлешен кертте.
Ягъфәрнең тагын бер күркәм изгелеге — районда әдә-бият, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, шушы өлкәдә аеруча тырышлык һәм осталык күрсәтүчеләргә ярдәм итү, талантларына дөрес бәя биреп, дәрәҗәле хөрмәтләү өчен 1994 елда үз исәбенә Акмулла исемендәге фонд оештыру. Район тормышына яңа бизәк өстәгән бу Фонд үзенең изге гамәлләре белән әдәбият һәм мәдәниятне үстерүгә мул өлеш кертте һәм кертә. Стәрлебаш җирлегеннән чыккан каләм осталарын һәм сәнгатьчеләрен яңа уңышларга дәртләндереп, яңа үрләр яуларга ярдәмләшеп, районыбыз данын күтәрә. Үзнәшер ысулында китаплар бастыру мөмкинлеге барлыкка килгәч, Фонд бу җәһәттән дә мактауга лаек хәйрия эшчәнлеген җәелдерде — 50 райондаш авторның иҗат җимешләрен туплап, “Язма гөл чәчәкләре” дип аталган ике китап нәшер ителде.
Тынгы белмәс җан иясе якташы, Казанда яшәп иҗат итүче билгеле язучы Зәки Зәйнуллин белән бәйләнешкә кереп, райондашларын тагын бер тапкыр таң калдырды: 2010 елның май аенда Казаннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчеләре һәм артистларын чакырып китереп, аларны Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” драмасы прототипларының якыннары, оныклары, Стәрлебаш җире белән таныштырып, спектакльләрен уңышлы куюларына ярдәмен күрсәтте.
2012 елның җәенә аяк басу белән фондның идарә әгъзалары булып торучы мине һәм Хисаметдин Исмәгыйлевны Казанга алып барды, анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан белән очраштырды. Сүз барышында райондашларыбызның иҗат җимешләрен матбугатта бастырып чыгару хакында килешеп кайттык. Нәтиҗәдә, “Казан утлары”ның 11нче санында “Бездә кунакта — Эстәрлебаш районы әдәби берләшмәсе” дигән тупланма басылып чыкты.
Халыкта “Ялгыз торна яз китерми” дигән гыйбарә йөри. Бу Ягъфәргә дә бик нык туры килә. Эшчәнлегенең уңышлы, халыкка үтемле, нәтиҗәле булуында ул җәмәгате Риммага таяна. Озак еллар татар һәм урыс телләрен укыткан фикердәш һәм сердәше — мәдәниятне үстерүгә җаны-тәне белән мөкиббән бирелгән гүзәл зат ул. Римма ханымның сценарийларын үзе язып үткәргән кичәләрен югары дәрәҗәдә алып баруы дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, тамашачы зиһенендә фәкать ул тудырган сәхнә мохите яши. Әгәр дә икесе уртак тел табып яшәмәсә, бу казанышларына ирешә алмас иде Хисмәтуллиннар.
Ата-ана өстенә йөкләнгән балалар тәрбияләп үстерү бурычын да намуслы үтәде алар. Кызлары Гүзәл белән Гөлназ икесе дә соклангыч, матур дөнья корып, ул-кызлар үстерә.
Халыкка исәпсез-сансыз изгелек кылучы, бәхет-шатлык өләшүче бу матур гаилә олы рәхмәт сүзләренә лаек. Алдагы елларда да кешеләргә шатлык өләшеп яшәгез!