+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2016, 02:00

Кемдер сөттән май ала, кемдер майга... сөт куша

Республика җитештерүчеләре пальма маен кулланамы, ул сәламәтлеккә зыянлымы?Азык сәнәгатендә пальма маеның күпләп кулланыла башлавы яңалык түгел. Бигрәк тә сөт продукцияләре җитештерүчеләр файда күрә аңардан. Әмма составында пальма мае булган сөт, сыр ризыкларының сәүдә нокталарында күпләп арта баруы халыкта ризасызлык тудырды. Әйткәндәй, совет чорында пальмадан сыгып алынган майны, нигездә, сабын җитештерүдә генә кулланган булганнар. Узган гасырның туксанынчы елларыннан соң русиялеләр өчен аңа кадәр бөтенләй ят ингредиентны азык сәнәгате файдалана башлады. Эш шунда: тропик агач мае бик арзан һәм ул яңа Русиянең бары тик капитал туплау белән шөгыльләнүче байларына җитештерелгән продукцияләренең үзкыйм­мәтен киметүгә юл ачты.

Күптән түгел русиялеләр белән “туры элемтә” вакытында ил Президенты Владимир Путин әлеге проблемага кагылышлы сорауга үз фикерен белдерде. “Пальма маена акциз кертү турында сүз алып барырга мөмкин. Әмма мондый карар туклану продукт­ларына бәяләрнең күтәрелүенә китерүе ихтимал. Альтернатива — җитештерүчеләрне үзләре­нең продукцияләре составында пальма мае булуы турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр итү”, — диде Владимир Владимирович.

Белгечләр фикеренчә, әлеге вакытта илнең сәүдә нокталарындагы сырның 30-40 проценты — фальсификат. Аң­лаешлырак итеп әйткәндә, җитештерүчеләр продук­ция­ләренә сөт урынына пальма маен куша. Сыр яисә эремчек эшләүдә пальма маен куллану, әлбәттә, арзанга төшә. Әмма мондый очракта ул һич тә натураль була алмый. Димәк, алар сатып алучыга сыр һәм эремчек дип түгел, “сыр продукты”, “эремчек продукты” дип тәкъдим ителергә тиеш. Пальма мае кушып эшләнгән продукциянең зыяны бармы? Ни сәбәпле аны куллануга чик куелмый? Башкортстанда җитештерелүче сөт продукт­ларында бармы ул? Түбәндә тәкъдим ителгән журналист тикшерүе шул хакта.

Кибеттә сатып алучылар, нигездә, продукциянең саклану вакытына гына игътибар итә. Теге яки бу ризыкның составында нәрсәләр булуы белән артык кызыксынмыйбыз да. Пальма мае белән дә проблема шуннан башланды. Әлеге ингредиент кушылган сөт, сыр ризыкларын мактый-мактый алабыз. Әйткәндәй, нәкъ пальма мае кушып пешерелгән кондитер ризык­ларының товар йөзе матуррак, тәме үзенчәлеклерәк була. Ихтыяҗ булгач, пальма маен да илгә күпләп кайтара башладылар. Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, мәсәлән, 2014 елда Русия 706 мең тонна шушы тропик агач маен импортлаган. Бу — яңа туган сабыйларны да исәпкә алып, илдә һәркем елына уртача 4,8 килограмм экзотик май ашый дигән сүз. “Росстат” әзерләгән белешмә былтыр Русиянең пальма мае импортын 25,8 процентка арттыруын күрсәтә, ягъни 890 мең тоннага җиткән. Димәк, былтыр җан башына алтышар килограмм төшкән.

Саннар телендә.

Дөньяда пальма маен куллану буенча Малайзия рекорд куя. Биредә һәркемгә елына уртача 36 килограмм туры килә. Иң аз кулланучылар исемлегендә АКШ беренче урында — җан башына нибары 3,6 килограмм. Кем-кем, америкалылар аны чикле куллангач, уйланырга урын бар.


Пальма маеның кеше организмы өчен зыянлымы, түгелме икәнен ачыклаганчы шундый саннарга игътибар итик. Алар рәсми чыганаклардан алынды. “Росстат” соңгы айларда илдә сыр җитештерүнең 33 процентка артуын хәбәр итә. Шул ук вакытта, Русиядә сөт җитештерү шушы чорда ике процентка кимегән. Сөт кимегәндә сыр җитештерү күләменең артуына ышанасы килми. Ни дисәң дә, алдан тупланган чимал юк. Сөт интервенциясе оештыру турындагы хәбәрләр дә әлегә кәгазьдә генә кала.

Югарыда телгә алынган очрашуда Владимир Путин Хөкүмәткә азык сәнәгате продукцияләре составында үсемлек майларын, шул исәптән тропик агач майларын, сатып алучыга күрсәтүне оештыру буенча чаралар күрергә кушты. Бер үк вакытта пальма маена акцизлар куллану мәсьәләсе дә көн кадагында тора. Ил башлыгы, продукция составында әлеге азыкта пальма мае кулланылганы күрсәтелү мотлак булырга тиеш, дип белдерде. Русиянең сөтчелек тармагы вәкилләре дә аерым җитештерүчеләрнең сөт мае урынына пальма маен куллануларына зур ризасызлык белдерә.
Шунысы да игътибарга лаек: Монополиягә каршы федераль көрәш хезмәте вәкиле Анна Мирочиненко күптән түгел азык-төлек хәвефсез­легенең чисталыгын тәэмин итүче норматив-хокукый актлар бар, шуңа күрә пальма маена акцизлар кертүдән тыелып торырга да була, дигән фикер әйтте. Әмма Русия Хөкүмәте икенчерәк уйлый: акцизлар куллану илгә пальма мае кертүне киметәчәк һәм бер үк вакытта казнага өстәмә керем кертәчәк. Иң мөһиме — русиялеләр сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар куллануны киметәчәк.

Сәламәтлек дигәннән, “Роспотребнадзор” пальма маеның симерүгә китерүе белән килешми. Ведомство башлыгы Анна Попова, тропик майны аз күләмдә кулланган очракта аның кеше сәламәтлегенә зыяны юк, дип белдерде. Әйтергә кирәк, Русиядә пальма маеның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыянлы булуын ачыклаган тикшеренү-эзләнү нәтиҗәләре юк дәрәҗәсендә. Ихтимал, “пальма мае” проблемалары күбрәк үзебезнең җитештерүчеләрне һәм экологик яктан чиста продукция өчен көрәшүчеләрне кызыксындыра торгандыр. Арзан тропик май куллану, билгеле, көндәшлек шартларында отышлырак кала.

Аңлашыла ки, бу очракта Русиянең Май-сөт җитештерүчеләр ассоциациясе дә бәхәсләрдән читтә кала алмый. Тропик майга акциз күтәрелгән очракта, бәяләр дә “ычкыначак”. Ассоциация вәкиле, яңа акцизлар кертелгән очракта, маргарин хакы — 20, эремчек продукциясе — 7, сырлар, вафли һәм кәнфитләр 6 процентка артачак, диде. Пальма мае хакының 30 проценты күләмендә акциз кертү, үз чиратында, икмәктән алып барлык сөт, кондитер ризыклары бәясе күтәрелүгә китерәчәк, дигән шөбһә дә белдерә алар.

Димәк, әлегә аерым азык-төлек ризыкларында пальма мае да булуын берәү дә инкарь итми. Бөтен мәсьәлә — җитештерүчеләрнең бу “сер”не сатып алучыларга ачарга теләмәвендә. Әгәр ул һәр продукциядә күрсәтелсә, сатып алучы кайсысына өстенлек бирергә кирәклеген үзе хәл итәчәк.

— Әлегә кадәр Башкортстанда пальма маен куллану белән мавыкмадылар. Соңгы вакытта “Роспотребнадзор” илнең барлык төбәк­ләрендә дә фальсификат белән көрәшне көчәйтте. Тендер аша конкурсларда катнашучыларга да таләпләр зур. Продукциянең үзкыйм­мәтен төрле өстәмә, ингредиентлар кулланып киметергә уйлаучылар, гадәттә, “уен”нан читләштерелә. Билгеле, составында пальма мае булган продукция бәяләре акциз аша 20-30 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Аның каравы, сөттән эшләнгән май файдаланып җи­тештерелгән ризыклар күбрәк булачак. Базар һәр нәрсәне үз урынына куячак, — диде күптән түгел республиканың Сөт җитештерүче­ләр берлеге рәисе Илдар Фәйзуллин.

Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының сәүдә турындагы законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итүе дә бу юнәлештә җитди адым эшләнүен күрсәтә. Әгәр депутатлар аны кабул итсә, кибетләрдә сут кушылган продуктлар натураль сөт, каймак һәм эремчекләр белән бер киштәдә урын алмаячак. Пальма мае булганнары да экологик чиста продукцияләр янәшәсендә булмаячак, дип көтелә.

Башкала кибетләрендә сөт ризыкларының нинди генә төре юк! Чит төбәктән кертелгәннәре дә бар. Сәламәтлеккә күренеп торган зыяны булмаса да, арада тропик май һәм киптерелгән сөт порошогын кушып эшләнгәннәре дә аз түгел, ди белгечләр. Аларның кайберләрендә терлек мае да, аксым да юк. Әмма базар шартларында соңгы сүзне, әлбәттә, сатып алучы әйтергә тиеш.

Әлеге проблемаларга кагылышлы фикерен ишетү теләге белән без “Кызыл таң” гәзите эксперты, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм та­бигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госмановка мөрә­җәгать иттек.

— Хәзерге икътисади шартларда пальма маен куллануны чикләп булмый. Эре җитештерүче тотынылган чыгымнарын киметү өчен әлеге тропик майны да куллана. Аны сәламәтлекне яхшыртуга ярдәм итә дип булмый. Әмма кулланучы үзенең нинди продукция алганын белергә тиеш. Сәүдә базарында сөт күп. Соңгы елларда шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерү арту күзәтелә. Халыкны экологик чиста сөт ризыклары белән тәэмин итүдә хуҗалык итүнең кече формаларына өстенлек бирү арта дип уйлыйм. Шуңа күрә авылда сөт җитештерүне арттыру өчен кооперацияне үстерергә кирәк. Алар беркайчан да андый тропик май кулланмаячак. Шул ук вакытта, шәһәр урамнарында зур мичкәдән сөт сатучыларны да хупларга кирәк. Бәясе кибеттәгедән кыйммәтрәк, ләкин алар натураль сөт кенә тәкъдим итә. Авыл ихаталарында сөт җитештерүне арттыруга ирешсәк, үзебезнең ризык­ларның беркемдә дә шик тудырмаячагына ышанам, — диде Рәсүл Үзбәк улы.
Читайте нас: