Тантанада катнашучылар кадетларны тәбрикләде, мондый форманы киюнең зур җаваплылык йөкләве турында сөйләде. Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, кадетлар һәрвакыт һәм һәр өлкәдә беренче булырга тиеш. Ул киләчәктә юл хәрәкәте инспекторларын тәрбияләүгә ярдәм итәчәге турында белдерде, аларны бу исемгә тап төшермәскә чакырды.
— Кадет уку йортлары элек-электән абруйлы саналган. Башкортлардан данлыклы Каһым түрә Мырдашев, Мөхәммәтсәлим Өметбаевның Ырынбур кадет корпусында укып чыгуын беләбез. 2006 елдан балалар мәктәбебездә эшләп килүче кадет сыйныфларында белем ала. 5нче сыйныфтан малай һәм кызларны хәрби хезмәткә әзерлибез, ватанпәрвәрлек рухында һәм физик яктан тиешле тәрбия бирәбез. Шәһәр, район дәрәҗәсендә узучы һәр чарада безнең кадетлар актив катнаша, — ди укытучы Рим Сәйфуллин.
Кадет сыйныфында уку программасы алты елга исәпләнгән. Урта мәктәпне тәмамлап чыгучы укучылар булачак һөнәрләрен сайлый, солдат тормышын китаплардан укып, кинолардан карап кына түгел, ә үз иңнәрендә татып үсәләр.
…Тагы да дөньяны ямьләп яз килде. 9 май – Бөек Җиңү бәйрәмендә шәһәр урамнарыннан, барлык игътибарны үзенә җәлеп итеп, хәрби киемдәге үсмерләр сафы үтәр. Һәр елдагыча, Благовещен халкы аларны алкышлап озатып калыр.