Аның төп асылын Ватан сагына баскан солдат сыны тәшкил итә. Мемориал шулай ук югарыда аталган проект кысаларында төзелгән Геройлар аллеясендә урнашты. Анда Федоровка районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларына, Дан орденнарының тулы кавалерларына һәм Социалистик Хезмәт Героена — җәмгысы 10 батырга бюстлар урнаштырылган. Тантаналы чарада катнашучы Башкортстан Республикасы Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов, мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова һәм Федоровка районы хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов мемориал алдына тере чәчәкләр салды.
— Илебез, республикабыз халкы белән бергә федоровкалылар да Бөек Җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертә. Фронтта да, тылда да якташларыбызның батырлыгы бәһаләп бетергесез. Ветераннар турында тиешле хәстәрлек күрү — безнең изге бурычыбыз һәм Федоровка районында бу юнәлештә алга таба да колачлы эш дәвам итәчәк, — диде тантаналы митингтагы чыгышында бу уңайдан Радик Гыйльметдин улы.
Бу көнне Федоровка районында шулай ук тантаналы парад һәм “Үлемсез полк” маршы узды. Бәйрәм чаралары патриотик җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды.