– Зариф Закирович, 2015 ел йомгаклары белән канәгатьсезме?
– Узган ел җиңел булмады. Шуңа карамастан, барлык күрсәткечләр дә 2014 елдагыдан яхшырак. Ил, төбәк бюджетын тулыландыруга зур өлеш керттек. Гомумән, былтыр 9 миллиард сум акча җыеп алдык. Шуның 3 миллиардтан артыгы – Русия, 845 миллион сумы Башкортстан бюджетына кертелде. Шул исәптән, 206 миллион сум муниципаль берәмлекләр исәбенә күчерелде. Салым, штраф түләүдән качып йөрүчеләрне эзләп табып, тиешле акчаны бюджетка кертәбез. Һәр тиенне бик күп көч һәм тир түгеп кайтарабыз.
– Мәгълүм булуынча, алимент түләүдән качучыларны акылга утыртып, гражданлык бурычын үтәтү дә сезнең иңнәргә төшә. Башкортстанда соңгы елларда андыйлар артамы, әллә кимиме?
– Бездә асыл затлар үзләренең хокукларын белеп бетерми. Ире, бала тәрбияләүдән баш тартып, качып китүчеләргә нишләргә? Мондый очракта “хәстәрлекле” әтине эзли башлыйбыз. Бер елда таба алмасак, ялгызы гына бала тәрбияләүче ана судка мөрәҗәгать итә. Элекке иренең яшәү һәм эш урыны билгесез дип табылса, аңа дәүләт пособиесе түләнә. Былтыр республикада балаларын карамыйча йөрүче 50 мең кешенең эше белән шөгыльләндек. Шуларның 2 меңнән артыгына карата җинаять эше кузгатылды. Бу адымга соңгы чиктә генә барабыз. Чөнки әтисенә җинаять эше кузгатудан баласы зыян күрә. Ул үскәч, эшкә урнашканда әтисенең кайчандыр хөкем ителгәнлегенә игътибар итәчәкләр. Чаралар күрелүгә карамастан, бүген төбәктә алимент бурычы булган 25 меңгә якын кеше исәпләнә. Аларның 10 проценты, ягъни 2600е – хатын-кызлар. Әти-әниләрнең үз балаларын тәрбияләмәве – катлаулы социаль мәсьәлә. Аны, җинаять эше кузгатып, “камчы” ярдәмендә генә хәл итү – төп максат түгел. Газиз балалары язмышына битараф әти-әниләрне мәчетләргә, чиркәүләргә алып барып, вәгазь тыңлатабыз. Нәтиҗәсе бар. Мондый тәрбия чарасыннан соң 20 кешенең өчесе баласын, гаиләсен кайгырта башлый. Гомумән алганда, соңгы елларда Башкортстанда алимент бурычлары булганнар саны кими. Шулай да, хәл катлаулы кала. Бер алимент түләмәүче ике, хәтта өч баланы ач калдырырга мөмкин бит. Мәсьәлә тулысынча хәл ителсен өчен безнең тырышлык кына җитми. Кешеләр үзләре уйларга, акылына таянырга тиеш. Хайваннар да балаларын ташламый, үзләре ач торса да, нарасыйларын ашатырга тырыша. Әти-әни арасындагы ыгы-зыгыда баланың ни гаебе бар? Гаиләдәге күңелсез хәлләрдән, барыннан да бигрәк, балалар зыян күрә. Мәктәптә гаилә кануннары турында фән керсә, балаларын рәнҗетүчеләр кимеп, тормышның кадерен белүчеләр артыр иде.
– Тыйнаклык җитмәгән кунакларны туган якларына озату эше ничек оештырыла?
– Башкортстан территориясендә яшәүче чит ил гражданнары билгеле шартларны үтәргә тиеш. Үтәмәсәләр, алар туган якларына озатыла. Мондый хәлләр республикада булгалый. Бу эш безнең хезмәткә йөкләтелгән. Әйтик, былтыр төбәктә законсыз рәвештә яшәүче – 600гә якын, быел 200 кешене үз иленә кайтарып җибәрдек. Күпчелекне БДБ илләре гражданнары тәшкил итә. Кайвакыт, АКШ, Сенегал гражданнары да очрый. Кайберәүләр эш урынына бәйле закон бозган. Безгә укырга килеп, туган ягына кайтырга җыенмаучылар да булгалый. Эшләргә, укырга, яшәргә теләүчеләр өчен Башкортстанга һәркем рәхим итә ала. Бары тик тиешле таләпләрне үтәү мөһим.
– Башкортстанда 155тән артык суд бинасы бар. Алар ничек саклана?
– Былтыр судларны саклаганда дүрт җинаять эше ачтык. Кешеләр бер-берсен җәберләсә, начар сүзләр әйтсә, җинаять эше кузгатырга хокукыбыз бар. Суд эшне карый алмасын өчен мөһим документларны югалтырга теләүчеләр дә булды. Андыйларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру да безнең бурыч. Суд карарын үтәмичә, качып йөрүчеләрнең эзенә төшү эше нәтиҗәле алып барыла.
– Сезнең хезмәткә җинаятьчеләрне кулга алырга туры киләме?
– Гомумән, җинаять эше ачу һәм алып бару буенча төбәктә, Эчке эшләр министрлыгыннан, Тикшерү комитетыннан кала, өченче урындабыз. Соңгы биш елда ике мең җинаятьчене кулга алдык. Кулга алынган җинаятьчеләр саны буенча Русиядә беренче урында без. Гомумән, мондый эшне илдә беренчеләрдән булып башлап җибәрдек. Тәҗрибәбезне башка төбәкләрдән килеп өйрәнделәр. Эчке эшләр министрлыгыннан качып йөрүче җинаятьчеләр турында мәгълүмат алабыз. Күңелсез хәл булганда кемнеңдер милкенә, сәламәтлегенә зыян килә. Җинаятьчедән бу акчаны алып, зыян күрүчегә тапшыру эше белән дә шөгыльләнәбез. Әлбәттә, бу максатка ирешү өчен иң элек җинаятьчене ачыкларга һәм кулга алырга кирәк. Бу юнәлештә даими эш алып барыла. Суд барышында һәркемне энә күзеннән үткәрәбез. Кайда гына барсак та, эзләү чаралары тукталмый. Нәтиҗәдә, былтыр 300дән артык җинаятьчене кулга алдык. Шуларның 20се авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган. Каза күрүчеләрнең матди хәлен яхшыртырга ярдәм итүдән тыш, иминлекне дә кайгыртабыз.
– Тир түгеп эшләгән хезмәт хакын алалмау – заман бәласе. Мондый хәлдә калучылар сезнең ярдәмгә дә өмет итә. Бу юнәлештә нинди казанышларга ирештегез?
– Былтыр 12 меңнән артык кешегә 400 миллион сумнан артык эш хакын кайтарып бирдек. Еллар дәвамында түләнмәгән эш хакын кайтару өчен бурычлы предприятиеләрнең, оешмаларның милкен сатып, максатыбызга ирештек. Гомумән, соңгы биш елда 142 мең кешегә 2 миллиард сумнан артык эш хакы кайтарылды.
– Нинди яңа алымнар гамәлгә ашырыла?
– Бурычлыларның машина йөртү хокукын чикли алабыз. Бу тәҗрибәне чит илләрдән күреп кайттык. Алимент түләүдән качып йөрүчеләр, юл кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артык штраф җыелучыларның, җинаять кылучыларның машина йөртү хокукы чикләнә. Бу ысул нәтиҗәле эшли. Әйтик, ун кеше 200-300 мең сум бурычын түләде. Уйлап карагыз, акча юклыкка сылтанып алимент түләмәүче җиңел машинага да, запас частьларга да акча туздыра. Шул ук вакытта, баласы ач утыра. Һәркем, беренче чиратта, баласын кайгыртсын. Шуннан соң гына җаны теләгән машинада, самолетта яки башка транспорт чарасында хәрәкәт итсен. Чикләүдән соң да бурычын түләмичә, машинада йөрүен дәвам итүчеләр водитель таныклыгыннан мәхрүм ителә. “Юл приставы” программа комплексы төбәктә алтынчы ел эшли. Ул Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан бирелде. ЮХХДИ белән бергә эшлибез. Мәгълүм булуынча, хәзер юл кагыйдәләрен бозучыларны видеокамералар да төшерә. Шул ук вакытта, водительләрдән күпләп штраф түләтү максат итеп куелмый. Киресенчә, быел гыйнвардан водительләрне яклаучы закон үз көченә керде. Аңа ярашлы, юл кагыйдәсен бозучылар 20 көн эчендә штрафның яртысын гына түли. Нәтиҗәдә, безгә эш азая. Водительләр дә акчасын янга калдыра ала.
– Алимент, җыелган штрафларыңны түләмичә, чит илгә ял итәргә барырга мөмкинме?
– Бурычлыларны чит илгә чыгармыйбыз. Былтыр Башкортстанда 25 меңнән артык кеше шушы сәбәпле чит илгә бара алмады. Уйлап карасаң – бер район халкы. Баласын ашатмаучыларның чит илдә ял итәргә хокукы юк. Эш хакы буенча бурычлары булган предприятие җитәкчеләренең дә чит илгә чыгу хокукын чикләү урынлы булыр иде. Былтыр, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән мондый закон проекты Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәкъдим ителде.
– Тиздән кулына диплом алган яшь белгечләр эш эзли башлаячак. Мөгаен, алар сезгә дә мөрәҗәгать итәр. Суд приставы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Суд приставы юрист, финансчы һәм спецназчы булырга тиеш. Законнарны энәсеннән җебенә кадәр белмичә, бәхәсләр алып барып, дөреслек өчен көрәшеп булмый. Катлаулы хәлдә акчаның кайда яшерелгәнен ачыклау өчен икътисади белем дә таләп ителә. Суд приставларына еш кына үз-үзләрен якларга да туры килә. Шуңа күрә яхшы физик әзерлек комачауламый. Шушы сыйфатларга ия булганнар, икътисад, юридик факультетларны тәмамлаучылар рәхим итсен. Безнең эш җиңел түгел. Шул ук вакытта, суд приставы чын тормыш мәктәбе үтә һәм бай тәҗрибә туплый.
– Беркемне дә ярдәмсез калдырмыйсыз. Шулай да, сезгә мөрәҗәгать итүгә үк барып җитмичә, имин тормышта яшәвең хәерлерәк. Бу җәһәттән нинди киңәшләрегез бар?
– Һәрвакыт һәм һәркайда игътибарлы булыгыз. Әйтик, хәзер урамда биш минут эчендә кредит алырга мөмкин. Килешүгә кул куйганчы, аның шартлары белән якыннан танышу урынлы. Ун мең сум кредит алып, йөз мең кайтарып бирү шартын беркем дә игътибарга алмый. Ә юкка. Чөнки кредит бирүчеләр акчаны законга нигезләнеп, каерып алачак. Бу юнәлештә тиешле закон үз көченә кергәч, халыкны төп башына утыртып баючылар кимиячәк. Тозакка капмас өчен безнең хезмәт сайтына кереп, Башкару эшләре буенча мәгълүматлар банкы аша оешманы, кешене тикшерергә мөмкин. Әгәр дә кырын эшләре, бурычлары булса, күренәчәк. Һәр эшне уйлап башкаручылар күңелсез хәлләргә тарымас. Без исә, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
– Зариф Закирович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Җиңел булмаган эшегездә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!