Хәзерге чорда бу юнәлештә Берләшкән Милләтләр Оешмасы да киң эшчәнлек җәелдерде. Атап әйткәндә, 2011 ел БМО тарафыннан “Халыкара урман үсентеләре елы” дип игълан ителде. Русиянең әлеге башлангычка кушылуы табигый. Хәтерегездәдер, 2010 елда корылык нәтиҗәсендә илнең күп кенә төбәкләрендә урманнар янды, табигатькә зур зыян килде, моңа бәйле экологик хәл начарланды. Моңардан урманнарны тергезеп кенә котылып була. Русиянең География җәмгыяте башлангычы ил күләмендә күтәреп алынды, алай гына да түгел, 2011 елдан башлап майның һәр икенче шимбәсендә Бөтенрусия урман утырту көне үткәрү гадәткә кертелде.
Ә 2011 елның 14 маенда оештырылган беренче акциянең нәтиҗәләре чынлап та сизелерлек. Мәсәлән, агач үсентеләре утыртуда илнең 60 төбәгендә 200 меңнән артык кеше катнаша, 7 меңнән артык гектарда 25 миллион төп үсенте утыртыла.
Башкортстан — урман утырту буенча Бөтенрусия акциясендә даими катнашып килүче төбәкләр исемлегендә. Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел республикада, тоташ алганда, дәүләт урман фондында — 300 гектарда, шәһәр һәм авыллар биләмәләре җирләрендә 45 гектарда бер миллион төп агач үсентесе утырту планлаштырыла. Урманнарны тергезүгә юнәлтелгән чараларда 10 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, агач утыртуга, урман хуҗалыгы хезмәткәрләреннән тыш, табигать сөюче активист-волонтерлар, урындагы хакимият хезмәткәрләре, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары чыгачак.
Бөтенрусия акциясен оештыручы сыйфатында, әлбәттә, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре чыгыш ясый. Быел бәйрәм төсен алган чара апрель азагында Авыргазы районында үтте, анда яшь үсентеләр утыртуда урманчылык тармагы ветераннары да катнашты.
Шунысы үзенчәлекле: Бөтенрусия урман утырту көне рәсми рәвештә 14 майга билгеләнсә дә, районнардагы урман хуҗалыкларында агач утырту апрель урталарында ук башланды.
— Бу чор безнең өчен игенчеләрнең язгы кыр эшләренә тиң, — ди бу уңайдан Уфа урман хуҗалыгы составына керүче Благовар участок урманчылыгы җитәкчесе Ильяс Таңгатаров. — Үсентеләрне җирдә дым күбрәк булганда утыртсаң, аларның тиз арада алынып китүенә ышаныч зур. Шуңа да агач утыртуны урманда туфрак кардан ачылу белән башлауны хуп күрәбез.