+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2016, 02:00

Гагарин мирасы онытылмый

Кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 55 ел тулу Бөтенрусия дәрәҗәсендә билгеләнә. Истәлекле датага Башкортстанда да зур игътибар бүленә. Мәктәп укучылары Ю.А. Гагарин исемендәге Кубокны алу өчен республика олимпиадасында көч сынашты. “Уфада Гагарин көннәре – 2016” балалар һәм үсмерләр республика фестивале кысаларында олимпиаданы оештыручылар тәбрикләнде. Тантаналы чара Дәүләт җыелышы-Корылтайның Кече залында үтте.

– Галәмгә дөньяда беренчеләрдән булып нәкъ безнең ватандашыбыз, Советлар Союзы Герое Юрий Гагаринның очуы белән горурланабыз! – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова. – Аның мирасын саклап, киләсе буыннарга җиткерүгә сез дә көч салдыгыз. Олимпиада район һәм шәһәрләрдә югары дәрәҗәдә оештырылды.

Республиканың мәгариф идарәләре, бүлекләре вәкилләре бүләкләнде.

Тантаналы чарада Русия Герое, космонавт-сынаучы Сергей Ревин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: