— Корылмада Олимпия чемпионнарын әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган, — диде Сергей Иванович дүрт катлы корылма буенча экскурсия барышында. — Ил, Европа, дөнья чемпионнары, Олиммпия уеннары призерлары әзерләнгән спорт мәктәпләрендә булдым һәм шартларны чагыштырдым. Бездә дә Русия данын халыкара ярышларда яклардай спортчылар әзерләү өчен бөтен шартлар бар. Бирегә килүчеләр үз теләге буенча 15 спорт төренең берсен сайлый ала. Спорт залының озынлыгы — 39, киңлеге 21 метр. Монда баскетбол, мини-футбол, лапта, волейбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин.
Бассейнга Чишмә халкы гына түгел, якын-тирә авыллардан, хәтта Уфадан да киләләр. Су халык күплегеннән “кайнап тора” дисәк тә була. Фитнес, тренажер заллары заман таләпләренә җавап бирә. Чишенү бүлмәләренең һәммәсендә юынып та чыгарга мөмкин. Кыскасы, биредә спорт белән шөгыльләнү, савыгу өчен шартлар халык мәнфәгатенә эшли. Монда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә, чак тәпи киткән балалар да йөри. Бу күренешкә аеруча шатмын. Спортны пропагандалау максаты белән “Сәламәт предприятиеләр көне” игълан иттек. Аның кысасында предприятие эш-челәре 2-3 сәгать дәвамында комплекста савыга ала. Кайвакыт 100әр кеше килә.
Экскурсия спорт залыннан башланды. Биредә берьюлы берничә спорт төре буенча күнекмә үткәрергә мөмкин. Зал зурлыгы спортчыларга бер-берсенә комачауламаска мөмкинлек бирә. Бассейнга үттек. Биредә берьюлы 21 кеше йөзү серләренә төшенә ала. Әлегә түгәрәккә йөрүчеләр йөзәргә өйрәнә, савыга. Бассейн ике ел элек кенә эшли башласа да, тәүге казанышлар да бар. Чишмәнең яшь йөзүчеләре мәктәп укучылары арасында үткән республика бәйгесендә җиңгән. Киләчәктә ил, дөнья дәрәҗәсендәге казанышларга да ирешерләр әле. Бу юнәлештә тәүге адымнар ясала. Быел җәйге чорда 21 көн дәвамында 70 бала йөзү серләренә төшенәчәк.
“Фитнес” төшенчәсен авыл халкы да хәзер яхшы белә. Фитнес-клублар район үзәкләрендә дә оештырыла. “Чишмә” спорт-савыктыру комплексында да фитнес залы бар. Бирегә асыл затлар гына түгел, егетләр дә күпләп йөри икән.
Тренажер залына үттек. Иркен һәм якты бүлмәдә чыныгу, көч туплау, савыгу өчен бөтен җиһазлар да бар. Каршыдагы шкаф киңлегендәге көзгеләрдән тәнеңнең уңай үзгәрешләрен ачыктан-ачык күрергә мөмкин.
— Тимер юлында эшлим, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты манма тиргә баткан Алексей Сайфаталов. – Башлыча, утырып эшлим. Шуңа күрә буш вакытым булу белән спорт комплексына ашыгам. Тренажер залында шөгыльләнү, йөзү яхшы тәэсир итә. Тән — сәламәт, кәеф күтәренке булгач, бары тик эш, яхшылык турында гына уй-лыйсың.
Әйткәндәй, Чишмә районы әлегә кадәр дә спортта зур казанышларга ирешеп килде. Узган ел нәтиҗәләрен генә алыйк. 2014-15 елгы уку елында чишмәлеләр Башкортстанның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре спартакиадасында — икенче, мәктәп укучылары бәйгесендә өченче урын яулаган. Былтыр Чишмә районы җыелма командалары “Башкортстанның авыл спорт уеннары” фестивалендә — дүртенче, авыл районнары арасында үткән “Башкортстан сәламәт яшәү рәвеше яклы” спартакиадасында икенче урын алган.
Районның спорт “йолдызлары” да бар. Әйтик, Чишмә районында дөньяга килгән Азат Карачурин, мәгълүм булуынча, 2014 елда Сочи паралимпиадасында алтын һәм бронза медальләр яулады. Лаеклы алмаш үсеп килә. Камилә Байбурина шахмат буенча Башкортстан чемпионы булган. Хәзер ул көчен ил күләмендәге ярышларда сыный. Исемлекне арытаба да дәвам итеп булуы Чишмә районында спортның үсешкәнлеге турында сөйли. Спорт комплексы эшләүче, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җитди игътибар булган төбәктән киләчәктә яңа спорт “йолдызлары” да үсеп чыгар әле.