-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2016, 02:00

Осталарның остазы

“Кызыл таң” журналисты Ралиф Йосыповка — 75 яшь.“Кызыл таң” гәзитенә эшкә килгәндә миңа нибары 21 яшь иде. Өлкән журналистлар арасында шактый шомарырга өлгергән Идрис Сәетгалиевны исәпкә алмаганда, ике-өч ел бик тә җитди каләм осталары казанында кайнадык. Бу минем өчен файдага булды. Чөнки авыл иркенлегеннән ычкынып килгән, әле өйләнергә дә өлгермәгән яшь егет өчен таләпчәнлек, шул рәвешле, иҗат серләренә өйрәтү бик тә кирәк иде. Җитди һәм абруйлы республика басмасына эшкә алынуымның беренче айларында үкенгән чаклар да булгалады, яшермим. Ләкин, бүген шул рәвешле олы журналистика мәктәбен үтүем, зур шәхесләр белән бер коллективта эшләвем белән горурланам.

Редакциянең иң җанлы, республика сулышы кайнап торган авыл хуҗалыгы бүлегендә Радик Шәехов, Рәшит Бикбулатов һәм Ралиф Йосыпов эшли иде ул чакта. Аларны “Кызыл таң”ның иҗат йөген тартучы эш атлары белән чагыштыру да артык булмас төсле. “Аграрник”ларның бүлмәсе һәрвакыт җанлы булуы, иҗади атмосфера хөкем сөрүе белән аерылып торды. Шуларның берсе, Башкорт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре Ралиф Йосыпов 75 яшен билгели.

Төрле язмышлы кешеләр, һөнәр ияләре турында язганым булды. Әмма Ралиф Мәхмүт улының матур юбилее уңаеннан күңелдә сакланган хатирәләр йомгагын сүтә башлагач, туктап калдым. Бер коллективта, байтак вакыт бер бүлмәдә утырып эшләгән өлкән журналист, хезмәттәшең турында күп белгән саен язу авыр кебек. Ә бәлки, арада аны сиңа караганда да яхшырак белүче, күбрәк аралашучы кешеләр бардыр?

Ралиф Йосыпов тумышы белән Татарстанның Әлмәт районы Елхово авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Азнакай, Әлмәт шәһәрләрендә дүрт ел нефть яткылыкларын үзләштерүдә катнаша. Машинист булып эшли. Эшче-хәбәрче буларак, шул елларда вакытлы матбугатта языша башлый. Хезмәттәшләре турында басылган очерклары аңа журналистика дөньясына юл ача. Аның: “Әгәр Казан дәүләт университетында укыганда “Кызыл таң” гәзитендә практика үтмәгән булсам, бәлки язмышым да башкачарак булыр иде. Укуны тәмамлауга, ул чактагы баш мөхәррир Таһир Ахунҗанов редакциягә эшкә чакырды. Гомеремне яшьлектә сайлаган һөнәргә багышлавыма һәм аңа тугры калуыма һич үкенмим”, — дип сөйләгәне дә хәтердә.

Ралиф Йосыпов “Кызыл таң”да эшләп китүчеләр арасында “тешле” журналистлардан исәпләнде. Әлбәттә, сүз үткен телле, гадел һәм бер үк вакытта үзенең принципиаль караш-фикерләре белән бәхәсләшергә урын калдырмау сыйфаты турында бара. Күп сөйләмәс, әмма теле юморга бай булыр аның. Тапкырлыгы белән үз бәсен дә күтәрә белер. Журналист өчен генә түгел, чын ир-атка хас сыйфатлар бит болар. Өлкән каләм­дәшемнең партия, хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән чагын да яхшы хәтерлим. Бераздан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазыйфасын башкарды. Баш мөхәррир урынбасары да булды. Кайсы гына бүлектә эшләсә дә, Ралиф Мәхмүт улы үзен һәр өлкәдә белгеч, шәһәр һәм авыл тормышын тирәнтен аңлап яктыртучы каләм иясе итеп танытты. Аның язмалары гәзит укучыларны битараф калдырмады. Ул, миңа калса, районнарда командировкада, махсус заданиеләрне исәпкә алмаганда, шул төбәк проблемаларын тоемлый белә иде. Хәтердә, шул чорларда Ралиф Йосыпов, Равил Карамов һәм башка журналистлар “Кызыл таң” гәзитендә әледән-әле “Районнардан хатлар” рубрикасы астында үтә кыю проблемаларны күтәреп чыкты. Билгеле, мондый язмалар югары органнарның да игътибарына алынды. Кемдер вазыйфасыннан бушатылды. Ләкин, иң мөһиме — системага салынган җитешсезлекләргә чик куелды. Монысы инде журналистның осталыгы да, “Кызыл таң” гәзитенең тәэсирле көчен дә күрсәткән эш булды. Бигрәк тә партия органнарының эшчәнлеге хакында аналитик язмалар 80нче еллар уртасында дөнья күргән басмалар арасында “Кызыл таң”ны берничә баскычка югары күтәрде. Аларның күбесе хакыйкать һәм дөреслеккә таянып языл­ган Ралиф Йосыпов мәкаләләре иде.

Миңа турыдан-туры Ралиф Йосыпов кулы астында эшләргә туры килмәде. Шулай да аны остаз­ларымның берсе дип исәплим. Миңа аның төпле фикер йөртүе, әңгәмәдәше белән аралашу мәдәнияте һәм, әлбәттә, планеркаларда теге яки бу материалга карата, авторның вазыйфасына карамыйча, үз фикерен ачык һәм кыю белдерүе ошый иде. Ә бит үзеңнең хаклы булуыңа инанган хәлдә генә туры сүзле булырга мөмкин. Ралиф Мәхмүт улының янә бер яхшы сыйфаты булды. Оперативкаларда яисә гәзиттә дөнья күргән басмаларга бәя биргәндә, ул яшь хезмәттәшләренә “бәрелергә” тырышмады. Әйтәсе сүзен үзләренә генә әйтте.

Ралиф Мәхмүт улына тарты­луымның янә бер сере бар. Ул да, мин дә Казан университетында белем алганбыз. Читтән торып укуымны тәмамлагач, мин аңа гаиләм белән Казанга китәргә әзерләнүем, республика басмасына эшкә чакырулары хакында әйттем. Ул, гадәттәгечә, күзгә туп-туры карап сабыр гына тыңлап торды да:

— Син нәрсә, дустым, күрмисең­мени “Кызыл таң”да картлар гына калып барганын?! Бу сүзләреңне башкача беркемгә дә сөйләмә, — дип, Казанга китү теләген онытырга мәҗбүр итте.

Ул, якын күргән кешесенә, яшенә карамыйча, һәрвакыт “дустым” дип дәште. Болай дәшү бары тик аңа гына килешле иде. Шулай итеп, дустым дип үк әйткәч, мин үзебезнең “Кызыл таң”ыбызда калдым. Юкса, гаиләм белән күченергә әзерләнеп беткән идек.

Башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, гомерен журналистикага багышлаган кеше лаеклы ялга чыккач та журналист булып кала. Әмма бу олы исемгә лаек булу өчен редакциядә эшләп китү генә аз, ә күпсанлы укучылар күңелендә дә калырга тиешсең. Аннары, яшьлегендә сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калган журналистлар да күп түгел. Еллар дәвамында Ралиф Мәхмүт улы күпме яшь каләм иясенең остазы булгандыр, әйтә алмыйм. Әмма аның мәктәбен үтүчеләр арасында иманым камил, эшсез йөрүчеләр булмас.

Мактаулы исемнәре янәшәсендә Ралиф Йосыпов өч тапкыр “Кызыл таң” гәзите лауреаты да булды. Монысы аңа башка бүләкләреннән күп тапкыр кадерлерәк. Лауреат исеме — бергә эшләгән хезмәттәшләреңнең гадел бәясе. Бүген дә, үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә бүләксез түгел ветеран. Анысы — “Кызыл таң”чыларның олы хөрмәт белән искә алуы.

Кешене еш кына гомер үренә җитүе белән тәбриклиләр. Әмма ул үрне кем ничек билгеләгәндер, әйтеп булмый. Ләкин лаеклы ялдагы журналист Ралиф Йосыповка гомер үренә таба шактый гына атласы бар кебек. Чөнки ул һаман да яшьләрчә хәрә­кәтчән, ихлас һәм шат күңелле кеше. Аңа сөекле тормыш иптәше Гөлзия ханым белән, балалары, оныклары куанычында озын, сәламәт тормыш телибез.

Олег Төхвәтуллин,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.
Читайте нас: