+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2016, 02:00

Тарихны язабыз

Мәгълүм булуынча, быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. “Авыл тәртиптә — ил муллыкта” дигән девиз астында узачак әлеге кампаниягә әзерлек эшләре дәвам итә. “Башкортостанстат” җитәк­чесе урынбасары Валерий Нуров күптән түгел журналистлар белән очрашуда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуның максаты — илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка туры килүче мәгълүмат җыю, дип белдергән иде. Әйткәндәй, моңа кадәр исәп алу, нигездә, һәртөрле салым салу сәясәте белән бәйле булса, Яңа Русия тарихында икенче тапкыр үтүче кампания илебездә нәтиҗәле һәм дөрес аграр сәясәт алып бару максатыннан чыгып уздырыла. Мөлкәт исәбен алу киләчәктә Русия авыллары тормышында, анда яшәүчеләрнең социаль-көнкүрешен, хезмәт шартларын яхшыртуда мөһим роль уйнаячак.

Читайте нас: