– Без телекоммуникация техникасы җитештерәбез, – диде дәрәҗәле кунакларны стенд янында каршы алган “Полигон” предприятиесенең маркетинг һәм сату идарәсе җитәкчесе Азамат Якубов. – Башлыча, элемтә операторлары, дәүләт власте органнары, ведомстволар һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез. Бүген Русия базарында телекоммуникация техникасын уйлап табу һәм җитештерү өлкәсендә алдынгы урыннардабыз. Без эшләгән коммутаторлар, маршрутизаторлар бик күп предприятиеләрдә файдаланыла. Программа тәэминатын да үзебезнең белгечләр яза. Иң мөһиме – техника ышанычлы булырга тиеш. Базарда АКШ һәм Азия җитештерүчеләре белән уңышлы көндәшлек итәбез. “Полигон”да җыелган техника, чит илнекеләрдән арзанрак булудан тыш, сыйфат ягыннан да калышмый.
Форумны ачу тантанасыннан соң пленар өлеш башланды. “Чит ил программа тәэминатын үзебезнекенә алыштыру”, “Илдәге программа тәэминаты реестрын оештыру”, “Русиянең телекоммуникация техникасын җитештерүчеләрнең мөмкинлекләре” һәм көн кадагына сугучы башка темаларга чыгышлар яңгырады. Форумның беренче көне фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу белән тәмамланды.
Бүген “ПРОФ-IT.2016” конкурсы җиңүчеләре ачыкланачак. Әйткәндәй, быел бәйгегә ил төбәкләреннән 130 проект тәкъдим ителгән, шуларның 30ы финалга үткән. Җиңүгә Башкортстаннан да өч проект дәгъва итә. Чара “Дәүләт IТ-менеджеры мәктәбе” семинары белән тәмамланачак.