+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2016, 02:00

ЛДПР гомерләрне коткара!

Башкортстанда “ЛДПР гомерләрне коткара!” акциясенә старт бирелде. Партиянең төбәк бүлекчәсе башлангычы белән тормышка ашырылучы акция кысаларында республикадагы күпбалалы гаиләләргә бушлай янгынга каршы сигнализацияләр тапшырылачак.

—Янгын очрагында, тәү чиратта, кешеләрне бу хакта тиз арада кисәтү, ашыгыч рәвештә аларны коткару чарасын күрү зарур. Бу җәһәттән безнең акция ярдәмендә урнаштырылачак корылмалар хәвеф туган очракларда әлеге эшне күпкә тизләтү мөмкинлеге бирер дигән ышанычтабыз, — диделәр ЛДПРның Башкортстан төбәк бүлекчәсендә.

Акция Уфаның Нижегородка бистәсендә старт алды. Янгынга каршы сигнализацияне ЛДПР активистлары Валентина Степанованың йортына урнаштырды. Ул ике оныгын һәм гаиләгә алган инвалид-кызны тәрбияли.
Читайте нас: