Үткән гасырда гомофобия киң тарала. “Икенче” ориентацияле кешеләрне концлагерьларга ябалар, һәртөрле эзәрлеклиләр. Күп илләрдә хәлләр әле дә шулайрак. Сиксән илдә гомосексуализм закон тарафыннан тыелган. Дистәләгән илдә мондый кешеләр үлем җәзасына хөкем ителә.
Халыкара гомофобия белән көрәш көнен билгеләү идеясен француз язучысы һәм галиме Луи-Жорж Тэн әйтә. Көне очраклы сайланмый – 1990 елның 17 маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Генераль ассамблеясе гомосексуальлекне психик авырулар исемлегеннән чыгара.
Халыкара гомофобия белән көрәш көне рәсми рәвештә 2003 елда билгеләнә башлый. Максаты – икенче сексуаль ориентацияле кешеләргә карата теләсә нинди физик, мораль һәм символик көчләүгә каршы тору, кеше хокукларын яклау, барлык гражданнарга да бертөрле хокуклар яуларга ярдәм итү.