+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2016, 02:00

Әтиләр кул куйса иңбашка, яктырак елмая кояш та

Җәмгыятьтә көчле затларның абруен күтәрү – көн таләбе.“Кошларда да кеше язмышлары”, диләр. Поэтик чагыштыру өчен матур табыш. Ә гамәлдә? Әйтик, ләкләкләр балаларын бераз ныгына башлау белән оядан этеп төшерә икән. Биек дип тормыйлар, әйдә, үзаллы очсыннар, үз ояларын корсыннар, ә “картлар” үз тормышы белән яшәвен дәвам итсен, янәсе. Имеш, ләкләк кошчыклары ояларын сагынып янә очып кайтса да, ата-анасының күңеле эреми, шуның белән аларның тәрбиясе тәмамлана.Ә кешеләр, кошлардан аермалы буларак, җирдә үз токымын гына түгел, ә тормыш дәвамын, хыялларын, өметләрен калдыра. Моның өчен оя кору гына җитми, ә анда гаилә учагы тергезү, ата-ана абруен булдыру да мотлак.

Русиядә һәр икенче гаилә таркал­ган заманда, бу өлкәдәге хәлләрне күзаллау кыен түгел. Балаларның күбесе ялгыз аналар тәрбиясендә. Еш кына аталар, үз балаларын ташлап, чит гаиләдә чит балаларны тәрбияләргә колач җәеп ташлана. Җәмгыятьтә киң таралган бу “кизү”нең асылы нидә соң? Үз баласына яхшылык күрсәтү, эшкә өйрәтү, нидер алып бирү, каядыр ял итәргә алып бару аның әти бурычын үтәве генә булса, чит гаиләдә шушы гамәлләр аның гадәттән тыш кешелеклелек сыйфатлары, хәтта батырлыгы буларак кабул ителә. Кемнең батыр буласы килмәсен?
Гаилә таркалмаган хәлдә дә безнең заман ирләренең байтак өлеше читтә вахта ысулы белән эшли. Тоташ диярлек ирсез калган авыллар гына түгел, шәһәрләр дә бар. Әйтик, Агыйдел шәһәре. Мондагы эшсезлек күп ирләрне Себер тарафларына чыгып китәргә мәҗбүр итә. Әти тәрбиясе күрмичә диярлек үскән балаларга, гаиләләргә ярдәм йөзеннән, биредә “Әтиләр советы” оештырылган, шундый ук оешма Ишембайда, Караидел районында һәм кайбер башка шәһәрләрдә дә бар. Бирегә абруйлы ир-егетләр, үрнәкле әтиләр җыела, алар үз тормыш тәҗрибәсен башкалар белән дә уртаклаша, ата абруен күтәрү буенча төрле чаралар оештыра. Шул ук максатта кайбер районнарда “Асыл ир-узаман” бәйгеләре үткәрелә, анда җиңүчеләр ихтирам-данга күмелә. Бу чараларның күбесе башында... Хатын-кызлар советлары тора.
Чыннан да, әтиләрнең абруен күтәрү бүгенге җәмгыятьтә мөһим мәсьәлә булып тора. Әнкәйләрнең “Әтиегез ни дияр?”, “Атаңа әйтермен!” кебегрәк сүзләрен ишетеп үскән безнең буын вәкилләрен кайбер ир-егетләрнең ата абруен югалтуы тирән хафага сала. Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанованың “Ир-егетләрне саклагыз!” дигән өндәмә белән чыгуы, бу хакта төрле семинар, конфе­ренцияләрдә җитди сөйләшүләр оештырылу да мәсьәләне кузгатты, әлбәттә. Әмма бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле.
Ир-атлар малай чактан ук үзләренең нәсел чылбырын тоташтыручы затлар булуын белеп үсәргә тиеш. Көчле зат – горур зат. Тик ни белән горурланасы – текә машина, купшы коттедж беләнме, әллә бервакытта да йөзгә кызыллык китермәс, игелекле, тәрбияле балалар беләнме? Әгәр алар андый булмаса, барлык байлыгың дөнья чүбенә дә тормавы көн кебек ачык түгелме?
Еш кына үтеп йөргән бер йорт алдында пычракка батып уйнаучы малайларга игътибар итәм. Язлы-көзле бу балалар чүп өемен актарсынмы, ватык такта-шиферларны очырып уйнасын­мы... Ә ерак түгел генә бер кибет янында аларның аталары сыра чөмерә. Беркөнне шушы йортта яшәүче бер ир, ике улын ияртеп, йорт алдын тазартырга чыкты. Аларга кибет янындагылар кушылмаса да, малай-шалай рәхәтләнеп иярде. Алар, шау-гөр килешеп, үзләре уйнаган мәйданчыкны тәртипкә китерде. Ә теге икәүнең үз әтиләре белән ничек горурланганын күз алдына китерү читен түгел. Балалар әтиләреннән куркып-өркеп, исерек кайтып тавыш чыгаруыннан кимсенеп үсмәсеннәр иде дә бит...

Әмма шунысы да бар: баласына артык игътибары булмаган әти янында үскән бала әтисезләрдән барыбер алгарак китә. Әтисезләр еш кына тиз төшенкелеккә бирелүчән, үз-үзенә ышанмаучан, ихтыяр көчсез була, ди галимнәр. Ә иңбашында әти кулын тоеп үскән балага кояш та яктырак елмая кебек.

Заман алга бара, кешеләр Җир шарын гына түгел, ерак галәмнәрне өйрәнә, җиһанга оча. Әмма тәрбия мәсьәләсендә еш кына ата-баба тәҗрибәсенә әйләнеп кайта. Безнең бабайларның кайберләре берничә хатын белән яшәгән, әмма гаиләдә ызгыш чыгуга юл куймаган. Берничә ана балалары бер әтиләренә хөрмәт белән үскән. Бала оясында ни күрсә - очканда шул, билгеле. Бүген дә ир-атларга карата какшамас ихтирамны кайтарасы, ата хакын хаклаучы игелекле балалар, ир хакын хаклаячак кызлар үстерәсе иде.
Читайте нас: