Министр белдерүенчә, шушы вакыт эчендә республикада халыкның үлем күрсәткече 8 процентка кимегән. Барлыгы 13 мең 158 кеше вафат булган, бу, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 990 кешегә азрак.
Агымдагы елның өч аенда республикада 13 мең 610 бала туган, бу, узган елның беренче кварталы күрсәткечләре белән чагыштырганда, 437 балага азрак. Табигый үсеш 452 кеше тәшкил итә. Сабыйлар арасында үлем очраклары 20 процентка кимегән һәм 5,7 промилле тәшкил итә, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка кимрәк.