“Бердәмлектә — көч” — яшьләр девизы. Программаның төп идеясе — проблемаларны хәл итүдә яшьләрне активлыкка һәм теләктәшлеккә чакыру. Кызганычка каршы, чорыбыз яшьләр алдына бихисап сынаулар куя, тормышта, белем алуда, социаль яклауда барлыкка килгән проблемаларны чишүдә тулы ышаныч уятмый. Бүгенге буын яшьләре нинди юл белән атлый, үз алдына нинди максатлар куя? Җавапларга караганда сораулар күбрәк. Ләкин шуны билгеләргә кирәк, яшьләр проблемалары җәмгыять проблемалары белән тыгыз бәйле. Берсен хәл иткәндә, һичшиксез, икенчесе җайга салыначак. Тагын бер нәрсәне искә алу зарур. Яшьләрнең актив катнашлыгыннан тыш, җәмгыять проблемаларын хәл итү дә мөмкин түгел. Яшь буынның чынбарлыктагы торышын күрсәтү бик мөһим.
Башкортстан яшьләре актив, сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы, якты киләчәккә омтыла. Башкалада узган мәртәбәле чаралар бу фикерне тулысынча аклый һәм соңгы елларда яшьләр катнашлыгында үткән дәрәҗәле форум, конференция, конкурслар да моны дәлилли.
Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр сәясәте комитеты 1991 елның 10 апрелендә оештырыла. Комитет эшчәнлеге яшьләр проблемаларын чишүгә һәм актив, сәламәт, инициативалы яшь буын булдыруга юнәлтелгән. Балаларда, укучыларда гражданлык хисе, патриотлык тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Ата-бабалардан килгән йолаларны, традицияләрне үсеп килүче буынга җиткерү, хезмәткә сөю тәрбияләү, өлкәннәргә карата ихтирам, тирә-якка сакчыл караш уяту шәһәр мохитендә яшәгән яшь буынны тәрбияләүдә комитетның мөһим эш юнәлешләреннән. Бу мәсьәләләр белән дистә елдан артык Яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү үзәге шөгыльләнә.
Һөнәри юнәлеш системасын җайга салу, яшьләрне эш белән тәэмин итү, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен җаваплы ведомстволар белән берлектә яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә зур игътибар бүленүен дә билгеләргә кирәк. Эш урыннары ярминкәләренең һәрдаим оештырылуы моны дәлилли. 2000 елда барлыкка килгән “Яшьләрне эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү үзәге” хезмәткәрләре эш эзләүче яшь белгечләргә мәгълүмати, консультатив һәм хокукый яктан киңәш бирә, профориентацион консультация, тренинглар үткәрелә. Яшьләрнең һөнәри потенциалын гамәлгә ашыруда шартлар тудыру үзәкнең максаты булып тора.
Укыганда ук үзеңне төрле өлкәдә сынап карау, өстәмә уку, программаларда катнашу, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый, тормышта үз урыныңны табарга мөмкинлек бирә. Уфаның предприятие һәм оешмаларына экскурсияләр оештыру, якыннан таныштыруның әһәмияте зур. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә: икътисади кыенлыклар булуга карамастан, дәүләт яшьләр проблемаларын чишүгә зур игътибар бирә, һәрвакыт һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтү яклы. Район җире, авыл биләмәсе булсынмы, башкала үзәгеме, теләге булган һәркем яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче, аларның мәнфәгатен кайгыртучы дәүләт органнарының рәсми сайтларыннан мәгълүмат белән таныша, сораулар белән белгечләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.
Уфаның яшьләр сәясәте комитеты психологик ярдәм күрсәтү, балалар, үсмерләр, яшьләр һәм яшь гаиләләрне социаль яклау, бу өлкәгә кагылышлы учреждениеләр челтәре булдыру кебек юнәлешләрне үзәккә куя. Яшьләрнең ялын оештыру: шәһәрдә мәдәни, күп халык катнашлыгындагы чаралар үткәрү дә – файдалы юнәлешләрнең берсе. Монда Русия яшьләре көнен үткәрүне, “Яшь гаилә” шәһәр конкурсын, Уфа шәһәре округы хакимияте башлыгының ел саен студентларга бирелә торган премияне, КВН уеннарын әйтергә кирәк. Башкалада КВН халыкара берләшмәсенең төбәкара лигасы ачылуы КВН оешмалары өчен зур вакыйга булган. Бу республика һәм күрше төбәк командаларына рәсми лигада катнашу мөмкинлеге бирә икән. Былтыр 26 ел эчендә тәү тапкыр Уфа җыелма командасы, шәһәр һәм республика данын яклап, беренче каналда барган КВНда катнашып, вице-чемпион булган. Яшьләрнең тырышлыгы, теләк-дәрте, дәүләт, шәһәр хакимияте тарафыннан ярдәм бар, шартлар тудырылган, димәк, дип әйтергә мөмкин.
Моннан ике ел элек Мәҗит Гафури паркында 4 мең квадрат метр мәйданны биләгән скейт-парк ачылды. Ул роллерда йөрергә яратучылар, велосипедчыларны, бихисап скейтборд фанатларын бирегә җыйды, таныштырды, берләштерде, үзара дуслаштырды.
Чаралар, фестиваль, конкурслар, уеннар ярдәмендә балалар һәм яшьләрнең иҗади аралашуы киңәйгәнен онытмаска кирәк. Яшәү темпы шактый тиз чорда, яшьләр барысына өлгерергә сәләтле.
Әлеге вакытта комитет карамагында балалар, үсмерләр, яшьләр өчен 7 берләшмә эшли. Үсмерләр өчен клублар һәм үзәкләрдә 16 мең кеше шөгыльләнә. Хокук, тәртип бозу, урамнан кайтып кермәү кебек проблемаларны профилактикалау буенча күпкырлы эшчәнлек алып барыла. “ИНДИГО” психология-медицина-социаль яктан ярдәм күрсәтү буенча үзәкне атап үтү урынлы. Авыр тормыш хәлендә калган балалар, үсмерләр, яшьләр, яшь гаиләләргә биредә төрле яклап ярдәм күрсәтелә.
Башкаланың яшьләр сәясәте комитеты үз эшчәнлегендә көнүзәк ихтыяҗларны ачыклау максатыннан яшьләр белән тыгыз элемтә булдырган. Бу, үз чиратында, яңа юнәлешләрдә эшләргә этәргеч бирә, яки элеккеләрен яңартуны таләп итә.