+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2016, 02:00

Кино килгән!

Шушы шатлыклы хәбәр үткән гасырда авылларны ямьләндереп җибәрә иде.Бүгенге кинематографиягә нигез салган кино күрсәтү җайланмасын (“синематограф”) ике бертуган француз Луи белән Огюст Люмьерлар уйлап тапкан. Алар беренче кыска метражлы фильмнар төшереп, 1895 елда Парижда күрсәтә. Бу көн кино туган ел булып тарихта кала. Димәк, кинога быел — 121 ел.

Минем тормышыма кино 1955 елда керде. Мин Бәләбәйдә кино училищесында укыдым һәм 1956-76 елларда Дүртөйле районы Чишмә авылында эшләдем. Клуб төзелсә дә, кинобудка юк иде әле. Көндез токка эшкә йөрдем, кич комсомоллар белән кинобудка төзедек. Иске ташландык аппарат алып кайттык. Беренче көнне 20-30 минут карадык та, аппарат ватылды. Җәяүләп Дүртөйлегә запчастьләр алырга бардым. Икенче көнне дә аппарат ярты сәгать дигәндә ватылып чыкты. Халык таралды. Киноны өченче көнне генә карап беттек.

1976-99 елларда Бәләбәй районының Малиновка авылында эшләдем. Мин кино күрсәтмичә, клубта бер генә чара да башланмый иде. Башта киножурналлар, аннары иртәгә куеласы фильмнан өзекләр күрсәтә идем. Киноны күбрәк “попутка” белән алып кайттым, чөнки машина китергән кинолар 2-3 ай саен кабатлана, аз санлы авыл халкы аны карап өлгергән була. Киноны трактор белән дә, ат белән дә, машина белән дә алып кайткан чаклар булды. Самолет белән генә очмадым! Бу вакытта колхозда эшли идем. Хезмәтемне бик яраттылар, бик күп Мактау грамоталары, РСФСР, БАССР дипломнары белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып, “СССР кинематографиясе алдынгысы” билгесе белән бүләкләндем.

Хәзер авылларда кино күрсәтелми. Шуңа бик тә күңелем кырыла.
Читайте нас: