+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2016, 02:00

Максат — янгыннарны булдырмау!

Соңгы вакытта ил һәм республика күләмендә янгын очраклары күбәя бара. Бу аянычлы хәл апрель аенда Бакалы районын да урап үтмәде, Килей авылында янгын чыгып, өч сабыйның һәм аларның әти-әниләренең гомере өзелде.

Соңгы елларда Бакалы районында янгын хәвефсез­леген тәэмин итү буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. 2014 елда район хакимияте каршында янгын чыгу очракларын кисәтү буенча махсус комиссия төзелә. Шуның нигезендә опека органы, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе әгъ­залары, авыл биләмәләре башлыклары, депутатлар, мәгариф хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкил­ләре, авыл старосталары имин булмаган гаиләләрдә булып, алар белән әңгәмәләр үткәрә. Район мәгариф учреж­дениеләрендә исә даими рәвештә тематик чаралар, сыйныф сәгатьләре, экскур­сияләр, ата-аналар җыелыш­лары үтә.

Янгын хәвефен кисәтү буенча комплекслы эш алып барылуга карамастан, соңгы елларда районда янгын чыгу очраклары кимеми. Иң аянычлысы — аларда сабый­ларның гомере өзелә.

— Янгын очракларын анализлаудан күренүенчә, аларның 60 проценты электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыга. Шуны күз уңында тотып, соңгы вакытта янгын хәвефен кисәтү эшен тагын да ныграк җәелдереп җибәрдек. Бу эшне район хакимияте башлыгы Александр Андреев үз кулына алды һәм, шәхсән үзе имин булмаган гаиләләргә барып, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Шунысы куанычлы, район хакимияте башлыгының сүзе үтемле булды. Күп кенә гаиләләр җитешсезлекләрне шундук бетерү хәстәрен күрде. Сер түгел, кайбер гаиләләргә берничә кат барырга туры килде. Безнең максат — районда янгын чыгу очракларын булдырмау. Ә моңа бары тик аңлату-кисәтү эш­ләрен комплекслы алып бару һәм халыкның үз җаваплылыгы аша гына ирешеп була, — ди район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча бүлеге белгече Илдар Сәмигуллин.

Янгын хәвефен кисәтү буенча шушы көннәрдә районда тагын бер зур чара — авыл хакимиятләре каршында эш­ләп килүче ирекле янгын формированиеләренең бәйге-конкурсы үтте. Анда файдаланудагы техниканың торышы тикшерелде, оешма-пред­приятиеләрнең һәм авыл хакимиятләренең янгынга каршы көрәш буенча алып барыл­ган эшчәнлегенә бәя бирелде. Шушы эшне тиешле дәрәҗәдә оештырган өчен Боҗыр, Мостафа, Иске Корыч, Куштирәк авыл биләмәләренә район хакимиятенең мактау кәгазь­ләре һәм бүләкләре тапшырылды. Бәйгенең җиңүче­ләре дип “ХПП-Бакалы” җәмгыяте, Иске Шарашлы һәм Туктагул авыл биләмәләре танылды.
Читайте нас: