Агымдагы елның дүрт аенда республикада 19,7 мең рәсми теркәлгән кеше эшкә урнашып, мәшгульлек хезмәтеннән исәптән төшкән. Аларның 10,9 меңе хезмәт биржасы аша эш тапкан. Ә менә 2,3 меңнән артык кеше мәшгульлек хезмәте тарафыннан белемен камилләштерүгә юнәлтелгән. Эшсезләр саны 27,2 меңгә җиткәндә 28,4 мең эш урыны тәкъдим ителгән булган. Бу күрсәткеч нәрсә турында сөйли? Димәк, хәзер эш урынына карата таләпләр арткан. Аеруча, яшьләр тарафыннан. Кулына диплом алучылар тиз арада җитәкче, түрә булырга тели. Баштагы мәлдә үк югары хезмәт хакына өметләнәләр. Кыскасы, үсеп килүче буын тир түкмичә генә, “көрәп” акча эшләргә омтылып яши. Мондый таләпләргә туры килгән эш урыннары гамәлдә булмаганга, алар әти-әни җилкәсендә яшәвен дәвам итә. Сәбәбе дәрәҗәсе зур, ихтыяҗ аз булган һөнәр сайлауга да бәйле. Хәзер икътисадчылар, юристлар буа буарлык. Юристлар дәүләт оешмаларында зур эш хакы алмавын, шәһәрләрдә дә халык ышанычын яулаган берничә генә адвокат булуын белүчеләр бар микән? Икътисад белгечлеге белән дә беркайда да колач җәеп көтеп тормыйлар. Шул ук вакытта, җәмгыятьтә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Йортлар төзергә, машиналар төзәтергә белгечләр җитми. Гамәлдә, ташчы һөнәрен үзләштерүче югары белемле икътисадчыдан тиз-рәк эшкә урнашып, күбрәк акча эшли ала. Бу һөнәр иясенә төп эшеннән тыш та акча эшләү мөмкинлекләре җитәрлек. Авыл җирендә кирпечтән гараж, йорт, мунча салдырырга теләүчеләр баштан ашкан. Төзелеш предприятиеләре мондый аз күләмле объектка алынмый. Ә менә “алтын” куллы һөнәр ияләре “шабашкага” теләп йөри. Тимерчеләр, эретеп ябыштыручылар, балта осталары да беркайчан да эшсез утырмый. Димәк, һөнәр сайлаганда аның дәрәҗәсеннән тыш, җәмгыятьтәге ихтыяҗга да игътибар итү зарур. Дәрәҗәле югары белемең белән эшсезләр исәбендә торудан ни файда?
Эшсезлек мәсьәләсен төбәкләргә үзаллы гына авызлыклавы авыр. Моны федераль үзәктә дә аңлыйлар. Быел Русиядә 11 төбәккә бу максатка 1,06 миллиард сум бүленгән. Шул исәптән Башкортстан 178 миллион сум федераль ярдәм алачак. Бу акчаны укытуга, стажировкалар үткәрүгә, эштән бушатылу янаганнарны, эшсезләрне вакытлыча эшкә урнаштыруга тотыну күзаллана. Чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыруга булышлык итүче программаларны гамәлгә ашыручылар да ярдәмгә дәгъва итә ала. Инвалидларны эшкә урнаштыру белән бәйле чыгымнар да шушы субсидия исәбенә капланачак. Акчалар максатлы тотылырмы? Әйтик, былтыр бу максатка федераль бюджеттан республикага – 200, төбәк бюджетыннан 11 миллион сумнан артык акча бүленгән. Акчалар республиканың алты предприятиесенә юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, 5400 кеше белемен камилләштергән һәм 4400е яңа һөнәр үзләштергән.
Эшсезлек җәмгыятьтә киеренкелеккә китерә. Халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү яшәү дәрәҗәсендә дә, төбәк икътисадында да кире чагылыш таба. Мәсьәләгә ил дәрәҗәсендә җитди игътибар бүленә. Димәк, авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм кулы сузыла. Бүгенге хәл-шартларда эштән тартынып тору урынсыз. Җаның теләгән, тузансыз эшкә урнашу авыр. Шуңа күрә, булганы белән канәгатьләнүдән башка чара юк.