+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2016, 02:00

Иртәгә — мөһим көн!

Хәбәр итүебезчә, 22 майда бөтен ил буенча, шул исәптән Башкортстанда да, “Бердәм Русия” партиясенең алдан тавыш бирү чарасы үтәчәк. Әлеге максатта республикада иртәнге 8 сәгатьтә берь­юлы 678 участок ачылачак. Алдан тавыш бирү 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин белдерүенчә, республикага праймериз үткәрү өчен урыс, башкорт, татар телләрендә 920 мең бюллетень китерелгән.

— Бюллетеньнәр Гознак фабрикасында бастырылды. Алар ике төрле: берсе — партия исемлеге, икенчесе — бермандатлы округлар буенча. “Бердәм Русия” партиясе алдан тавыш бирүне ачык һәм үтәкүренмәле үткәрү максаты куя. Бу — төп өстенлек, — диде ул.

“Бердәм Русия” партиясенең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен мөһим шарт булган һәм 1 апрельдән 15 майга кадәр үткән дебатларда республикадан 107 кеше катнашкан. Аларның дүртесе дебатларда катнашудан баш тарткан өчен “Бердәм Русия” партиясеннән Дәүләт думасына депутатлыкка арытаба тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучылар исемлегеннән чыгарылды. Кичә, шулай ук, “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында бермандатлы 8нче Стәрлетамак сайлау округыннан Марина Бортованың һәм федераль исемлек буенча баручы Хәлил Барлыбаевның праймеризда катнашудан баш тарту турында гаризалары канәгатьләндерелде.

Шулай итеп, “Бердәм Русия” партиясенең алдан тавыш бирү чарасында иртәгә 101 кандидат катнашачак. Алар арасыннан кемнәр гражданнарның күпчелек тавышын җыеп, арытаба Дәүләт думасына депутатлыкка сайлау алды көрәшен дәвам итәр — барысы да праймериз нәтиҗәләренә, димәк, республика халкының активлыгына бәйле. Шуңа да илебез, республикабыз киләчәгенә битараф калмыйча, хәлиткеч чарада тиешле гражданлык активлыгы һәм җаваплылыгы күрсәтик, хөрмәтле ватандашлар!
Читайте нас: