+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2016, 02:00

Алда юллар, кайсын сайларга тормыш дәрьясында кайнарга...

Быел Башкортстанда 18 мең 847 кеше мәктәп тәмамлый.Күптән түгел 55 еллык юбилеен билгеләгән Туймазы 1нче интернат-мәктәбен быел тәмамлаучы унберенчеләрнең бик көчле сыйныф булуын бертавыштан билгеләде укытучылар. Биш ел элек үткән зур реконструкциядән соң танымаслык булып үзгәргән, ямьләнгән мәктәптә районның төрле авылларыннан килгән балалар белем ала.

— Интернат-мәктәп бездә тәрбияләнү­челәрнең икенче йортына әверелгән кебек үк, укучыларны да үзебезнең гаилә әгъзалары кебек кабул итәбез һәм, әлбәттә, аларны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбиләү өчен бөтен көчебезне салабыз, — ди директор Салават Әхмәтов.

Шул ук вакытта:

Узган шимбәдә Уфада 5 мең 11нче сыйныф укучысы башкаланың үзәк урамнарыннан тантаналы марш белән үтте. “Язгы бал”ны менә бишенче ел инде шәһәр хакимияте “Уфанет” компаниясе белән берлектә оештырды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова тәбрикләде, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов та мәктәп тәмамлаучыларга изге теләкләрен җиткерде.


Чыннан да, биредә укучыларның уңышлары зурдан. Мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында катнашучыларның 6сы – җиңүче, 34е призер булган. Унберенчедән физика буенча җиңүче Артур Фәрхетдинов район командасы составында республика бәйгесендә дүртенче урын яулаган, БДУның физика факультетына укырга керергә чакыру алган. Мансур Гыйззәтуллин БДПУның Акмулла исемендәге интернет-олимпиадасында беренче урынга лаек булган. Тормышын филология, журналистика белән бәйләргә ниятләүче Гөлназ Саттарова татар теле һәм әдәбиятыннан шулай ук җиңеп чыккан. Ә инде йөзү буенча спорт мастерлыгына кандидат Валентин Тарасов белән шушы ук спорт төрендә өлкәннәр арасында беренче разрядка ия Юрий Ермоленко Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда уңышка ирешкән. Радмир Әминев яшьләр иҗтимагый оешмасында хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашуы белән танылу алган.

Тугызынчылар да калышмый: район олимпиадасында Элина Имаметдинова – татар теле һәм әдәбиятыннын, Айдар Сафин физкультурадан җиңүче булган.

— Узган елда 11нче сыйныфны тәмамлаган 26 укучының 11е – республикадагы, 5се – Русия шәһәрләрендәге, шул исәптән Санкт-Петербургтагы югары уку йортларына бюджет нигезендә укырга керде. Быелгы унберенчеләребез дә сынатмас дип ышанабыз, — ди директор урынбасары Зинфира Нурисламова.

Дөрестән дә, узган елгы чыгарылыш укучыларының БДИ күрсәткечләре яхшы. Урыс теленнән район һәм шәһәр буенча иң югары – 90 баллга ирешкән Лилия Шәмсетдинова да 1нче интернат-мәктәпне тәмамлаган.

Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында зур сынау – Бердәм дәүләт имтиханы тора. Аларга уңышлар телибез!
Читайте нас: