Җир шарында һәр елны якынча 8 миллион бала хәбәрсез югала, бу көненә 22 мең чамасы кеше дигән сүз. Халыкара хокукларны яклаучылар мәгълүматы буенча, Европада елына — уртача 70 меңгә якын, Русиядә якынча 55 мең бала һәм үсмер югала. Әйе, дөньяга яшәр өчен туган баланың кинәт юкка чыгуы ата-анага коточкыч кайгы булса, ил һәм җәмәгатьчелекне уйландырырга тиешле шомлы хәбәр. Бәлки шуңадыр да, күпчелек илләрдә 25 майда Халыкара югалган балалар көне билгеләнә. Бу көннең тарихы 1979 елда Америкадагы мәктәп укучысы Эвиан Пейтсның югалуы белән бәйле. Алты яшьлек малай мәктәптән кайтып барганда кинәт юк була, аны ил белән эзлиләр, тик, кызганычка каршы, бала табылмый. Бу вакыйгага дүрт ел үткәч, Америка президенты 25 майны Югалган балаларның милли көне буларак игълан итә. 1999 елда Халыкара хәбәрсез югалган балаларны эзләү үзәге ачыла һәм аның тәкъдиме белән 2010 елдан Халыкара югалган балалар көне билгеләнә башлый. Ике елдан соң Русия дә рәсми рәвештә әлеге датага кушыла.
Әлбәттә, бу көн очраклы гына аерым билгеләнми: балигъ булмаган балаларның күпләп югалуына чаң сугу, әлеге җитди проблемага дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү чарасы буларак барлыкка килгән ул. Халыкара югалган балалар көне алдыннан, республикадагы үсмерләрнең хәлен күзаллау, борчыган сорауларга җавап алу максатыннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе начальнигы урынбасары, бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Рушан Кахтирановка мөрәҗәгать иттек.
— Рушан Рәфыйкович, Русиядә ел саен 55 меңгә якын бала югалуы билгеле. Ә безнең республикада бу уңайдан хәл ничек тора?
— Балалар югалу — балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләр исәбендә бүген иң актуаль һәм кискен проблема булып тора. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бала югалганлыгы турында гариза бирелү очраклары буенча көндәлек күзәтү алып барыла.
Быел 4 айда, балалар һәм үсмерләр югалу турында республика буенча 352 гариза тапшырылган. Үсмерләрнең күбесе үз теләге белән өйдән китә, 277се — нәкъ шундыйлар. Приют һәм балалар йортларыннан китү очраклары да бар, дәүләт учреждениесеннән соңгы дүрт айда 75 бала югалган. Шуны да билгеләргә кирәк, күпчелек очракта өйдән 14-17 яшьлек үсмерләр (югалучыларның 81 проценты) кача. Алар өчен бу хәтта сезонлы “авыру” кебек, яз-җәй айларында өйдән китүчеләр саны аеруча күп.
— Үсмерләрнең барысы да табыламы? Бүген ничә бала югалганнар исәбендә?
— Югалучыларның 90 проценттан күбрәген полиция хезмәткәрләре тәүлек эчендә табып, яшәгән урынына кайтара. Калган балалар безгә аеруча таныш. “Бегомания” дигән диагноз бар. Берничә тапкыр качканнар нәкъ шул категорягә керә. Әле күптән түгел бер малайны өч тапкыр табып, балалар йортына кайтардык. Кайсылары өчен бу хәл, хәтта, яшәү рәвешенә әйләнә. Әлбәттә, аңлату эшләре алып барабыз. Гадәттә, андый балаларның психик үсешендә тайпылыш була.
Эчке эшләр органнарына бирелгән гаризалар буенча, бүгенгә биш үсмер табылмаган, әлеге көндә аларны эзлиләр.
— Балалар күпчелек очракта приютлардан, балалар йортларыннан качамы, әллә яхшы тормыштан туеп сикерүчеләр дә бармы? Бу адымга аларны нинди сәбәпләр этәрә?
— Әйтеп үтүемчә, югалу очракларының күпчелеге үсмерләрнең үзләре белән бәйле, өйдән качучылар күбрәк. Аларга беркем алдында да җавап тотмау, ирекле булу ошый. Өйдән китүнең сәбәпләре дә бүгенге тормышка нык бәйле: балаларга ата-ана тарафыннан игътибар җитмәү яки аларның артык таләпчәнлеге, укуга басым ясау, күзәтеп тору, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, мәктәптәге хәлләр, яшьтәшләре арасындагы конфликт, психик үсештәге тайпылыш, күчеш чоры, егетләр-кызлар мөнәсәбәте...
— Әгәр бала вакытында өйгә кайтмаган, телефонга җавап бирми икән, бу очракта ата-анага ни эшләргә? Алар кайсы өчракларда полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш?
— Өеннән чыгып киткән бала көнендә табылмый икән, ата-ана шундук үзләренә якын урнашкан полиция бүлегенә килеп, гариза язарга тиеш. Югалган бала турында тулы мәгълүмат, махсус билгеләрен, фотосурәтен бирергә кирәк. Полиция хезмәткәрләре баланың дусларын-танышларын, йөргән юлларын билгели. Кайбер ата-ана, бала үзе кайтырына өметләнеп вакытны суза, полиция хезмәткәрләренә икенче, я өченче көнгә генә хәбәр итә. Өйдән еш китеп югала торган баласы турында бөтенләй хәбәр итмәгән ата-аналар да бар. Бу факторлар, әлбәттә, эзләүне катлауландыра һәм чыгымнарны да арттыра.
— Хәбәрсез югалган балаларны эзләү белән кемнәр шөгыльләнә?
— Беренче чиратта, дежур частька хәбәр килү белән эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эзләү эшләрен башлый. Югалган балаларны эзләргә бу юнәлеш буенча эшләүче волонтерлар да ярдәмгә килә. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Югалган балаларны эзләү” волонтерлар берләшмәсе — Уфадагы һәм республикадагы волонтерлар отряды белән үзара бәйләнештә булу, эшне бергә алып бару турында килешү төзелгән. Без эш барышында үзара элемтәдә торабыз, мәгълүмат белән бүлешәбез, балаларны һәм үсмерләрне эзләү буенча Интернет-сайт, форум, социаль челтәрләр мөмкинлекләрен файдаланабыз.
— Социаль челтәрдәге югалган кешеләрне эзләү төркемендә быел февраль, март, апрель айларында югалган үсмерләр турында хәбәрләр тора. Алина Хөрмәтуллина мартта — социаль приюттан, Розалия Шаврина февральдә — Авыргазы балалар йортыннан, Ирина Ерофеева апрельдә — Бәләбәйдән, Илья Зиннәтуллин, шулай ук, апрельдә Ишембайдагы балалар йортыннан качкан. Бу балалар табылдымы? Аларның бүгенге язмышы ничек?
— Санап киткән үсмерләрнең һәркайсы — берничә кат югалучылар исемлегендә. Берсе хәтта өч тапкыр качты, табып кире кайтардык. Һәр очракта бу үсмерләр белән аңлату эшләре үткәрелә. Ирина Ерофеева белән Илья Зиннәтуллин әлегә табылмаган, язмышлары билгесез.
— Рушан Рәфыйкович, узган ел Уфада республика халкын тетрәткән, ата-аналарны куркуга салган коточкыч хәл булды: мәктәпкә укырга дип чыгып киткән 11 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылды. Югалган балаларның мәетләре табылган очраклар еш буламы?
— Быел бер очрак теркәлгән: 17 яшьлек үсмер югалу турында гариза бирелгәч, эзләү барышында урман эчендә аның үле гәүдәсе табыла. Кызганычка каршы, югалган үсмер турында мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә бары тик өченче көнгә генә билгеле була. Әлеге вакытта бу очрак буенча җинаять эше ачылган.
— Тулы җаваплар өчен зур рәхмәт. Тынгысыз эшегездә уңышлар телибез. Балалар бөтенләй югалмасын, югалган очракта да, исән-сау килеш табылсыннар иде.