+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2016, 02:00

Бүләк алу тәртибе расланды

Дәүләт җыелышы-Корылтай даими һөнәри нигездә эшчәнлек алып баручы депутатларының, парламент Секретариаты җитәкчеләренең чит дәүләтләр, халыкара оешмалар, сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләрнең мактаулы исемнәрен һәм махсус билгеләрен (фән һәм спорттан тыш), бүләкләрен кабул итеп алу тәртибе турында положениене раслады.

Документ депутат бүләк алган очракта өч көн эчендә Президиумга мактаулы исем яисә махсус билге кабул итеп алуга рөхсәт бирү турында гариза тапшыруны күзаллый. Положениегә ярашлы, Секретариат җитәкчесе мондый төрдәге гаризаны Дәүләт җыелышы Рәисенә тапшыра. Республика парламенты Президиумы һәм Рәисе бер ай эчендә карар кабул итәргә тиеш.

Әлеге документ Русия Президенты В. В. Путин Указындагы тәкъдимнәргә бәйле әзерләнде. Бу Указга ярашлы, мондый тәртип федераль дәүләт хезмәткәрләре өчен узган елның октябреннән гамәлдә. Әмма ул төбәк дәрәҗәсендәге чиновникларга кагылмый, шуңа күрә субъектларның власть органнары норматив акт кабул итте.

— Положение, “Коррупциягә каршы тору турында” федераль законга ярашлы, дәүләт хезмәткәрләренең үз-үзен тотышы кагыйдәләрен билгели, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Безнең бурыч — төбәкнең законнар чыгару власте вәкилләре, безнең очракта — депутатларның эшен үтәкүренмәле, аңлаешлы һәм ачык итү. Моннан тыш, эш өчен хәвефсез шартлар тудыру мөһим. Билге яисә бүләкләр хезмәткәрләрнең вазыйфа бурычларына каршы килгән очраклар да булды. Расланган тәр­тип депутатлар үз бурычларын хәвефсез һәм сыйфатлы башкару максатында өстәмә тикшерүне күзаллый.
Читайте нас: