+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2016, 02:00

Тармакның киләчәге – югары технологияләрдә

Уфада үтүче “Газ. Нефть. Технологияләр” XXIV халыкара күргәзмәсендә иң алдынгы заман казанышлары чагылыш тапкан.Русия, Башкортстан икътисады үсешендәге мөһим вакыйга “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында үтә. Чараны ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, башка җитәкчеләр катнашты.

– Нефть белән газ – Русия, шул исәптән Башкортстан икътисадында мө­һим урын били, – диде Рөстәм Хә­ми­тов. – Тармак үсеше яңа техно­логияләр белән бәйле. Киләчәктә нәтиҗәле эшләү, чимал чыганаклары турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. Мәгъ­лү­матлаштыруга да игътибар бүлү мөһим. Бу юнәлештә эш бара. Шул ук вакытта, җәлеп ителмәгән резервлар, мөм­кин­лекләр байтак. Яңа технологияләр нефть һәм газ запасларын ачыклауда, табигый байлыкларны чыгару һәм эшкәртү процессында да нәтиҗәле файдаланыла ала. Гомумән, бүген тармак заман белән бергә атлый. Бер үк вакытта, үзебезнең эшләнмәләрне гамәлдә куллану турында да уйланырга тиешбез. Мәсьәлә катлаулы. Киртәләр булса да, базарда үзебезнең технологияләр күбәйсен, эшкә үзебезнең белгечләр җәлеп ителсен өчен көч салырга кирәк. Форум эшлекле шартларда, нәтиҗәле үтсен.

Чарада ил төбәкләреннән, чит илләрдән нефть һәм газ тармагы белән бәйле компанияләр катнашты. Дәрәҗәле кунаклар, уфалылар заманның алдынгы технологияләре, җиһазлары белән якыннан таныша алды. Күргәзмәләр комплексының эче дә, каршындагы мәйдан да шаулап торды. Кытайның Ляонин провинциясе “Хайчэн Нефтемаш” корпорациясенең “Ляонин WOLF Нефтемаш” җәмгыяте күргәзмәсе дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

– Халыкара күргәзмәдә эшлекле килешүләр төзү, тәҗрибә уртаклашу өчен бөтен шартлар да тудырылган, – диде корпорация вәкиле Хо Ваньлун. – Башкортстанга күптөрле технологияләр тәкъдим итәргә килдек. Шул ук вакытта, биредәге җитештерүчеләрнең эшләнмәләре белән кызыксынабыз.

Уфа копрессор заводы – нефть һәм газ сәнәгате өчен мөһим җиһазлар, технологияләр җитештерүче предприятиеләрнең берсе. Алар бу юлы да игътибар үзәгендә булды.

– Югары дәрәҗәдә оештырылган чарада һәрвакыт катнашып, канәгать калабыз, – диде заводның сату бүлеге җитәкчесе Артем Голышев. – Күргәзмә үсәргә, завод белән хезмәттәшлек итүчеләрне арттырырга ярдәм итә.
Форумда эшлекле очрашулар үтә, килешүләр төзелә.
Читайте нас: