— Эльвира Рәшитовна, Сез җитәкләгән Үзәк, нигездә, халыкның мәшгульлеге мәсьәләсен хәл итү, эшсезләрнең башка урыннарга күченеп булса да эшле булуына ярдәмләшү, хезмәт базарына кагылышлы мәгълүматны халыкка җиткерү белән шөгыльләнә. Бүген, эшсезлек күренеше гадәтигә әверелгән заманда, бу социаль киеренкелекне киметүдә тагын ниләр эшләнә?
— Сез әле санап үткән бурыч-максатлардан тыш, безнең Үзәк вакансияләр базасын даими тулыландырып торуны, яшь белгечләрнең стажировка үтүен, һөнәри укытуны, бүген базар таләп иткән яңа һөнәрләр үзләштерүне, эшчеләрнең квалификациясен күтәрүне, тагын да башка мәсьәләләрне хәл итүне тормышка ашыра. Әлбәттә, боларга ирешү җиңел түгел һәм без хезмәттәшләрем белән моның төрле юлларын табарга тырышабыз. Шул ук вакансияләр базасын булдыруны гына алсак та, республика күләмендә мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен без эш бирүчеләр белән аңлату эшләре алып барабыз, даими рәвештә “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәбез, авылларга чыгабыз. Эш бирүчеләргә килгәндә, алар хәзер безнең Үзәккә мондый мәгълүматны үзләре вакытында тапшырырга бурычлы. Ләкин “тиеш” дип кенә утырсак, нәтиҗә дә булмас иде. Бу эштә безгә, әлеге мәсьәләнең бөтен мөһимлеген яхшы аңлап, район хакимияте, аның җитәкчесе Илдар Гарифуллин шәхсән ярдәм итеп тора. Шуларның нәтиҗәсе буларак, былтыр без өч тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәрдек.
— Сез миңа биргән мәгълүматтан күренгәнчә, әле районның вакансияләр базасында 105 эш урыны бар, шул ук вакытта 129 кеше эшсез булып теркәлгән. Нигә соң әлеге вакансияләрне биләргә ашкынып бармыйлар: һөнәрләре туры килмиме, әллә инде аларны хезмәт хаклары канәгатьләндермиме?
– Бу сәбәпләрнең икенчесе хакында әле сүз дә йөрми. Иң беренче чиратта, әйткәнегезчә, тәкъдим ителгән эш урыннарының эшсезләрнең һөнәренә туры килмәү. Аннары, даими эше булмаганнарның күпчелеген, якынча 70 процентын, хатын-кызлар тәшкил итә. Аларның авыл җирендә яшәвен, ә тәкъдим ителгән эш урыннарының башка авылларда һәм район үзәгендә булуын исәпкә алсак, анда барып-кайтып йөрү мөмкинлеге булмавы аңлашыладыр.
— Һөнәрләре туры килми, дигәннән. Эльвира Рәшитовна, эшсезләрнең 6 проценты гына пенсия алды яшендәгеләр, аларның инде буыннары каткан, яңа һөнәргә өйрәтеп булмый, ди-гәнрәк фикер йөрткән очракта, 43 проценты – 18-29 яшьтәгеләр. Алар, миңа үз һөнәрем буенча эш давай, дип ятамы, әллә инде яңа һөнәрләрне теләп үзләштерәме? Гомумән, район оешмалары бүген нинди белгечләргә кытлык кичерә?
— Былтыр безнең Үзәк юлламасы белән 24 кеше өстәмә һөнәри белем алуга җибәрелде, еллык планны бу юнәлештә тулысынча үтәдек. Билгеле булуынча, район үзәгендә һөнәрчелек-техник белем бирү уку йорты – лицей эшли. Үткән елдан башлап анда, авыл хуҗалыгы белгечлекләреннән тыш, сатучы, пешекче, пекарь, ә быелдан килешү буенча урман сәнәгате белгечләре әзерләнә башлады. Район җирлегендә укыту мөмкинлеге булмаганнарны Бөре, Уфа шәһәрләренә җибәрәбез. Гомумән алганда, вакансияләр базасындагы мәгълүматка ярашлы, моңа кадәр без бухгалтер, кадрлар буенча инспектор, секретарь-эш башкаручы, парикмахер, пешекче, персонал буенча менеджер, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, электромонтер, слесарь-электрик белгечлекләре буенча укыттык, декретта утыручы ике хатын фельдшер һәм укытучылар әзерләүче программалар буенча белемнәрен камилләштерде.
— Сез җитәкләгән Үзәкнең психологик ярдәм дә күрсәтүе аңлашылып бетми, бу сезнең турыдан-туры бурычыгыз түгелдер бит?
— Без югарыдан кушканны гына эшләргә күнекмәгән, гәрчә бу сүзләр бераз пафослы яңгыраса да. Район хакимияте башлыгы Илдар Вил улы әйтүенчә, һәркем үз эш урынында эшчәнлекнең яңа төрләрен, яңа мөмкинлекләрен эзләргә, табарга, гамәлгә ашырырга тиеш, чөнки бүген заман икенче, ул һәркемнән яңача фикерләү, урысча әйтсәк, инициатива күрсәтүне таләп итә. Былтыр безнең Үзәк белгечләре 353 кешегә психологик ярдәм, һөнәри юнәлеш бирү һәм социаль күнектерү буенча хезмәтләр күрсәтте. Эшсезләрне хезмәт базарында социаль күнектерү эше аерым да, төркемләп тә оештырылды. Бу юнәлештә үткәрелгән семинарлар һәм тренинглар нәтиҗәсендә эшсезләр эш эзләү юлларын һәм ысулларын үзләштерә, без аларны эш бирүче белән әңгәмә вакытында, яңа коллективта эш башлап җибәргән чорда үз-үзен ничек тотарга өйрәтәбез, чөнки яшьләребезне бу нәрсәләргә беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр.
— Әле Сез, Эльвира ханым, һөнәри юнәлеш бирүне дә телгә алдыгыз. Ялгышмасам, сүз мәктәп укучыларына шундый юнәлеш бирү буенча эшчәнлек турында бара. Хәзер инде бу эш тә Мәшгульлек үзәгенә йөкләтелдемени?
— Югарыда әйтеп үткәнемчә, бу да безнең яңа башлангыч, яңа проект. Мин үзем электән дә мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү эшен алар 11нче сыйныфка җиткәч түгел, ә күпкә иртәрәк башлау яклы идем. Шуңа да моны без 7нче сыйныфтан ук башларга булдык һәм дөрес эшлибездер дип уйлыйм. Урта мәктәп тәмамлау яшенә җитеп тә, киләчәктә кем булырга телисең, дигән сорауга җавап бирә алмыйча, җилкә сикертеп кенә куйган балаларны күп күргәнем бар. Шуңа ул бу сорау, һөнәр турында иртәрәк уйлана башларга, төрле һөнәрләр белән якыннан таныша торырга тиеш. Безнең үзебезнең автобус бар, шуның белән, төрле белгечләр алып, авыл мәктәпләренә барабыз, сыйныф сәгатьләре үткәрәбез, ата-аналар җыелышында катнашабыз, ачык ишекләр көннәре оештырабыз. Алай гына түгел, укучыларны төрле предприятие һәм учреждениеләргә алып барабыз, эш урыннары, һөнәр үзенчәлекләре белән якыннан таныштырабыз. Балаларда нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аннары, ул предприятие һәм оешма җитәкчеләре үзләре дә яшь алмаш әзерләүгә кызыксыну белдерергә тиеш бит.
— Белдерәләрме соң?
— Белдерәләр. Башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортларын тәмамлаган белгечләрне предприятиеләрдә стажировка үткәрү буенча безнең тарафтан актив эш алып барыла. Мәсәлән, соңгы ике елда Э. Сәетгалин һәм Э. Акузин шәхси предприятиеләрендә, “Земкадастр” һәм “Архитектура-Караидел” җәмгыятьләрендә сигез кеше стажировка үтсә, шуларның өчесе аларда соңыннан даими эшкә урнашты.
— Белүемчә, соңгы елларда Караидел районы үзәгендә дә, авылларда да шәхси предприятиеләр ачыла, аларда эш урыннары булдыруга хакимият җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Бу сезнең эшчәнлеккә дә уңай йогынты ясый, эшсезләр эшле-ашлы була. Шундый предприятиеләрдән кайсыларын уңай яктан телгә алыр идегез?
— Әйе, район җирлегендә яңа предприятиеләр ачылу барыбыз өчен дә шатлыклы күренеш. Аларның уңышлы эшләп китүе, яңа эш урыннары булдырылу исә икеләтә сөенеч. Былтыр, мәсәлән, “УфаЛесПром” җәмгыятендә җитештерү куәтләре арту сәбәпле, яңа эш урыннары булдырылды һәм анда бүген 53 кеше эшли. Янбәк авылында өстәмә агач хәзерләү участогы ачылгач, янә 8 кеше эшле булды. Ш. Карамовның ярма цехында, “Техноспецсервис”, “ЮрюзаньЛес” һәм “Азатлык” җәмгыятьләрендә, Фәнил Юнысовның Шамрат авылындагы “Альфа” туристик базасында һәм Николай Порядинның арболит блоклар җитештерү цехында да эшче куллар таләп ителү шатландыра.
Шунысы да мәгълүм булсын: яңа эш урыннары ачылу белән кызыксынучылар, безнең Үзәккә килеп, бинабызда урнаштырылган мәгълүмат киоскысыннан да белешмәләр алала.
Гомумән, “Башкортстан Республикасында хезмәт базарын көйләү һәм халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү” һәм Хөкүмәт карары белән расланган “2013-18 елларда Башкортстан Республикасы халкының мәшгульлегенә ярдәм” программаларын гамәлгә ашыра барып, безнең Мәшгульлек үзәге үзенә йөкләтелгән бурычларны үтәп, киләчәккә яңа максатлар куеп эшли.
— Бай эчтәлекле әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт, Эльвира Рәшитовна! Чын-чыннан район халкы мәнфәгатьләрен хәстәрләп эшләүче коллективыгызга уңышлар телибез!
— Үзегезгә дә рәхмәт!