Тарихи белешмә. Өлкән буын хәтерли торгандыр, Советлар Союзында кибетләрдә ит һәм ит ризыклары бик өелеп ятмады. Аның каравы, халыкның йортындагы суыткычлары һәрчак тулы булды. Ышанмыйсызмы? Рәсми чыганаклар раславынча, узган гасырның 90нчы елларында илдә җан башына ит куллану медицина нормаларында билгеләнгән 85 килограмм урынына — 75 , ә балык куллану 22 килограмм урынына 24-27 килограмм тәшкил итте. Чагыштыру өчен: хәзер Русия Федерациясендә бу күрсәткечләр 68 һәм 7 килограмм.Илдә ит җитештерүне кискен арттыру максатында 1971 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының “Сәнәгать нигезендә илдә кошчылык тармагын тагын да үстерү турында” берлектәге карары кабул ителә. Аның нигезендә Башкортстанда үрдәк фабрикасы төзү планлаштырыла. Республика җитәкчелеге күркә фабрикасы төзү турында тәкъдим кертә, ләкин ул “югарыда” хуплау тапмый.
Үрдәк фабрикасын Благовар районында төзергә булалар. Генераль подрядчы итеп СССР Сәнәгать төзелеше министрлыгы карамагындагы 3нче трестның билгеләнүе бу эшкә ни дәрәҗәдә җитди игътибар бирелүен дәлилли. Чөнки республикада мондый төр төзелешләр алып баруга тәгаенләнгән “Башсельстрой” трестының мөмкинлекләре бик чикле була.
1974 елның көзендә төзелеш башлана. Ул партия өлкә комитетының көндәлек контролендә тора һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, 1976 ел ахырына фабриканың елга 300 мең үрдәк бәбкәсе үстерүгә исәпләнгән беренче чираты файдалануга тапшырыла.
1977 елда фабрика эшли башлый. Ләкин махсус әзерлекле кадрлар булмау үзен нык сиздерә. Нәтиҗәдә, ел ахырына планлаштырылган 400 тонна урынына нибары 42 тонна ит җитештерелә.
1978 елда исә елга 1 миллион үрдәк бәбкәсе үстерүгә исәпләнгән фабрика тулысынча файдалануга тапшырыла. Ләкин эштә бертөрле дә алга китеш булмый. Мәсәлән, 1979 елда инкубаторга салынган һәр 100 йомыркадан нормадагы 65 урынына нибары 48 үрдәк бәбкәсе чыгарыла.
Шундый шартларда 1980 елның октябрендә фабрика директоры вазыйфасына “Туймазы” кошчылык фабрикасында баш зоотехник булып эшләгән Таһир Сәетбатталовны тәгаенлиләр.
— Таһир Фәйзрахманович, Илья Ульяновның китабында билгеләнгәнчә, Сез директор булып эшли башлаганнан алып 2-3 ай үтүгә фабрикада зур үзгәрешләр була. Сезгә кадәр эшләгән ике директор өч ел дәвамында хәл итә алмаган мәсьәләләрне шундый кыска вакыт эчендә ничек җайга сала алдыгыз?— Мине директор вазыйфасына тәкъдим иткәндә фабрикадагы барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне һәм белгечләрне чакырып зур җыелыш үткәрдек. “Птицепром” җитәкчелеге минем эшемә комачауламаска вәгъдә бирде. Мин исә, үз чиратымда, белгечләргә һәм урта буын җитәкчеләренә барлык мәсьәләләрне үзаллы хәл итү мөмкинлеге бирдем. Ә өстәгеләрдән исә безгә катнашазыкны Кандра элеваторыннан түгел, ә Дәүләкән икмәк ризыклары комбинатыннан бүлүне сорадым. Чөнки Кандрада җитештерелгән катнашазыкның сыйфаты безнең таләпләргә тулысынча җавап бирми иде.
Тулы үзаллылык бирелгәч, белгечләрнең һәм урта буын җитәкчеләрнең йөкләтелгән эш өчен җаваплылыгы күтәрелде. Чөнки аларның үз эшендәге җитешсезлекләрне кемгәдер аудару, шуның белән җаваплылыктан котылу мөмкинлеге калмады. Күпчелек, әлбәттә, мөстәкыйльлекне зур ышаныч күрсәтү буларак кабул итте.
Кеше психологиясе шундый бит: ышаныч күрсәтсәләр, ул аны ничек тә акларга тырыша. Менә шулай коллективта үзара ышаныч, бер-береңнең хезмәтен ихтирам итү кебек күркәм мөнәсәбәтләр урнашты.
Бу уңайдан бер мисал китерәсем килә. Благовар фабрикасына директор булып тәгаенләнгәннән соң Туймазы районында партия учетыннан төшәргә бардым. Беренче секретарь бик таләпчән кеше иде. Әйтми киткәнем өчен ачуланыр инде, дип, кабинетына шикләнеп кенә кердем. Ә ул берни булмагандай: “Халыкны рәнҗетмә, безнең халык бик әйбәт ул”, — дип, эшемдә уңышлар теләп озатты.
Моның шулай булуына эшчәнлек дәверендә күп тапкырлар ышандым һәм нинди генә дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфа башкарсам да беренче секретарьның “халыкны рәнҗетмә” дигәнен һәрвакыт хәтердә тоттым.
Гомумән, тормышымда яхшы кешеләр һәр адымда диярлек очрап торды. Аларның әйткәннәреннән дөрес нәтиҗә ясап, тормышта куллана белергә генә кирәк. Мәсәлән, республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Әхмәт Әминовның “Һәр кешенең үз түшәме була” дигән фикерен күңел түремә салып куйдым.
Коллективтагы уңай үзгәрешләр хезмәт күрсәткечләрендә дә чагылыш тапты. Беренче елда ук үрдәк бәбкәләренең сакланышын 90 процентка җиткердек. Ә мин эшкә башлаганда бу күрсәткеч 78 процент иде. Димәк, инкубаторда чыгырылган һәр 100 үрдәк бәбкәсенең 22се үлгән...
1980 елның дүртенче кварталында 5700 центнер үрдәк ите җитештереп, фабрика тарихында беренче тапкыр планны 400 центнерга арттырып үтәдек.
1981 ел йомгаклары буенча исә фабрика РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагына лаек булды.
Ләкин һәрнәрсәнең чиге булган кебек, фабриканың продукция җитештерүне арттыру мөмкинлекләре дә чиксез түгеллеген аңлый идем. Партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Абрар Садретдинов Белоруссиядә симертүдәге үрдәкләрдән югары артым алулары турында сөйләде. Бу фикер токымчылык белән шөгыльләнә башлауга этәргеч булды.
Ул елларда Советлар Союзында иң алдынгы булып Казахстанның Кустанай өлкәсендә урнашкан “Комсомольская” үрдәк фабрикасы исәпләнә иде. Бер үк шартларда диярлек эшләсәк тә, 55 көнлек үрдәкнең тере авырлыгы бездә — 2,2 килограммнан артмый, ә аларда — 2,8 килограмм. Ә 500 грамм аерма — ул 500 тонна өстәмә ит дигән сүз.
Озак уйлап тормыйча, 10 банка “Башкорт балы”, ул вакытта Раевка консерва комбинатында балны 700 граммлы тимер банкаларга тутыралар иде, күтәрдем дә Мәскәүгә “Союзптицепром”га юл тоттым. Бу 1985 елның декабре иде. Сәфәрем уңышлы булды — “Комсомольская” фабрикасыннан 200 мең данә йомырка алуга наряд бирделәр.
“Комсомольская” фабрикасы Советлар Союзында бердәнбер булган Казахстан үрдәк үрчетү тәҗрибә станциясе белән берлектә эшли икән. Тәҗрибә станциясе галимнәре Николай Егоров, Олег Едыганов, Кадерҗан Молдожанов белән тыгыз хезмәттәшлек безнең фабрикада да хезмәт нәтиҗәләрен яхшыртуга зур этәргеч булды.
Алгарак китеп шуны да әйтим, Советлар Союзы таркалгач, Казахстандагы тәҗрибә станциясен финанслау туктатылды һәм зур йөк машинасында барып, андагы токымчылык эше буенча тупланган барлык материалларны төяп үзебезгә алып кайттым. Шушы җирлектә безнең фабрикада яңа токымлы үрдәкләр үрчетү буенча гаять күләмле эш башкарылды.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары һәм авыл хуҗалыгы министры Виктор Хлыстун Башкортстанга эш сәфәре вакытында фабрикада булып, безнең эшне “тоташ Русиянең гомум байлыгы” дип бәяләде. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1995 елның ноябрендә фабрикага “Благовар” дәүләт токымлы кошчылык заводы дигән исем бирелде.
Җитәкченең бурычы, минемчә, белгечләрнең талантын ачуда ярдәм итү, аларны үзаллы эшләргә өйрәтү, иҗади хезмәткә дәртләндерү. Эшлекле коллектив туплау өчен болар бик мөһим.
Белгеч һәм җитәкче булып формалашуымда миңа Туймазы кошчылык фабрикасы директоры булып эшләгән Мәсгуть Сакаев, Илья Ульянов, зоотехник Гаян Арсланов һәм башка күпләрнең ярдәме зур булды. Аларны остазларым дип исәплим.
Белешмә. Тагын ике елдан Таһир Сәетбатталовны “Башкирскптицепром” берләшмәсенең генеральный директоры вазыйфасына үрләтәләр. 1998 елда берләшмә “Башхлебоптицепром” дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиесе дип үзгәртеп корыла һәм Таһир Фәйзерахманович генеральный директорның беренче урынбасары итеп раслана.
2000-04 елларда Таһир Сәетбатталов “Башкортстан” кошчылык фабрикасын җитәкли. Анда ул каз үрчетү тармагын тергезә, аның җитәкчелегендә яңа токымлы казлар чыгару буенча гыйльми эш башлана. Биредә тупланган бай материал соңыннан “Благовар” дәүләт токымлы кошчылык заводына тапшырыла. Нәтиҗәдә, анда Русиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә тиңе булмаган гыйльми-җитештерү комплексы барлыкка килә. Бүгенге көндә анда үрдәк һәм казлар селекциясе буенча күләмле эш башкарыла, фәнни ачышлар ясала.
— Таһир Фәйзрахманович, аякка баса алмыйча җәфаланучы фабриканы кыска вакыт эчендә алдынгылар сафына чыгару һәм шушы җирлектә чын мәгънәсендә гыйльми мәктәп — су кошлары буенча селекция үзәге оештыру... Могҗизамы бу, тырышлык нәтиҗәсендә максатка ирешүме?— Табигатьтә могҗизалар булмый, дигәнгә мин ныклы ышанам. Димәк, тырышлык нәтиҗәсе. Ә ул гамәлдә кечкенәдән бирелгән тәрбиядән киләдер, дип уйлыйм. 1950 елда Федоровка районының Динес авылында туганмын. Гаиләдә иң өлкән бала идем. Дүрт сеңлемә абый булып үстем. Шуңа йорттагы ирләр эше күпчелек минем иңнәремә төште. Әтием Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Шулай булса да өйдә пенсия китергәннәрен көтеп утырмады — районның финанс бүлегендә, аннары Дәүләт страхованиесе системасында эшләде. Авылдан-авылга атка утырып йөри иде. Әти кайткач, атны тугару, су эчереп, ашарга салу бәләкәйдән үк минем җаваплылыкта булды. Биш яшьлек вакытымда атны чишмә буена сугарырга алып төштем. Ул нәрсәдәндер өркеп читкә сикерде һәм мин аның сыртыннан очып төшкәнемне генә хәтерлим. Башым җирдә яткан ташка бәрелеп, аңымны югалтканмын. Ярый әле әни күреп калган, тиз генә күтәреп өйгә алып кайткан һәм беренче ярдәм күрсәткәннәр. Маңгаемдагы җөй бу хакта әле дә хәтерләтеп тора.
Безнең Фрунзе исемендәге колхоз һәр эштә районда алдынгылар сафында барды. Аның рәисе Гадрәфыйк абзый Йосыповны халык бик ихтирам итә иде. Тугызынчы сыйныфта укыганда, үскәч, аның кебек абруйлы җитәкче булырга карар иттем.
Урта мәктәп тәмамлагач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Зоотехник һөнәрен сайлавыма ат, ихатадагы мал арасында үсүем этәргеч булгандыр.
Институттагы укытучыларыма рәхмәт, киләчәктә мине үзләре кебек мөгаллим яки галим итеп күрергә теләгәннәрдер, күрәсең. Эшкә Миловкадагы тәҗрибә хуҗалыгына тәгаенләделәр. Ел ярым токымчылык буенча зоотехник булып эшләгәннән соң, тәҗрибә хуҗалыгына партия райкомының икенче секретаре Рафыйк Әюпов килде. Ул миңа “Октябрь” колхозына баш зоотехник яки комсомол райкомына беренче секретарь булып барырга тәкъдим итте. Икесеннән дә баш тарттым һәм: “Мине фермага бригадир итеп җибәрегез!”— дидем. Икенче көнне үк мине фермага эшкә күчерделәр. Анда яңадан ел ярым — “Туймазы” кошчылык фабрикасына киткәнче эшләдем.
— Сез бүген — республикада киң билгеле җитәкче һәм галим. Тормышта уңышка ирешү өчен иң беренче нинди шарт мотлак дип уйлыйсыз?— Тыл ныклыгы, ягъни гаиләнең ышанычлы булуы, сине аңлаулары. Бу җәһәттән хатыным — Лида Минһаҗетдин кызыннан уңдым, дип авыз тутырып әйтә алам. Ул — Бүздәк районы кызы. Институтта укыганда өйләнештек. Ул икътисад факультетын миннән өч ел соңрак тәмамлады. Гаиләбездә татулык, бер-беребезне хөрмәтләү булгач, балаларыбызга — ике улыбызга һәм кызыбызга төпле тәрбия бирә алдык, дип уйлыйм. Аллага шөкер, өчесе дә тормышта үз урыннарын тапты. Бүген аларның һәм өч оныгыбызның уңышларына куанып яшибез.
Хәер, үзем дә начар кияү булмаганмындыр, дип уйлыйм. Хатынымның әнисе олыгайган көнендә 9 ел безнең гаиләдә яшәде. Эштән кайтканымны көткән, диярсең, минем кулларымда җан бирде. Урыны оҗмахта булсын.
Белешмә. Кошчылык тармагындагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә гыйльми караш, фән казанышларын җитештерү тармагына кертүгә кыю омтылыш Таһир Сәетбатталовка 1994 елда кандидатлык диссертациясе яклауга нигез була. Яңа токымлы үрдәкләр чыгару тәҗрибәсенә нигезләнеп, 1998 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Таһир Файзрахманович 138 гыйльми хезмәт, шул исәптән 2 монография авторы. Фәнне үстерүгә керткән өлеше 14 патент һәм 10 авторлык таныклыгы белән билгеләнгән. Аның җитәкчелегендә 2 фән кандидаты әзерләнгән.
Таһир Сәетбатталов — кошчылык буенча Бөтендөнья гыйльми берләшмәсе, Башкортстан дәүләт аграр университетының диссертация советы әгъзасы, профессор, Башкортстан кошчылары берлегенең директорлар советы рәисе.
Таһир Сәетбатталов — “Хезмәттәге батырлык өчен” медале һәм Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, ике тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнгән һәм өч тапкыр Русия Күргәзмәләр үзәгенең лауреаты исеменә лаек булган, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Минин һәм Пожарский исемендәге “Лаеклы гражданинга — рәхмәтле Русиядән” дигән милли премия лауреаты.
— Таһир Фәйзрахманович, Сезнең соңгы елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексында эшләвегез мәгълүм. Комплекс хакында матбугатта да, радио-телевидениедә дә мәгълүмат юк диярлек. Халык “Күркә комплексы” дип атаган предприятиенең эше белән таныштырып үтсәгез иде.— Кыскача гына шуны әйтә алам, комплекс үсеш юлында. Елга 30 мең тонна күркә ите җитештерү максаты тормышка ашырылды. Әле комплексны киңәйтү буенча гаять колачлы эш бара.
— Кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә уңышлар телибез.— Рәхмәт.
Әңгәмәне Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты
Рим ӘХМӘТОВ оештырды.