+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2016, 02:00

Кама өстендә кыңгырау чыңы яңгырады

Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында үткән Изге Никола бәйрәме чын-чыннан Дуслык тантанасына әверелде.Менә Арлан авылы марилары белән Үзәк Африканың Бурунди республикасыннан килгән Мариен җитәкләшеп бии, аларга татарлар, урыслар, башкортлар, кытайлар, удмуртлар кушыла. Бу бәйрәм Җир йөзендә тынычлыктан, дуслыктан да мөһимрәк нәрсә юклыгын тагын бер кат хәтергә төшерде.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Аксаков фонды, “Башкортстан урыслары соборы” төбәкара җәмәгать оешмасы башкарма комитеты, Краснокама районы хакимияте оештырган бәйрәм — Башкортстанда үткән иң чагу чара­ларның берседер. Бирегә республиканың төрле районнарыннан, илебез тө­бәк­ләреннән иҗат коллективлары, осталар, кыңгырау кагучылар килә. Менә Суздаль кәсеп­челәре төрле уенчыклар белән сату итә, арырак Краснокама районының Яңа Нугай авылыннан Алина Аетова үзенең укучыларының кул эшләре күргәзмәсен оештырган. Якында гына Яңа Кабан авылыннан Гөлнара Шөгае­пованың өс­тәле. Ниләр генә юк: чигеп, бәйләп эшләнгән бизәкләр, кием-салым, бәйләм зонтка кадәр бар! Агачтан бизәп, сырлап эшләнгән, тал чыбыгыннан үрелгән, йоннан, сәйләннән, ташлардан картиналар — осталар аллеясен узганда Краснокама халкының никадәр уңган, сәләтле, тырыш булуына тагын бер кат инанасың.

— Районда рухи бер­дәмлек, туган төбәк тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш, төрле милләт халыкларына хөрмәт тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Бу уңайдан төрле чаралар, бәйгеләр, фестивальләр, милли бәйрәмнәр оештырыла. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, районда 300дән артык иҗат коллективы бар. Алар төрле телләрдә җырлый, тамашалар сәхнәләштерә. Күптән түгел район Мәдәният сараеның “Фантазия” халык бию ансамбле Ижевск шәһәрендә үткән “Зарни Пилем” (“Алтын күк”) Бөтенрусия конкурс-фестива­лендә Гран-при яулады. Арлан авылының “Аллегро” бию ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Достижение” халыкара конкурсында икенче урынга чыкты. Район Мәдәният сараеның “Элегия” халык вокал ансамбле Благовещен шәһәрендә үткән классик музыка башкаручыларының “Браво” республика бәйгесендә лауреат исемен яулады.

Быел без Изге Никола гыйбадәтханәсенең 200 еллыгын билгелибез. Әлеге изге йорт Изге Николай истәлегенә төзелгән, ул — Уфа епар­хиясендә иң зур чиркәү, аның кыңгыраулар урнашкан манарасы — Урал төбәгендә иң биеге. Гасырлар дәвамында ул Кама буен ямьләп тора, — диде район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин.

Рәзиф Мөхәммәтнур улы гыйбадәтханәне тергезүгә зур көч салган республика җитәкчелегенә, меценат Валерий Тетеревка, протоиерей Алексей Тихоновка, шулай ук бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кама буе гөр килде, кайдадыр җыр-бию яңгырады, кайдадыр балалар уеннары оештырылды, өлкәннәр туп сук­ты, кул көрәштерде, урыс лаптасы уйнады. Милли тирмәләр, йортлар тирәсендә казаннарда аш кайнады, самавырлар гөжләде.

Тамаша кылырга килгән халык, көннең матурлыгына сөенеп республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәр­ләреннән, Удмурт республикасыннан, Татарстаннан, Пермь краеннан килгән артистларның концертын карады. Африкалы Мариен әлеге бәйрәмнән бик канәгать булуын белдерде.

— Русия — уникаль ил, монда күп милләтләр яши, аларның бердәм, дус булуы сокландыра. Бүгенге бәйрәмдә милли киемнәргә, осталарның эшләренә сокланып йөрдем. Халык чын күңелдән бәйрәм итә, барысы да биюгә төшә, җырлар бик матур! Мин бу төбәккә гашыйк булып китәм, — ди ул. Аңа Кытайдан килгән Жун кушыла. Кыз Уфа дәүләт нефть техник университетында укый икән, Изге Никола бәйрәме аңа да бик ошаган, киләсе елга да, бирегә әйләнеп кайту теләген белдерде ул.

Менә шулай итеп Изге Никола 12нче тапкыр тарих сөючеләрне, рухи мирасны, милли мәдәниятне кадерләп саклаучыларны бергә җыйды.

Бәйрәмдә Башкортстан Башлыгы Хаки­миятенең милли сәясәтне тормышка ашыру бүлеге мөдире урынбасары Илшат Ханов, Беларусь Республикасының Русиядәге илчелегенең Уфадагы бүлеге җитәкчесе Денис Тимохин, республиканың мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, “Башкортстан урыслары соборы” җәмәгать оешмасы башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев, Изге Никола храмы вәкиле Алексей атакай, якын-тирә шәһәр-районнар башлыклары катнашты. Бәйрәм, һәрвакыттагыча, Кама буен яңгыратты һәм төрле төбәкләрдән килгән кыңгырау кагучылар чыгышы белән тәмамланды.
Читайте нас: