+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2016, 02:00

Сабантуйлар парады башлана

Быел тантаналар республикада өч атна дәвамында барачак.Республикада иң күңелле милли бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуйлар парады старт ала. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “2016 елда “Сабантуй” халык бәйрәмен үткәрү турында” Указга кул куйды.

Аңа ярашлы, тәүгеләрдән булып язгы басу эшләре тәмамлануны бүген Әлшәй, Зианчура, Күгәрчен район­нарында һәм Салават шәһәрендә бәйрәм итәчәкләр. Киләсе шимбәдә, 4 июньдә, исә Сабантуй бәйрәмнәре Әбҗәлил, Архангель, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Благовар, Бөрҗән, Гафури, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Зилаер, Иглин, Илеш, Ишембай, Караидел, Кыйгы, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Шаран — җәмгысы 34 районда үтәчәк. 5 июньдә Бөре районында басу батырларын хөрмәтләячәкләр. Төгәл бер атнадан, 11 июньдә Сабантуй тантаналары Бәләбәй, Балакатай, Благовещен, Бүздәк, Борай, Дуван, Калтасы, Кырмыскалы, Краснокама, Нуриман, Чишмә, Яңавыл район­нарында һәм Агыйдел шәһәрендә, 12 июньдә Баймак, Белорет район­нарында һәм Уфа шәһәрендә оештырылачак. Иң соңгылардан булып исә Сабантуй 18 июньдә Мишкә һәм Салават районнарында үтәчәк.

Указга ярашлы, республика Хөкүмәтенә муниципалитетлар ха­кимиятләре белән берлектә халык бәйрәмен оештыру йөкләтелгән. Җәмәгать тәртибе, янгын һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге, медицина тәэминаты һәм хезмәтләндерүе өчен тиешле министрлыклар һәм ведомстволар җавап тотачак.

Без дә чын-чыннан халык бәйрәме булган Сабантуй тантаналары һәркем өчен шатлыклы мизгелләр белән генә билгеләнсен, хәвеф-хәтәрсез үтсен дигән изге теләктә калабыз! Хәерле сәгатьтә!
Читайте нас: