Борай районы вәкилләре башкорт халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырды. Монда килүчеләр чәкчәк, бал һәм пылаудан авыз итте, истәлекле бүләкләр сатып алды.
Сабантуй программасына, гадәттәгечә, ат ярышы, баганага менү, капчык белән алышу, көрәш кебек уеннар кертелгән иде. Балалар өчен аерым мәйданчыклар эшләде.
– Башкортстан артистлары чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Очрашу барышында урындагы корылтай активистлары белән киңәшмә үткәрдек, – диде Әмир Ишемгулов.
Әйткәндәй, узган шимбәдә, республикада Сабантуй бәйрәме Әлшәй, Зианчура, Күгәрчен районнарында һәм Салават шәһәрендә дә үтте.