+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2016, 02:00

Юллар яңа технология буенча төзеләчәк

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров Сочида үткән “Юл төзелешендә инновацияләр” Халыкара форумында катнашты. Анда заманча технологияләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аларны эшкә кушу вакытын киметү мәсьәләләре тикшерелде.

Пленар утырышлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр кысаларында транспорт инфраструктурасы үсешендә инновацион технологияләр роле, аларны импортны алмаштыруны инструмент буларак куллану, юл хуҗалыгы объектларын проектлауда, төзүдә һәм файдалануга тапшыруда инновацион техник ысулларны куллану механизмнарын үстерү һәм аларны камилләштерү, юл төзелеше өлкәсендә халыкара һәм Русия тенденцияләренә бәйле өстенлекле мәсьәләләр тикшерелде.

– Русия Президенты Владимир Путинның автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү күләмен ике тапкыр арттыру буенча йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда, инновацион технологияләрне кулланып, 320 чакрым юл төзеләчәк, – диде Ильяс Мөниров.
Читайте нас: