+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2016, 02:00

Бу егетләр сыйфатсыз төземәс!

Республикада юл тармагының иң оста хезмәткәрләре ачыкланды.Бу көннәрдә республикада һәм башкалабыз Уфада һөнәре буенча иң яхшыларны ачыклау буенча конкурслар үтә. Башкортстан Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, “Иң яхшы фрезерлаучы”, “Иң яхшы тимер кыручы”, “Иң яхшы эретеп ябыштыручы”, “Иң яхшы агач аударучы”, “Иң яхшы штукатур”, “Малларны ясалма орлыкландыруның иң яхшы операторы” һәм башка тармак алдынгылары ачыклана. Әйтергә кирәк, конкурсларның кайберләре үтеп, җиңүчеләр ачыкланды да инде.

Мәсәлән, Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе оештырган “Иң яхшы тимер кыручы”ны ачыклау буенча конкурста Уфа, Күмертау, Туймазы, Октябрьский, Благовещен шәһәрләре предприя­тиеләре белгечләре һөнәри осталыгын күрсәтте. Беренче этапта алар сызым буенча детальләр әзерләде, икенче этапта һөнәре буенча белемнәре тикшерелде.

Ярыш йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде. Беренче урынны – Константин Ширяев (“Гидравлика” предприятиесе), икенче урынны – Ирек Сәхәветдинов (“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте), өченче урынны Юрий Койков (“Уфа приборлар төзү производство берләш­мәсе”) яуладылар.

Җиңүче агымдагы елда Тула шәһәрендә үтәчәк “Иң яхшы тимер кыручы” но­минациясендә “Иң яхшы һөнәр иясе” Бөтенрусия конкурсының федераль этабында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.

Узган атнада исә республикада беренче тапкыр Русиянең юл төзелеше тармагы хезмәткәрләре арасында Һөнәри осталык чемпиона­тының төбәк этабы үтте. Ул юлчы һөнәренең абруен күтәрү һәм тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү максатында Федераль юл агентлыгы баш­лангычы белән үткәрелде. Чемпионатның төбәк этабын Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль юлы идарәсе М-5 “Урал” федераль трассасының Бүздәк районындагы 1366нчы чакрымында бүген колачлы төзелеш һәм реконструкция эшләре барган участокта оештырды. Чарада Федераль юл агентлыгының Автомобиль юлларын төзү һәм файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Брюхов, Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль юлы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Федотов, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илгиз Бикмө­хәммәтов, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Радик Хаҗиев, башка җитәкчеләр катнашты.

Бәйгечеләр “Иң яхшы үз­бушаткыч водителе”, “Иң яхшы автогрейдер машинисты”, “Иң яхшы экскаватор машинисты”, “Иң яхшы фронталь төягеч машинисты” номинацияләрендә көч сынашты. Җәмгысы конкурста тармакның 8 пред­приятиесеннән 27 эшче катнашты.

Бәйге программасына кил­гәндә исә, ул теоретик һәм гамәли биремнәрне үз эченә алды. Аерым алганда, теоретик өлештә конкурсантлар үз эшчәнлеге өлкәсендә, хезмәт хәвефсезлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест сорауларына җавап бирде. Га­мәли өлештә исә катлаулы техникага идарә итү осталыгында көч сынашты, зур төгәллек һәм осталык таләп итүче опера­цияләрне башкарды.

Берничә сәгать дәвам иткән конкурстан соң, ниһаять, аңа йомгак ясар, җиңү­челәрне билгеләр вакыт та җитте. “Иң яхшы үзбушаткыч водителе” номи­нациясендә беренче урынны “Су-820” җәмгыятеннән Валерий Васильев, ”Иң яхшы автогрейдер машинисты” номина­циясендә “Оренбургремдорстрой” пред­прия­тиесеннән Андрей Пензов, “Иң яхшы экскаватор машинисты” номинациясендә “Ханты-Мансийскдорстрой” җәмгыятеннән Владимир Свидовский һәм “Иң яхшы фронталь төягеч машинисты” номинация­сендә “Дорожник” оешмасыннан Ринат Хәй­руллин яуладылар. Командалар арасында исә “Дортранстрой” җәмгыяте җиңүче булды. Конкурста, шулай ук, “Буыннар эстафетасы” номина­циясендә иң өлкән катнашучы Нурислам Мусин һәм яшь конкурсант Владимир Свидовский бил­геләнделәр.

Бәйгедә тәүге урыннарны яулаучылар “Поволжуправтодор” идарәсе мәйдан­чыгында үтәчәк Чемпионатның икенче этабында Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль юлы идарәсе командасы данын як­лаячак. Безнең егетләргә әлеге мәр­тәбәле бәйгедә дә уңыш елмайсын, дигән теләктә калыйк!

Республикада исә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, әлеге тармакларга яшь­ләрне җәлеп итү максатында оештырылучы бәйге-конкурслар дәвам итә.

Читайте нас: