Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне экологик календарьдагы иң мөһим вакыйга буларак билгеләнә. Әлеге дата 1972 елның 5 июнендә БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан булдырыла. Ни сәбәпле 5 июнь, дигәндә, 1972 елның нәкъ шул көнендә Стокгольмда БМОның әлеге проблемаларга багышланган халыкара конференциясе ачыла. Анда махсус декларация кабул ителә. Әлеге документта дөньяның барлык дәүләтләре дә үз эшчәнлегендә кулланырга тиешле 26 принцип — илләр сәясәтендә әйләнә-тирәне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану юнәлешендәге мотлак үтәлергә тиешле чаралар билгеләнә. Биредә, шулай ук, бүгенге һәм киләчәк буыннар тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм аны даими рәвештә савыктырып торуның кешелек дөньясы алдындагы беренчел бурыч булуы билгеләнә.
2000 елның 5 июнендә БМОның ЮНЕСКО тарафыннан хупланган программасына старт бирелде. Аның девизы “Әйләнә-тирәлек мохитенең меңьеллыгы, эшкә тотыныйк” дип атала. Күп илләрдә бу көн экологлар өчен генә түгел, бөтенхалык бәйрәме дә булып тора. Әйткәндәй, һәр елны әлеге датаны тантаналы шартларда үткәрү өчен бер ил билгеләнә. Чара өчен көн кадагындагы тема, девиз һәм логотип сайлап алына. Соңгы елларда, мәсәлән, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көннәре төче су запасын сакчыл тотыну, көнкүреш калдыкларын урнаштыру, ачлыкка каршы көрәшү, дөнья океаннарының сафлыгы проблемаларына багышланды. Әйткәндәй, рәсми мәгълүматларга караганда, җирдән дөнья океанына көн саен авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать калдыклары составында 5 тоннага (!) кадәр терекөмеш түгелә. Билгеле, тере организм өчен аеруча хәвефле әлеге агулы матдә океан-диңгезләрдәге продуктлылыкны киметә.
БМОның әйләнә-тирә мохитне, экологияне саклау буенча ил хакимнәре алдына куйган бурычлары да планетабызның гомерен озайтуны гына түгел, ә анда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклауга да юнәлтелгән. Экологияне саклау, беренче чиратта, атмосфераны һәм гидросфераны агулы матдәләр белән агулауны киметүгә бәйле.
Ел саен дөньяда җитештерелгән азык-төлекнең 30 проценты югала, яки калдык рәвешендә чыгарып ташлана. Әлеге югалтуны акчага салганда, ул триллион долларга тиң.
Азык-төлекнең әрәм-шәрәм ителүе дә әйләнә-тирә мохиткә зур зыян китерә. Шул ук вакытта, планетада һәр җиденче кешенең берсе йокларга ач килеш ятарга мәҗбүр һәм көн саен биш яшькәчә булган 20 меңнән артык бала ачлыктан үлә.
БМО мәгълүматларына караганда, әгәр кешеләр әйләнә-тирәлеккә саксыз карашын дәвам итсә, җитештерү һәм куллану модельләрен үзгәртмәсә, 2050 елга әлеге вакыттагы кебек яшәү рәвешен дәвам итү өчен кешелеккә бүгенге Җир кебек янә өч планета ресурслары кирәк булачак. Димәк, ашыгыч рәвештә уйланырга гына түгел, тәгаен чаралар күрә башларга вакыт. 2016 елда Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненең төп девизы кыргый табигатьне саклау проблемалары белән бәйле. “Браконьерлыкка һәм сирәк очрый торган җан ияләрен законсыз сатуга каршы көрәшик” дип атала ул.
5 июнь — Русия экологлары көне. Әлеге дата беренче тапкыр 2008 елда үткәрелде. Илебездә яңа һөнәри бәйрәмнең барлыкка килүе табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, аларның проблемаларын хәл итү белән бәйле төрле дәрәҗәдәге учреждение һәм оешмаларның мөһим булуын күрсәтү белән бәйле. Алда әйтеп үтелгәнчә, Экологлар бәйрәменең Бөтендөнья әйләнә тирә-мохит көненә туры килүе дә символик мәгънәгә ия. Экологлар табигать дөньясы, тереклекне тәэмин итү проблемалары белән шөгыльләнә. Алар өстенә җаваплы бурыч йөкләтелгән. Саннарга игътибар иткәндә, әйтик, илдә 40 миллионга якын кеше яшәү өчен бик уңайлы булмаган мохиттә гомер кичерә. Әлеге һөнәр ияләре бу юнәлештәге проблемаларны өйрәнү белән генә чикләнми, ә югары дәрәҗәдә кабул ителгән законнарның үтәлешенә дә контрольлек итә.
Әлбәттә, Экологлар көне илебездә сакланырга тиешле байтак тыюлыклар һәм уникаль мәйданнар барлыгын искә төшерү мөмкинлеген дә бирә. Соңгы мәгълүматлар буенча, мәсәлән, Русиядә аеруча сакланучы 12 мең чамасы табигый мәйдан теркәлгән. Федераль әһәмият-тәге сакланыш тәэмин ителүче 102 тыюлык, 43 милли парк һәм 70кә якын федераль заказник бар. Экологлар көнендә илебездәге тыюлыкларда һәм милли паркларда җәмәгатьчелекнең экология проблемаларына игътибарын җәлеп итү максатында дистәләрчә акция үткәрелә: экскурсияләр оештырыла, галимнәр белән берлектә очрашулар, бәхәс-клублар уздырыла.
Әлбәттә, илебездә фән-техника казанышларының гына түгел, сәнәгатьнең, бигрәк тә нефть химиясе тармагының экологиягә җитди зыян салуы дәвам итә. Русиядә нефть һәм газ химиясен үстерү перспективасы табигатьне саклау һәм ресурсларны янга калдыру технологияләрен кертүгә бәйле. Экологлар билгеләвенчә, илдә гомум күләмдәге химия һәм нефть химиясе комплекслары калдыгының 2,5 проценты Башкортстанга туры килә. Экология проблемалары турында сүз алып барганда, билгеле, аларны контрольдә тоту, әлеге юнәлештәге эшчәнлекне көйләүче законнар үтәлешен тәэмин итү проблемалары көн кадагында.
Гомумән, экологлар соңгы елларда аларның кайберләре буенча “чаң суга” башлады. Алар, ил җитәкчелегенең, җәмәгатьчелекнең игътибарын, атап әйткәндә, урманнарның күпләп киселүе, уңдырышлы мәйдан-нар һәм төче су запасының кимүе, флора һәм фаунаның акрынлап юкка чыгуы, җирләрнең корылык нәтиҗәсендә чүлгә әйләнүе, көнкүреш калдыкларын урнаштыру, атмосфераның пычрануы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша. Экологларның төп бурычы — кешелекнең уртак йорты булган Җирне, яшәгән урыныбызны һәрвакыт чисталыкта һәм тәртиптә тотуга чакыру. Әйткәндәй, “экология” — грек сүзе. “Логос” — фән, ә “эко” — торак, йорт дигәнне аңлата. Димәк, экология — безнең зур һәм уртак өебез — Җир турындагы фән ул.
Мелиораторлар көне СССР Югары Советы Президиумының 1976 елның 24 маендагы указы нигезендә билгеләнә. Русиядә һөнәри бәйрәм ил башлыгының указы нигезендә 2000 елдан башлап һәр елны июньнең беренче якшәмбесендә уздырыла. Латин сүзеннән алынган бу термин җирләрне радикаль яхшырту максаты белән бәйле техник һәм оештыру-хуҗалык чаралары комплексын аңлата. Әлеге һөнәр ияләренең эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өчен туфрак сыйфатын тәэмин итү, аның су, һава, җылылык һәм туклану режимы мониторингын күзәтү кебек бурычларны үз эченә ала. Мелиораторлар җирне эшкәртүче кешеләр өчен уңай шартлар тудыру белән генә чикләнми, шулай ук, флора һәм фаунадагы җан ияләре өчен уңай мохит тә тудыра. Аграр тармакның ни дәрәҗәдә уңышлы үсеше әлеге һөнәр ияләренә дә бәйле. Югары уңыш алуда, илнең җир фондын нәтиҗәле файдалануда, терлекчелек өчен ныклы азык базасы туплауда мелиораторларның хезмәте бик мөһим.
Тарихтан күренүенчә, Борынгы Мисырда, Һиндстанда җирләрне безнең эрага кадәр якынча 5-3 мең еллар элек үк сугарганнар. Борынгы кешеләрнең хәтта сугару техникалары да булган. Җирләрне сугару байтак илләр икътисады табышын күтәргән.
ХIХ гасыр башына дөньяда барлыгы сигез миллион гектар ясалма сугарылса, ХХ гасыр башына бу күрсәткеч 48 миллион гектарга җиткән.
Әйткәндәй, патша Русиясе чорында ук җирләрне өстәмә сугару чараларына зур игътибар бирелгән. 1902 елда закон кабул ителеп, 1913 елда Дәүләт думасы мелиорацияне дәүләт эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләр исемлегенә кертү турында карар кабул итә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, дөнья күләмендә өстәмә сугарылган мәйдан күләме барлык авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең 17 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, кешелекнең азык-төлеккә ихтыяҗының 40 проценты нәкъ шундый мәйданнарда үстерелгәннән канәгатьләндерелә. Дөнья тәҗрибәсе күрсәтүенчә, авыл хуҗалыгында корылык нәтиҗәләреннән саклану өчен басу культураларының кимендә 15-20 проценты мелиорацияләнгән җирләрдә үстерелергә тиеш.
Шул ук вакытта. Русиядә өстәмә сугарылучы җирләр гомум сөрентеләрнең 7,9 процентыннан артмый. Кытайда бу күрсәткеч — 44,4, Һиндстанда — 35,9 һәм АКШта 39,9 процент тәшкил итә.
Башкортстанда өстәмә сугарылган мәйдан-нар, кызганычка каршы, кимүен дәвам итә. Соңгы 25 ел эчендә, әйтик, 152,3 мең гектардан 35,43 гектарга калган. Мелиорация хезмәте республиканың 31 районында күрсәтелә. Иң зур мәйданнар Уфа, Хәйбулла һәм Әбҗәлил районнарында. Биредә 5,2 — 3,8 мең гектар өстәмә сугарыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада әлеге категориядәге мәйданнар барлык авыл хуҗалыгы тәгаенлә-нешендәге җирләрнең 0,40 процентын тәшкил итә.
Мелиорация корылыклы елларда аеруча нәтиҗәле. Планлаштырылган уңыш алып җиткерелмәгән корылыклы 2009, 2010 һәм 2012 елларда якынча 20-25 миллиард сум акча алынмыйча калды. Әлеге сумма республикада 170-200 мең гектарны хезмәтләндерә алырлык мелиорация корылмасын төзергә җитәр иде. Басу-плантацияләрне сугару өчен республиканың куәте җитәрлек. Әлеге максатта файдаланырга яраклы 430 буа, шул исәптән 300е мелиоратив тәгаенләнештә, һәм, шулай ук, республиканың төрле климатик зонасында 34 сусаклагыч бар. Әгәр алар нәтиҗәле файдаланылса, 250-300 мең гектарны өстәмә сугару мөмкинлеге булыр иде.