+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2016, 02:00

Хезмәт бәйрәмнәре күңелгә дәрт өсти

Бу атнада ул республикабызның тагын 34 районында гөрләячәк. Соңгы биш ел дәвамында язгы басу эшләрен республикада беренчеләрдән булып тәмамлауны гадәт итеп алган Әлшәй районы эшчәннәре быел да сынатмады. Хезмәттә беренче булган әлшәйлеләр республикада сабантуйлар парадын да башлап җибәрде. 28 майда Яңа Сәпәш авылы янәшәсендәге Салават Юлаев исемендәге мәйданда үткән район сабантуе чын мәгънәсендә хезмәт, спорт һәм мәдәният бәйрәме төсен алды.

Хезмәт һәм ял бәйрәмен ачу хокукы төбәкнең мәртәбәле шәхесләре – республиканың атказанган хәзмәткәрләре исемнәрен йөртүче ветераннар Салават Фәйзуллин, Марат Галимуллин һәм Солтангәрәй Кирәевка бирелде. Гомумән, бәйрәмне ачу тантанасы театрлаштырылган тамаша итеп оештырылган иде. Ул “Дарман” ансамбле башкаруында районның гимнына әверелгән “Әлшәем” җыры астында барды.

Авыл хезмәтчәннәре бәй­рәменә әлшәйлеләрнең шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар килде. Алар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Виктор Пчелинцев һәм Әхәт Бакиров та бар иде. Халык вәкилләре районның күпбалалы Задорожколар гаиләсенә махсус бүләк тапшырды.

Хезмәт һәм ял бәйрәмендә катнашучыларны ихлас күңел­дән Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин тәбрикләде. Төбәк халкының, механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләренең бүген иркенләп ял итәргә, тыныч күңел белән уеннарда, спорт ярышларында катнашырга тулы хокукы бар, дип билгеләде ул.

Сабантуйда язгы басу эшләре йомгаклары, мал кышлату нәтиҗәләре буенча алдынгы хезмәт коллективлары, механизаторлар, терлекчеләр бүләкләнде. Хуҗалыклар арасында беренче урынны Наил Әминев җитәкчелек иткән “Заря” җәмгыяте яулады. Икенче һәм өченче урыннар “Красный Клин” агрофирмасына һәм “Башкирская зерновая компания” җәмгыятенә бирелде. Моннан тыш, басу һәм ферма эшчәннәренең зур төркеменә район хакимияте, аның авыл хуҗалыгы бүлегенең Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әлшәйдәге хезмәт һәм ял бәйрәмендә катнашкан Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко тәбрикләү чыгышында район­ның аграр тармагында соңгы чордагы зур уңай үзгәрешләрне билгеләде. Монда инде гади хезмәт кешеләренең дә өлеше зур, шулардан бер дистәдән артык авыл эшчәне төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.

Сабантуйның нигезен тәшкил иткән спорт ярышлары соңгы чорда матур гадәткә әверелгән бригадирлар бәйгесе белән башланды. Анда катнашкан ир-егетләр арасында бердәнбер хатын-кыз – “Раевское” җәмгыятеннән Регина Дәүләтова да бар иде. Ул ат тугарып-җигүдә зур осталык күрсәтте, әмма финишка өченче булып килде. Ләкин Регина моны олы уңыш дип кабул итте.

Әлшәй сабантуе бизәкләре арасында янә бер үзенчәлекне билгелисе килә. Биредә чит төбәкләрдә яшәүче якташларны, район тормышында билгеле кешеләрне хөрмәтли беләләр. Район тарихында, мәсәлән, СССР күләмендә киң танылган җырчы Эдуард Хиль якты эз калдырган. Бөек Ватан сугышы чорында ул Раевкага эва­куацияләнә, биредәге мәктәп-интернатта тәрбияләнә. Әйт­кәндәй, данлыклы җырчы 1994 елда Әлшәй сабантуенда булды, аннан соң да район белән бәйләнештә торды. Быелгы сабантуйга Эдуард Хильның оныгы, тулы адашы Эдуард Хиль дә кайткан. Үзе генә түгел, иҗатташ дусты җырчы-музыкант Александр Пахмутов белән. Аларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Сабантуй кунаклары арасында республика күләмендә билгеле шәхесләр: Башкортстан профсоюзлары ветераны Әмирхан Сәмирханов белән җырчы, киң билгеле композитор Наил Шәймәрдановны да очраттык. Сүз дә юк, мондый күренекле якташлар Әлшәй төбәгенең данын республикага тарата. Матур бизәкләре белән моны быелгы хезмәт, спорт һәм җыр-моң бәйрәме дә раслады.
Читайте нас: