+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2016, 02:00

Республиканы бергәләп ачыйк!

Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең “Республиканы ач” проектына старт бирелде. Шул исемдәге интернет-порталда төбәгебезнең иң гүзәл урыннар турында мәгълүмат тупланачак. Һәр кеше үзенә ошаган урыннарны сайлап алып, үзаллы маршрут төзеп, экскурсияләргә йөри алачак.

—Төп максатыбыз — республикада туризмны үстерү һәм популярлаштыру. Мәгълүм булган фаҗигале вакыйгалардан соң русиялеләр илдә ял итүнең хәвефсезрәк тә, арзанрак та икәнен аңлады. Бүген порталда туризмның 20 объекты күрсәтелгән, атап әйткәндә, туристлар яратып өлгергән Абзак, Ирәмәл, Аркаим, Янган-Тау һәм башка урыннар турында җентекле мәгълүмат алып була. Портал маршрут билгеләргә, юл озынлыгын һәм юлда үткән вакытны исәпләргә мөмкинлек бирә. Бу юнәлештә эшләүче туристик компанияләрнең исемлеге дә бар, — диде “Россия” телеканалы алып баручысы Инга Юмашева.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Самсонов белдерүенчә, “Республиканы ач” проекты кешеләргә кайда ял итәргә урын эзләүдә ярдәм итү, Русия буенча сәяхәт итәргә теләүчеләрне җәлеп итү максатында булдырылан. Проект Уфа шәһәре кешесе өчен бигрәк тә кызыклы булачак, чөнки ял көннәрен файдалы үткә­рергә ярдәм итәчәк.

Җыелучылар проектның икътисади нәтиҗәсе дә булыр дигән фикердә. Сәфәрчеләргә тәкъдим ителгән хезмәт һәм респуб­ликаның туристик объектлары турында җентекле мәгълүмат халыкка эчке туризмга өстенлек бирергә булышлык итәчәк.

“Уфа” күппрофильле мәгълүмати-туристик үзәге генеральный директоры Олег Педь, әлеге продукт төбәкне тышкы туризм базарына чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, дип исәпли. Республика башкаласы гына ялның берничә төрен тәкъдим итә ала. Әйтик, шәһәр буйлап экскурсияләр, музейларга сәяхәт, гастрономик туризм.

Әлеге проект — уникаль, илнең бер генә төбәгендә дә аңа тиңнәр юк. Туроператорларны, республика туризмы өлкәсендә мәшгуль башка компанияләрне анда актив катнашырга чакыралар. Арытаба портал үстереләчәк, яңа объектлар һәм маршрутлар белән тулыландырылачак, бәйләнешкә керү мөмкинлеге, тематик ял бүлекләре пәйда булачак.
Читайте нас: