+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2016, 02:00

Стандартлаштыру — сәнәгать үсеше индикаторы

Уфада “Стандартлаштыру: яңа законнар һәм хокук куллану тәҗрибәсе” дигән төбәкара һәм тармакара конференция ачылды. Ул 1 июльдән үз көченә керәчәк “Русия Федерациясендә стандартлаштыру турындагы” Федераль законны куллану тәртибен өйрәнергә, аның аерым положениеләрен аңлату мәсьәләләренә багышланды. Әлеге чарада республика һәм федераль дәүләт власте органнары җитәкчеләре, аерым төбәк вәкилләре, белгечләр катнашты. Конференциядә катнашучылар алдында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов чыгыш ясады.

— Республикада стандартлаштыру белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, — диде Рөстәм Мәрданов. — Без аны икътисадта өстенлекле юнәлеш буларак карыйбыз, чөнки ул, беренче чиратта, сыйфатка хезмәт итә, ягъни җитеште­релгән продукциянең көндәшлелеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрә. Сыйфат өлкәсендә республика Башлыгының махсус премиясен булдыру да, “Башкортстанның иң яхшы 100 товары” конкурсларын үткәрү дә моны ачык дәлилли.

Рөстәм Хәбиб улы билгеләвенчә, 2007-15 елларда респуб­ликаның җиде предприятиесе Русия күләмендә сыйфатлы продукция җитештерүчеләр бәйгеләрендә җиңеп чыкты, дүртесе Дипломнарга лаек булды. Премьер-министр, шулай ук, 1 июльдән үз көченә керәчәк законның яңа положениеләре киләчәктә импорт продукциясен алыштыруда, дәүләт сатып алу чараларын башкарганда нәтиҗәлелекне күтәрер, дигән ышаныч белдерде.

Мәгълүм булуынча, стандартлаштыруның төп максаты бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән. Яңа технология һәм продукцияләр җитештерүдә инновацион карарлар кабул итүне тизләтү дә яңа законда чагылыш тапкан. Дөньяның икътисади яктан үсешкән илләрендә стандартлаштыру сәясәтенә мөһим игътибар бирелә. Конференциядә чыгыш ясаучылар фикеренчә, илнең төрле җитештерү тармакларында стандартлаштыруны яңа нигездә кору безнең товарларны дөнья базарына күбрәк тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әйткәндәй, Русиянең эчке тулай продуктында стандартлаштыру керткән өлеш бер процент чамасы тәшкил итә. Конференциядә стандартлаштыру сәясәтен үткәрүдә бизнесның да җаваплылыкның бер өлешен үзенә алырга тиешлеге ассызыкланды.

Чарада “Росстандарт” җитәкчесе Алексей Абрамов, шулай ук, башка федераль ведомство вәкилләре, Башкортстан министрлыклары җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләре башлыклары, белгечләр чыгыш ясады.

Олег Төхвәтуллин— Республикада стандартлаштыру белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, — диде Рөстәм Мәрданов. — Без аны икътисадта өстенлекле юнәлеш буларак карыйбыз, чөнки ул, беренче чиратта, сыйфатка хезмәт итә, ягъни җитеште­релгән продукциянең көндәшлелеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрә. Сыйфат өлкәсендә республика Башлыгының махсус премиясен булдыру да, “Башкортстанның иң яхшы 100 товары” конкурсларын үткәрү дә моны ачык дәлилли.

Читайте нас: