+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2016, 02:00

“Бердәм Русия” партиясенә рәхмәт!”

“Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында агымдагы елда да республика шәһәр-районнарында колачлы эш җәелдерелде. Шуның нәтиҗәсе буларак, әле монда, әле тегендә күркәм социаль объектлар сафка кертелә.

Мәсәлән, Чишмә районының Калмаш авылында бик матур балалар мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Ул авыл уртасында, мәктәп һәм балалар бакчасы янәшәсендә урнашты. Аны ачу тантанасы исә чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Балалар концерт куйды, аларның ата-аналары исә сабыйлар турында шундый зур хәстәрлек күрүләре өчен “Бердәм Русия” партиясенә, аның башлангычын тормышка ашыручыларга рәхмәт белдерде.

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Таһир Байбурин белдерүенчә, “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында эш башка авыл биләмәләрендә дә дәвам итә һәм мондый куанычлы мизгелләр район халкын алга таба да көтеп торачак әле.

Уфа шәһәренең Калинин районында да гражданнар җыены барышында проект кысаларында агымдагы елда башкарылырга тиешле эшләрне билгеләделәр. Аерым алганда, ниятләгәннәр тормышка ашса, Черниковская урамы, 77, Ирек урамы, 15, Вострецов урамы, 10, Беренче Май урамы, 43а адреслары буенча балалар уен мәйданчыклары, Шакша бистәсендә ясалма өслек белән универсаль спорт мәйданчыгы калкып чыгарга тиеш. Шулай ук Инорс микрорайонында төзелүче чаңгы-роллер трассасын яктырту да күздә тотыла.

Кыскасы, партия проектларын тормышка ашыру юнәлешендә һәр район-шәһәрдә кызу эш кайный.
Читайте нас: