Башкортстанда эш көчендәге халыкның 29 проценты кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә хезмәт сала. Бу 480 мең кеше дигән сүз. Соңгы елларда республикада кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлеше 26 проценттан артты.
Билгеле булуынча, былтыр Урал аръягы икътисады үсеше комплекслы программасы 2020 елга кадәр озайтылды. “Бу юнәлештә алга адым ясалды. Бәлки, бик зур да түгелдер, ләкин ул безгә Урал аръягындагы хәлне тотрыкландырырга, яңа эш урыннары булдырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Программаның нәтиҗәләре уңай, әмма бүгенгә без куелган максатка ирешә алмадык әле” — дигән иде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Әйе, бу төбәкнең икътисади үсеше кече бизнеска турыдан-туры бәйле. Бүгенге шартларда нәкъ кече һәм урта эшкуарлык территорияне үстерүче, икътисади тотрыклылыкны һәм халыкның имин тормышын тәэмин итүче көч булып тора. Урал аръягы халкының өчтән бер өлеше шушы өлкәдә хезмәт сала. Шуңа күрә кече эшкуарлыкны үстерү — төбәктәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Әлеге форум куелган максатларга ирешүдә чираттагы адым булыр дип ышанасы килә.