– Хезмәт семестрына әзерлек эшләре ел дәвамында алып барылды, – ди “Колос” отряды командиры Азат Шәрәфетдинов. – Җитмештән артык студент республика программасы кысаларында һөнәрләр үзләштерде. Эш тәкъдим итүчеләр белән сөйләшүләр, килешүләр нәтиҗәле булды. Башкортстанның, илнең төрле төбәкләрендә 1100дән артык студент хезмәт чыныгуы алачак. Мисал өчен, кырык студент июнь-август айларында Кырымда “Инкерман” заводында эшләячәк. Безнең студентлар Краснодар краенда, Татарстан Республикасында һәм башка төбәкләрдә хезмәт салачак. Йөздән артык студент республикада көзге уракта катнашачак. Хезмәт семестры нәтиҗәләре буенча алдынгылар премияләр белән дәртләндереләчәк, шуңа беркем дә сынатмас дип уйлыйм. Быел да алдыбызга куйган максатларга ирешергә, җәмгыятькә файда китерергә, яшьләрне эшкә өйрәтергә исәп тотабыз.
Әйткәндәй, 2015 ел йомгаклары буенча “Колос” отряды Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уку йортлары конкурсында “Студентлар отрядын оештыручы иң яхшы югары уку йорты” номинациясендә өченче урын алган. “Механик”, “Тыелгысызлар”, “Мәрхәмәтле йөрәк” һәм “Финансчы” отрядлары төрле номинацияләрдә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнарына лаек булганнар. “Колос” отрядына быел да уңышлар телик!