Үзенчәлекле бүләк хәстәрләргә сәбәпләр дә җитәрлек булган шул. Беренчедән, олы бәйрәмне билгеләү шатлыгы үзе ни тора! Икенчедән, нәкъ шул көннәрдә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Башкортстан АССРы Ленин ордены белән бүләкләнә. Аны тапшыру өчен республикага Н. Швернин җитәкчелегендә СССР Хөкүмәте делегациясе килә. 15 июньдә БАССР Югары Советы сессиясендә ул олы бүләкне республика байрагына кадый. Өченчедән бер көн алда, ягъни 14 июньдә Башкортстанның Русиягә кушылуына 400 ел тулуга багышлап, Агыйдел буенда, элекке Беренче май мәйданында, Дуслык монументына тантаналы шартларда нигез салына. Әйткәндәй, аны ачу тантанасы 1965 елның 7 августында була. Бүген бу архитектура-мәдәният һәйкәле башкалабызның йөзек кашы, дуслык һәм туганлык символы.
Дуслык бәйрәме табынына тәгаенләнгән шигъри бүләкнең бер өлешен Мостай Кәрим Совет мәйданында тантаналы митингта катнашучыларга ишеттерә. Тулы килеш поэма республика гәзитләрендә дөнья күрә. Үз җиренә бик күп халыкларны сыендырып, гомер буе алар белән тату яшәп, башкорт халкы иң зур байлыкны — дуслык хисен — бар дөньяга тарата. Шушы ныклы туганлык колхозлар төзүдә, арытаба Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларын кыйратуда һәм илне аякка бастыруда зур көч-куәт була. Әлбәттә, поэмада, узган гасыр җимеше буларак, партиягә мәдхия җырлауга шактый урын бүленә.
Зур бәйрәмгә зур поэма иҗат иткән иҗади көчне кемнәр тәшкил итте икән, дисезме? Менә алар: башкорт шигърияте узаманнары Тимер Арслан, Шәриф Биккол, Муса Гали, Хәким Гыйләҗев, Мостай Кәрим, Хәниф Кәрим, Сәләх Кулибай, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Мәкъсүд Сөндекле, Гайнан Әмири.
Олуг әдипләребезнең күңел түреннән чыккан илаһи хисләре, һичшиксез, барлык халыкның уй-тойгысын чагылдырган. Аларның шигъри әманәте безгә генә түгел, хәтта килер буыннарга да юнәлтелгән: какшамас дуслык — иң зур көч — аның кадерен белик!
Архив киштәсендә сакланган шушы рухи хәзинәне — узган гасырның 50-60нчы еллары авазын тел-стиль үзенчәлекләрен саклап, ихлас күңелдән гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Нияз Сәлимов,
филология фәннәре кандидаты.
(Поэманы 6нчы ПДФ-версияда укыгыз).