+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2016, 02:00

Серле Зәйнәп

Заманында колхозларга менә шундый фидакарь затлар җитәкчелек итте.

Үткән гасырның 70-80нче елларында республикабыз авыл хуҗалыгы ил күләмендә алдынгы урыннарны биләде. Колхоз рәисләрен сайлап алу һәм тәрбияләү көн тәртибендә беренче тора иде. Шулай ук хатын-кызларны җитәкче вазыйфаларга үрләтү мәсьәләсе дә иң мөһимнәрдән саналды. Ике дистә ел гомерен колхоз рәислегендә үткәргән Зәйнәп Сәләхетдинова үзе ни тора иде! Ул Шаран районының “Правда” колхозын җитәкләде, даны еракларга таралды. Чит өлкәдә туып-үскән һәм язмыш кушуы буенча, озын юллар үтеп, ул Шаран районына килеп төпләнә. Биш авылны берләштергән колхозның һәр өендә ул: “Зәйнәп апа” дип йөртелсә, районда иң беренче булып, шәрәфле шәхес исеменә лаек булды. Кызганычка каршы, атаклы колхоз рәисе, гомер буе халык депутаты, актив җәмәгатьче 89 яшен тутырып бер ай яшәгәч, якты дөньядан китеп барды.

Шәхсән мин аның барлыгы һәм Шаран районында бер колхозны алдынгылар сафына чыгаруы турында белсәм дә, журналист буларак, Зәйнәп Сәләхетдинова белән танышу форсаты тими торды. Башкортстан телевидениесе хезмәткәре буларак Шаранга беренче командировкам. Райкомда килү максатын әйтеп биргәч, болай дип тә өстәдем: “Правда”га да барасы иде, Зәйнәбегезне күрәсем килә”. Райком секретарьлары бер-берсенә карашты. Шунда берсе әйтте: ”Сезнең халык бу хуҗалыкны бик күп таптады бит әле. Әллә бер юлга кичектереп торасызмы? Зәйнәбебез Уфа, Мәскәү кунакларыннан зарланмый, тик шулай да...” Ә мин: “Шулай да мин Зәй­нәпне, аның хуҗалыгын күрмичә кайтып китә алмыйм”, — дип үҗәтләнгәч, маршрутка “Правда”ны да өстәделәр.

Алдыбызда — төс-гәүдәсенә караганда кырык яшьләрне үтеп баручы колхоз рәисе Зәйнәп Миң­неәхмәт кызы Сәләхетдинова үзе. Озын-озакка сузмый, урып-җыю, дәүләткә ашлык тапшыру барышы белән таныштык.

— Ә хәзер болар турында кинога төшерергә кирәк, — дип кенә башлаган идем, рәис:

— Бик әйбәт булыр, алдынгыларыбыз җитәрлек, тик мине азат итегез. Сезне баш белгечләр озатып йөрер, — диде.

— Нигә алай дисез?

— Дөресен әйтимме? Мин язучылардан һәм журналистлардан ялкып беткәнмен. Якташыбыз Ибраһим абый Абдуллин да, телевидениенең баш мөхәррире Мансаф Гыйләҗев та: “Биографияңнең башын сөйлә әле”, — дип, тәмам теңкәгә тиеп бетте. Сез дә шулар затыннан түгелме соң?

Аңлашылды. Димәк, тәрҗемәи хәленең башы фәкать Зәйнәпнең үзенеке, ул серле булып калырга тиеш. Колхозыбыз авылларында кызыксынырлык, хәтта күпләргә фәһем алырлык кешеләребез бихисап, янәсе. Алар турында языгыз, күрсәтегез, сөйләгез. Әйе, бу турыда ул аяк терәп әйтә ала, чөнки җиткерелгән планнар, үзләре алган йөкләмәләр артыгы белән үтәлә. Заманында алдынгы хуҗалыкларга яңа тәҗрибә эзләп үзе күпме йөрде, республика районнарын гына түгел, Союзның төрле өлкә­ләрен байкап чыкты. Хатын-кыз рәисләр эшләгән хуҗалыклар аңарда аеруча зур кызыксыну уята иде. Ахырда шундый нәтиҗәгә килер иде: “Баксаң, алар да бер үк адәми заттан икән, тик аларга иле һәм халкы алдында зур җаваплылык тоеп эшләү хас”. Моны ул зур дәрескә, алыштыргысыз сабакка исәпләде.

Озын юллар йөреп кайткач, колхоз активы белән сөйләшә, уртаклаша, киңәшләшә иде. Тәүдәрәк: “Алардагыча булдырып булмас”, — дип шөбһәләнүчеләр дә табыла иде, янәсе, көч җитмәс, шартлар да икенче. Ләкин Зәйнәп авызыннан чыккан сүз тиз арада иртәгәсе эшкә тәкъдим булып кабул ителә башлады. Игенчелекнең югары культурасы өчен көрәшне ут күршеләре Илеш районы башлагач, Зәйнәп тәмам чыгырыннан чыкты: “Буразнада үлсәм үләрмен, әмма эшемне эш итәчәкмен!”

Бу канатлы сүзләрне ул туган ягында авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ук ятлап алган иде. Михаил Шолоховның “Күтәрелгән чирәм” китабы кулына очраклы рәвештә генә килеп эләккән иде. Әнә, Давыдов — эшчеләр сыйныфыннан 25 меңче итеп җибәрелгән колхоз рәисе — мәсьәләне ничек куйган? Җирдә тик шундый фәлсәфә белән эшләргә мөмкин, дигән иде булачак агроном. Ләкин сайлаган һөнәре буенча кинәнеп эшләргә насыйп булмады: кияүгә чыкты. Кемгә? Совет Армиясе офицерына. Ерак Көнчыгыштагы бер частька килеп урнашкач, Зәйнәп уйлана башлый: өч бала анасымын, дүртенчесе дә эчемдә тиберченә. Нинди тормыш бу? Балалар карап кына үтәр микән гомер? Юк, бу Зәйнәп һөнәре түгел, ул җиргә туган икән, бурычын үтәргә тиеш. Әнә, партия һәм хөкүмәт авыл хуҗалыгы тармагын кискен үстерү турында карарлар кабул итә, авылга йөз белән борылырга чакыра. “Зәй­нәпнең урыны да шунда булырга тиеш!” Иренең яшь солдатлар алырга икенче өлкәгә командировкага китүеннән файдаланып, Зәйнәп җәһәт кенә юлга җыена. Туп-туры Мәскәүгә. Кая юллануы турында ышанычлы ике ахирәтенә генә әйтә һәм кисәтә: “Берүк бу турыдагы серне иремә дә, берәүгә дә ачмагыз. Ишетсен колагыгыз!”

1961 елдан Шаран җирен икенче кече ватаны иткән Зәйнәп егерме еллап гомерен колхоз рәисе сыйфатында үткәрде. Пенсия яшен узып киткәнен үзе дә, башкалар да шәйләми иде. Республикадагы шундый ир-ат рәисләр үрнәгенә иярмәгәндер дип кем әйтер? Аның күкрәгендә илебезнең иң югары бүләкләре — Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары балкый иде. Алтын йолдызга да ярты адым гына калган иде шикелле, әмма үзгәртеп кору шаукымы колхоз­ларның булмышын шик астына куйды. Инде физик көчләре чикләнеп барган җитәкчеләр һәм белгечләр дулкынга каршы тора алмады. Колхозлар да, совхозлар да вакланып, төрле ят исемнәр алып бетте. Ярый әле, “Правда” якынчарак булса да колхоз исеме тирәсендә калып яши бирә. Зәйнәпнең иң сөенгәне шул булды: авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үзләренең мәшһүр якташы Ибраһим Абдуллинның исемен йөртә. Аның “Үз ягыма кайт­сам...” дигән җыр сүзләре Зәйнәп­некенә дә, барлык шаранлылар гимнына да әверелгән иде бит. Исеме кайтты, Аллага шөкер!

Һәм тагын. Үзенә 79 яшь тул­ганда, мин шаранлы, үзенең район тари­хын өйрәнүче пенсионер Мәс­нәви Әхмәдуллин белән озак кына сөйләшеп утырдым. Үткәннәрне искә төшердек. Ул — икътисадчы, үз ягында хезмәте белән дан казанган, аны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына шул өлкәне җитәк­ләргә чакыралар. Байтак кешеләрне искә алдык. Республикада ул да, мин дә белгән киң та­нылу алган кешеләр аз түгел.

— Ә менә Зәйнәп Сәләхетдинова турында бер дә сөйләгәнегез юк. Аның белән аралашырга туры килдеме? — дип сорадым әңгәмә­дәшемнән. Моңа каршы ул:

— Ә-ә... Зәйнәп Миңнеәхмәт кы­зы — дөресен әйткәндә, рай­о­ныбызның якты бер бите, җуелмас тарих. Аның турында Ибраһим Абдуллин, Мансаф Гыйләҗев абыйлар да сораштыра иде, әмма мин ләм-мим. Мин аның турында күбрәк хәбәрдар икәнемне белеп, Зәйнәп апа үзенең эчке эшләренә кагылышлы мәсьәләлә­ренә табу куйды. “Мин бирегә эшләргә килгән, ә үткәнем белән мактанырга түгел”, — дип, колакка киртеп куйды. Ул миннән ун яшькә өлкәнрәк, ягъни туксанынчы яшенә исән-имин чыкты. Ә бит мин аның белән беренче тапкыр 1961 елда, ягъни нәкъ 55 ел элек таныштым.

— Ничек?

— Минем ул вакытта район социаль тәэминат бүлегендә эшли генә башлаган чак. Беркөнне эшкә килсәм, райсовет бинасының беренче катында — авыл хуҗалыгы инспекциясе ишеге төбендә күпсанлы төенчекләр һәм чыр-чыр килеп шаярышкан өч бала белән бер хатын тора. Баш кагып кына исәнләшеп үттем. Яңадан кире килеп: “Безгә түгелме?” — дип сорадым. Ул инспекция начальнигын көтүе турында әйтте. Урыныннан торып, янә җайлабрак утырган чагында аның корсаклы икәненә игътибар итми мөмкин түгел иде. Төш җиткәндә, кабул итүгә килүчеләр таралып бетте, ә теге апа, балаларын кочаклап, утыра иде. Кичен аларны ат белән “Мичурин” совхозына алып киттеләр. Шул билгеле булды: бу хатын ерак Көнчыгыштан Мәскәүгә авылга эшкә җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Туган ягы Куйбышев өлкәсен тәкъдим иткәннәр, ләкин ул ризалашмаган. Аннары Башкортстанга тукталганнар. Безнең министрлыкта (Мәскәүдән телефон аша хәбәр булган, әлбәттә) сүз район сайлау мәсьәләсенә җиткәч, юлаучы: “Тимер юл станциясенә якынрак булса иде”, — дигән теләк белдерә. Бәлки, туган ягына да кайткалап йөрергә туры килер, чөнки анда аны кеч­кенәдән карап үстергән карт­әтисе белән картәнисе яши. Туймазы станциясеннән 30 чакрым тирәсе булган Шаран районын тәкъдим итәләр. Авыл хуҗалыгы белгеч­ләренә шактый кытлык кичергән районга әзер агроном ярап куяр, дип уйлаганнардыр инде. Инспекция начальнигы совхозда көне буе булып, эш һәм яшәү урыны мәсьәләләрен хәл иткән. Шараннан дүрт кенә чакрым ераклыктагы Мишәр бүлекчәсенә агроном-зоотехник итеп билгелиләр, ялгыз яшәгән бер әбигә вакытлыча фатирга урнаштыралар. Уйлап карагыз: берсеннән-берсе бәләкәй өч балалы һәм авырлы хатынны әнә ничек каршылаганнар. Ышанганнар бит үзенә. Күп тә үтми аерым йорт та табыла. Бу хатынның эш оештыру сәләтен күреп, бүлекчә идарәчесе итеп үрләтәләр. Ә бу вакытта аңа декрет ялы алырга кирәк булгандыр бит. Юк, әйткәндәй, кечкенәсен — Гөлназын эш өстендә тудыра. “Сугыш вакытында безнең әниләр кул белән урак урганда тапканнар, баланың кендеген урак белән кискәч тә, тагын эшкә тотынганнар”, — дип тә әйтергә туры килгән Зәйнәпкә.

Бер елдан соң мине “Мичурин” совхозының комсомол комитеты секретаре итеп сайладылар. Биредә Зәйнәп белән юлларыбыз кисеште. Өч ел бергә эшләдек. Шунысы хәтердә нык уелып калды. 1964 елның язы иде. Язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү үтте. Районнан килгән комиссия әгъзалары Мишәр бүлек­чәсендәге хәлләр белән танышкач, үзләрен икенче планетадагыдай хис итә. Чәчү агрегатлары тулысынча әзер, ике сменада эшләү өчен механизаторлар тәгаенләнгән, чәчү орлыклары, ашлама да җитәрлек. Кызыл почмак ВДНХ павильонын хәтерләтеп тора, “Сугышчан бит”ләр дә чыгарылган. Эш барышында ярыш алдынгыларына тапшырыласы күчмә вымпел белән флагчыклар да күз алдында. Шунда гына барысы да аңлады: боларның барысы да Зәйнәп эше. Һәм нинди әле! Башкаларга тәҗрибә мәктәбе булырлык.

Язгы җыр көзен мул уңыш җыеп алу белән тәмамлана. Ми­шәрне хәзер үз исеме белән атамый да башладылар шикелле: “Зәйнәптә эшләр шулай”, “Зәйнәпкә барам әле”... Ул бит үзе дә кеше белән сөйләшә белә: “Иркәм, хәлләрең ничек?” “Иркәм, өеңдә бары да тәр­типтәме?” Кайбер әйтемнәре халык арасында афоризмга да әйләнеп киткәләде. Тагын бер серне ачыйм әле. Офицер иренең әнкәсе Уфада яшәгән бит. Зәйнәп аңардан качып йөрми, башкалага бер барганында аны эзләп таба һәм сүз куешалар: биана улына килен һәм оныклар турында бервакытта да, берничек тә белдерергә яки сиздерергә тиеш түгел. Дөрес, берничә ел үткәч, ире Зәйнәпне эзләп таба. Кем белә: бәлки газиз улының әнисе вәгъ­дәсендә тора алмагандыр. Мин биредә аны һич гаепләмим. Әмма Зәйнәп ирен кабул итми, ә аңа яңа тормыш корырга киңәш кенә бирә.

Ярар, бусы шулай. Ә менә бу бүлекчәдә тернәкләнгән Зәйнәбебез колхоз рәислегенә күпер салды да инде. “Правда” колхозын җитәкләүне аңа ныклы ышаныч белән тапшырдылар. Ә хуҗалыкны алдынгылар сафына ничек чыгарганын барыгыз да күреп, белеп тордыгыз.

— Ә балаларын тиешенчә тәр­бияләп үстерә алдымы? Дүртен­че баласы совхозда эшләгән чагында туган иде бит.

— Дөрес сорау. Зәйнәп — чын мәгънәсендә балалар анасы иде. Һади Такташ әйтмешли, колхозы белән йоклап, җанкисәкләрен оныта торганнардан түгел иде. Үстеләр. Җәмгыятькә файдалы кешеләр булып җитештеләр. Улы — галим, профессор, оныгы Рилә — доцент, ә өч кызы — Дания, Гүзәл һәм Гөл­наз шулай ук һөнәр ияләре бул­ды, матур дөнья белән яши. Ба­рысы да тигез тормышта балалар үстерә, — дип тәмамлады хикәятен әңгәмәдәшем.

...Күпмедер вакыт үткәч, Мәснәви Әхмәдуллин үзенең быел гына чыккан “Әүлияләрем — гомерлек юлдашларым” дигән китабын бүләк итте. Тәүдә, гадәт буенча, өстән генә карап чыгарга уйлаган идем, булмады, чөнки әүлияләренең беренчесе итеп ул Зәйнәп Сәләхет­динованы куйган һәм еллар үткәч тә, аңа карата саклаган кадер-хөрмәтен бөтен йөрәгем белән аңладым. Рәхмәт, ХХ гасыр хезмәт батырының замандашы! Зәйнәп турында матур истәлегең өчен һәм аны сер булудан азат иткәнең өчен. Серле Зәйнәп образы аны белгәннәр күңелендә мәңгелек – монысы бәхәссез.
Читайте нас: