— Башкалабыз Уфаның ел башындагы социаль-икътисади күрсәткечләре тотрыклы. Агымдагы елның беренче кварталында шәһәрнең кереме 4 миллиард сумнан артып китте. Без һәр сумны нәтиҗәле файдаланабыз. Катгый экономия режимы керттек. Уфа Федерация советы ярдәме белән оештырылган “Иҗтимагый финанслар белән идарә итү өлкәсендә Русиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге” Бөтенрусия конкурсында катнашып, җиңү яулады, — диде Ирек Ишмөхәммәт улы.
Сәнәгать
Гыйнвар-апрельдә сәнәгать җитештерүе индексы 101 процент тәшкил итте, башкала предприятиеләре тарафыннан 196 миллиард сумлык продукция җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде. Ел башында Уфа шәһәре предприятиеләренең финанс хәле яхшырды. Гыйнвар-мартта предприятие һәм оешмалар 26 миллиард сум табыш алды.
Шул ук чорда эре һәм урта предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт хакы 34,5 мең сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда, үсеш — 5,9 процент.
Бүген Уфада 53 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты бар. Шуларның 29 меңе – шәхси эшкуар, 24 меңе —микро, кече һәм урта предприятиеләр. Башкала хакимиятендә эшләнгән планга ярашлы, быел 100 кече эшкуарлык субъектына ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Уфада 100гә якын “Яңа икътисад” предприятиесе эшли.
Төзелеш
Төзелеш комплексы актив үсә. Агымдагы елның дүрт аенда башкалада 150 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк.
Тарихта беренче тапкыр Уфада берьюлы дүрт мәктәп төзелә башлады. “Инорс-4” микрорайонында төзелүче белем бирү үзәге 1650 урынга исәпләнгән урта мәктәпне, 340 урынлык балалар бакчасын һәм физкультура-савыктыру блогын үз эченә ала. Нагаево поселогында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә. “Колгуевский” микрорайонында 550 урынлык мәктәп калкып чыгачак. 2016 ел башында “Дим-8” микрорайонында 850 урынлык мәктәпкә нигез салынды.
Инвесторлар акчасына Набережная урамында 230 урынлык балалар бакчасы төзелә.
836 метр озынлыктагы икенче Затон күперен төзү дәвам итә. Тиздән уң һәм сул яр күпер конструкцияләре тоташтырылачак. Төзелеш сентябрьдә тәмамланырга тиеш.
Инвестицияләр
Уфа инвесторларда зур кызыксыну тудыра. Үткән елда салынган инвестицияләр күләме 19,6 миллиард сум тәшкил итте (31 проект), 1426 яңа эш урыны булдырылды. Гамәлгә ашырылган проектларның кайберләре: Аксаков урамында күпкатлы кунакханә комплексы төзелде, “Нефтьче” стадионына, “Нефтьче” мәдәният сараена, Башкортстан опера һәм балет театрына реконструкция үткәрелде, “Халыклар дуслыгы йорты” капиталь ремонтланды.
Агымдагы елның беренче кварталында Уфада 3 миллиард сумлык 13 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. “Башкортстан урман сәнәгате компаниясе” җәмгыятенең киң форматлы фанера җитештерү заводы төзелде, Пархоменко урамында элекке “УЗЭМИК”ны күпфункцияле комплекс итеп үзгәртеп кору тәмамланды.
Беренче кварталда 218,5 миллиард сумлык 175 инвестиция проекты эшләнде. Димәк, янә 10 мең эш урыны барлыкка киләчәк. Алар арасында шундый инвестиция проектлары бар: Уфаның 5нче ТЭЦын, “Фармстандарт-УфаВИТА” җәмгыятендә 4 катлы яңа цех төзү, УМПОда вертолет двигательләренә компонентлар җитештерүне оештыру.
Төзекләндерү
Шәһәр территориясен төзекләндерүгә башкала хакимияте җитди игътибар бирә. БДАУның Яшьләр сарае артындагы Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге скверда зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Биредә утыргычлар куелды, газон, тротуар, чәчәк клумбалары барлыкка килде, ачык һавада шөгыльләнү өчен уен һәм спорт комплекслары, балалар мәйданчыклары урнаштырылды. Сквер территориясендәге һәйкәлләргә реконструкция үткәрелде.
Башкаланың Аврора, Батыр, Интернациональная, Киров, Амур, Чапаев һәм Крестьян урамнары төзекләндерелә. “Рождество Богородицы” кафедраль соборы янындагы территория төзекләндерелде.
Торак хуҗалыгы
2015-16 елгы ягып җылыту чоры уңышлы тәмамланды. Ресурс белән тәэмин итү корылмалары инженер системаларында аварияләр саны 21 процентка кимеде. Җылыту чорына әзерлек вакытында 29 километр җылылык челтәре яңартылган. Челтәрләргә һәм казанлыкларга капиталь ремонт үткәргәндә инновацион һәм энергия саклаучы материаллар кулланыла, нәтиҗәдә җылылык белән тәэмин итү системаларының сыйфаты яхшыра, энергияне югалту күрсәткече кими.
Бүгенге көндә, билгеләнгән капиталь һәм агымдагы ремонт планына ярашлы, шәһәр предприятиеләре алдагы ягып җылыту чорына әзерлекне башлады.
“Уфа инженерлык челтәре” предприятиесе “Русия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенрусия конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Мәдәният һәм ял
Шәһәр хакимияте оештырган яисә аның ярдәмендә оештырылган чараларда уфалылар елдан-ел күбрәк катнаша. Мәдәни-ял чараларының саны арта һәм сыйфаты яхшыра.
Кино елы кысаларында бик күп үзенчәлекле чаралар үтте. Уфада Владимир Спиваков исемендәге халыкара скрипкачылар конкурсы узды. Башкалабызда үткән “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестиваленең биш көнлек программасы гаять бай булды. Фестивальдә 11 илдән һәм Русиянең 10 төбәгеннән артистлар чыгыш ясады, тамашаларны 100 меңгә якын кеше карады.
Мөһим чаралар
Уфа халыкара конференцияләр һәм конгресслар үткәрү үзәге булып тора. Югары дәрәҗәдә зур чаралар үткәрү өчен башкаланың инфраструктурасы үсешкән, безнең күпсанлы кунаклар кабул итү тәҗрибәсе бар.
Туристларны җәлеп итү өчен Башкортстан башкаласының имиджын күтәрү җәһәтеннән зур эш башкарыла. Уфа мәдәни-танышу, чаралар туризмы үзәгенә әйләнә бара. Ел саен башкалада 1300 мәдәни һәм 2 меңнән артык спорт чарасы үтә.
Алтынчы тапкыр үткәрелүче “1000 велосипедчы көне” фестивале — иң зур спорт чараларының берсе. Быел анда Уфадан һәм башка шәһәрләрдән 15 меңгә якын велосипедчы катнашты.
17-18 июньдә Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән Русия шәһәрләре берлегенең “Иң яхшы муниципаль практика” IV форумы үтәчәк.
Төп бурыч
Шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларын да үстерү дәвам итәчәк. Муниципалитетның төп бурычы – Уфа халкына яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.