Ул совет чорында киң кулланылды, хәзер исә аны онытырга тырышалар. Бәлки бу власть иң көчлеседер? Ул демократик, диктатура һәм тоталитар корылышта кирәкле властьның аяусыз инструменты. Диктатура власть бүленешен санга сукмый. Демократик корылышта тормышка караш, сайлауларда үз фикереңне белдерә алуда – киңкүләм мәгълүмат чаралары халыкка мәгълүмат җиткерү бурычын үти.
Мин 1952 елдан журналистика белән шөгыльләнә башладым. 1962 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителдем. Бу юнәлеш буенча докторлык диссертациясе якладым. Минем шәхси тәҗрибә күрсәтүенчә, киңкүләм мәгълүмат чараларының барлык төрләре дә кешеләрнең аңына, гамәленә, җәмгыятькә, ил белән идарә итүче кешеләр аша дәүләткә йогынты ясый. Монда сүз ирекле демократик дәүләтләр турында бара.
Мин бу темага ни өчен тукталдым? Чөнки, беренче чиратта, журналист коллективта, җәмгыятьтә, илдә, кешеләр алдында җаваплы. Шуңа күрә мин Русиядә, шул исәптән, республикада мөселман яисә христиан диннәрен яктыртучы гәзитләр барлыкка килгәндә, радио яисә телевидение аша күпмилләтле Русия халкының әхлакый кыйммәтләре турында ишетеп шатланам.
90нчы еллар башында Русия парламенты, соңрак Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай киңкүләм мәгълүмат чаралары турында закон кабул итте. Ул яңа Русия үсеше өчен мөһим этәргеч булды.
Бүгенге көнгә кадәр гамәлдәге һәм властьлар тарафыннан еш кына һөҗүмгә дучар ителүче бердәнбер закон булып тора ул. Бары тик киңкүләм мәгълүмат чарала-рының үз позицияләре һәм җәмгыять ярдәме белән генә бу өзлексез һөҗүмне туктатырга мөмкин.
Әмма матбугат — “дүртенче власть”ның беркемне дә вазыйфага тәгаенләргә һәм бушатырга, җәзаларга яисә акларга хокукы юк. Ул бары тик моны халыкка җиткерергә генә мөмкин. Совет чорыннан билгеле булуынча, аның да кимчелекләре бар. Безнең тормышта ирекле сүз булуы мөһим, ул кешенең уйлау сәләтенә турыдан-туры йогынты ясый.
Русиядә Ельцин чорында властька килгәннәр мәгариф, мәдәният өлкәсендә, рухи дәрәҗәдә тиешле чаралар күрә, заманча идеяләрне гамәлгә ашыра алмады. Рухи өлкә һәр җәмгыятьтә мөһим. Олигархларның яңа власте булдыксыз булып чыкты. Милли-дәүләт перспективалары формалашуына игътибар итәргә кирәк. Халык уңайлы шартларда яшәргә тиеш, дип белдерә власть. Безнең күпмилләтле ил әхлаклылык, мәдәният төшенчәләрен югалтты.
Латин теленнән тәрҗемә иткәндә, “мәдәният” сүзе “җир эшкәртү”, ә “мәдәният кешесе” – “җир эшкәртүче” дигәнне аңлата. “Мәдәният”, шулай ук — “мәгариф һәм тәрбия бирү”, димәк, мәдәният кешесе — мәгърифәтче, тәрбияче дигән сүз.
Совет чорындагы чынбарлык “Русиянең армия һәм флоттан башка дуслары юк” дигән сүзтезмәгә “мәдәният” сүзе дә өстәде. Нәкъ бу чорда армия һәм мәдәният дигән күпмәгънәле сүзтезмә барлыкка килде.
Болар барысы да дәүләт сәясәтен үзгәртергә кирәк дигәнне аңлата. Ул яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш. Бу проблеманы мәдәният һәм тарихка таянмый гына хәл итү мөмкин түгел. Ә бу властьның нигездән яңаруын, яңа курс булдыруны күзаллый. Ул, шулай ук, халыкчан-патриотик хәрәкәтләр булдыруны таләп итә.
Власть барысы өчен дә җаваплы һәм ул үзенә карата тәнкыйть белдерүне хупламый. Демократия – “демос” – “халык” дигән сүз. Димәк, ул дәгъва белдерергә хокуклы. Демократия нигезендә халык ирекле матбугатка ия булды. Бүгенге көндә Русиянең киңкүләм мәгълүмат чараларында нәрсәгә таянып эш итәләр? Совет һәм аннан соңгы чорда ул ирекле сүз һәм мөстәкыйльлеккә бәйле сынауны үтә алмады. Үзгәртеп кору чорында булдырылган идеяләр файдаланылмады һәм матбугат власть, олигархлар, шәхси кешеләр һәм дәүләт кулына калды.
Кызганычка каршы, власть, олигархия, хакимият җитәкчеләре киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең мөстәкыйль-легенә каршы тора. Минемчә, алар французларның “каршылык булган җирдә терәк тә бар” дигән әйтемен истән чыгара.
Беренче чиратта, мәгълүмати революция һәм сугыш шартларында бу юнәлештәге бәхәсләр “дүртенче власть” сыйфатларын чагылдыручы яңа киңкүләм мәгълүмат чаралары системасына хас. Бәхәсләр, шулай ук, яңа мәгълүмати инфраструктура шартларында – системага берләштерү, элемтә чаралары, компьютер мөмкинлекләре, электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары – барлыкка килә. Аларны хәл итү өчен хокукый нигезләр авыр шартларда тергезү этабы үтә, яңа мәгълүмати мөнәсәбәтләрне үз эченә ала. Шуңа күрә монда әхлакый критерийлар, җайга салу башлангычлары күп. Төрле илләрдә күп кенә галимнәр мондый төрдә хокукый көйләүне тулыландыру “үсеш авыруы” түгел дип, билгели. Алар фикеренчә, журналистлар кабул иткән һәм гамәлгә ашырган үз-үзеңне көйләү принциплары эшчәнлектә төп роль уйный. Бүгенге көндә киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре алдында торучы мөһим сорауларга җавап бирергә тырышып карасак, аларның бихисап булуы ачыклана. Беренче чиратта, медиа базарында дәүләт нинди урын били? Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында закон чынбарлыкка җавап бирәме?
Тоташ алганда, журналистларның хезмәт роле үзгәрде – алар Русиядә демократияне башлап җибәрде. Тәнкыйть чыгышлары өчен төрле дәрәҗә властьлар, хакимият структуралары, олигархлар аларга каршы чыкты. Бу чын мәгънәсендә социаль афәткә әверелде. Сәяси эшлеклеләр һәм журналистлар, бизнесмен, әдәбиятчы, чиновник бу тормышны тулы чагылдыручы социаль, хәтта милли төркемнәр катнашлыгында мәгълүмати низаглар, бәхәсләр башланды. Аларга Русия власте демократик институтларының үзенә карата яхшы мөнәсәбәте, законнарны үтәү кебек социаль кыйммәтләре җәлеп ителде.
Матбугат заманча техник мөмкинлекләр ярдәмендә сәясәтнең көчле индустриясенә әверелде. Моннан тыш, шуны билгеләп үтәргә кирәк: халыкның күпчелеге журналистларга, телевидение күрсәткән тапшыруларга кире карашта. Журналистлар алдарга да, сатарга да мөмкин. Андый кешеләр күп. Бу һәр һөнәр ияләре арасында да очрый. Мин һөнәри җаваплылыкка ия һәм кешеләргә хөрмәт белән караучыларны югары бәялим. Әлеге сыйфатлардан башка бер нәрсәгә дә ирешеп булмый. Шул ук вакытта законны үтәү мотлак. Әмма, кызганычка каршы, Русиядә хокукый нигилизм көчле. Үз вакытында сатирик М. Е. Салтыков-Щедрин русиялеләрнең бу сыйфаты турында болай ди: “Русиядә – иң начар законнар, әмма бу җитешсезлек аларны беркем дә үтәмәү белән тулыландырыла”.
“Дүртенче власть” “яхшы” эшләү нәти-җәсендә илдә икътисади һәм социаль нигездә таркалу барлыкка килә. Элек җәмгыятьтә төп әхлакый юнәлеш “кеше кешегә – дус һәм иптәш” булса, хәзер аларны “элита”, “гражданин” , “кеше кешегә – дошман” дигән сүзләр алыштыра.
Кыска гына вакыт эчендә күпмилләтле ил гражданнарының аңы үзгәртеп корылды. Беренче чиратта, киңкүләм мәгълүмат чаралары гаепле монда. Русия ике өлешкә – байлар һәм ярлыларга бүленде.
Ярлылар упкын чигенә җитеп, җәмгыятьтән аерылды. Боларга –торыр урыны булмаучылар, караучысыз балалар керә. Аларның күпчелеге – урта һәм урта һөнәри, ә 6 проценты югары белемгә ия. Бу кешеләр тулысынча диярлек җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә кала.
Бай Русия – олигархларның, дәүләт чиновникларының өзлексез презентация-ләре, күңел ачулары. Мәсәлән, киңкүләм мәгълүмат чараларында тормышның бары тик уңай яклары гына чагылдырыла. Ярлылар өчен тәгаенләнгән сәламәтлек саклау байларныкыннан күпкә аерыла. Власть сөйләгән мәктәп интернеты, ипотека, нанотехнологияләр белән бары тик “яңа Русия” тормышы өчен сайланып алынучылар гына файдалана ала, дигән фикердәмен.
Бу проблема артында мәдәни тайпылыш ята, үз чиратында, ул әлеге хәлне рәсми-ләштерә. Җәмгыять аңа ияләшә, димәк, гаделлек өчен көрәш мөмкинлеге үзеннән-үзе юкка чыга. Һәркем үзе өчен генә тырыша.
Ярлы Русиядә җан асрау өчен көрәш бара. Биредә, сугыш елларындагы кебек, социаль ятимнәр, караучысыз балалар, наркоманнар саны көннән-көн арта. Киңкүләм мәгълүмат чаралары кешеләрне илдә паспорт, аттестат, диплом – барысы да сатыла дип инандыра. Әлеге әхлакый мохиттә кешеләрнең бер-берсенә, гаиләгә, властька, илгә карата мөнәсәбәте формалаша. Бу күп еллар дәвам итә. Һәм ул аңлы рәвештә Русиядә гаделлек, бер-береңне аңлау, түзем толерантлык булмасын өчен эшләнелә.
Русия журналистикасында үзенчәлекле стиль барлыкка килде. Ул яңа, матур сүзләр һәм төшенчәләрне үз эченә ала. Бу кешеләрдә нәфрәт кенә тудыра. Соңгы елларда матбугат, радио һәм телевидениедә мәгънәсез фикер алышулардан торган тапшырулар еш очрый.
Бүген күпмилләтле илнең тугрылык һәм батырлык кебек төп кыйммәтләре буыннан-буынга күчүе турында сөйләүче юк. Бу – русиялеләрнең милли аңын юкка чыгару.
Либераль идеологияне пропагандалаучы телевидение каналлары киңкүләм мәгълүмат чараларын – бизнес, ә аларның эшчәнлеге продуктын товар буларак карый. Әгәр киңкүләм мәгълүмат чараларын, беренче чиратта, бизнес буларак кабул итсәк, редакция, гәзит, радио һәм телевидение эшчән-леген базар көйли. Ә анысы, үз чиратында, төп инструменты – рейтинг белән файдаланып, аны үзенә буйсындыра.
Шуны билгеләргә кирәк: бүген телевидение ярдәмендә җәмгыять үтә беркатлылыкка таба тәгәри. Ул тамашачыга дөреслекне сөйләп үзен мәшәкатьләп тормый. Ни өчен? Чөнки “формат” төшенчәсе барлыкка килде. Бу – конвейер, катгый кыса. Көнүзәк проблемаларны хәл итү форматы власть структураларына караучы элитаның тар даирәсендә генә хәл ителә, ә чынбарлыкта аларга игътибар юк. Ә нәрсә ул Интернет? Коммуникацияләр чарасы. Телевидение иҗат нигезенә таяна, кино һәм театрны берләштерә. Икенче төрле әйткәндә, ул безнең тойгылар дөньясына тирәнрәк үтеп керә. Әмма Интернет, оператив булуы ярдәмендә, үзенә күпсанлы кулланучыларны җәлеп итә. Шул ук вакытта анда дөрес һәм ялган мәгълүмат бертигез дәрәҗәдә. Кешеләр аның белән файдаланып, аралашу сыйфатын югалта.
Чынбарлыкта исә Русия зыялылары читтә калды, алар революционерларга каршы тора алмады. 90нчы елларда “эшем ияләре” киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм Американың махсус хезмәтләре ярдәмендә СССРны таркатуга зур өлеш кертте.
Соңгы елларда илдә киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә, бер-береңне аңламау һәм хөрмәт итмәү, юл куя белмәү аңлы рәвештә тормышка үтеп керде. Бу шартларда халык Интернет һәм телевидение алдында яклаучысыз калды.
Бүген Мәскәү, шул исәптән, федераль телевидение каналлары күңел ачу программаларын тәкъдим итү белән мәшгуль. Ул берничә дистә еллар дәвамында алда телгә алынган кыйммәтләрне таркату белән шөгыльләнә.
Гражданнар илдә барган вакыйгаларны объектив аңламый. Иҗтимагый-сәяси тормышта, партия эшчәнлеге һәм җәмәгатьчелек хәрәкәтләрендә халыкның бары тик 6 проценты гына катнаша. Социологлар мәгълүматлары буенча, гражданнарның 40тан артык проценты илдәге хәл-вакыйгалар белән кызыксынмый. Бу – Ватаныбыз, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм жур-налистиканың бүгенге хәле дә сәбәпче.
Ни өчендер мәгълүмат чаралары ата-бабаларыбызның әхлакый һәм рухи кыйммәтләре тәҗрибәсен пропагандаламый. Дошманнар Русия халыкларының нәкъ шушы кыйммәтләрен юкка чыгарырга тырыша.
Идеология һәм милек мәсьәләсе бер-берсенә бәйле. Бүгенге Русиядә кимсетелгән күпчелек һәм “тормыш хуҗалары”н бер генә нәрсә — ата-бабалар үзләштергән Себер яткылыклары, Сталин металлургиясе, Устинов хәрби сәнәгате, Горшков флоты берләштерә.
Мәгълүмати мохит совет чорыннан соң шәхескә, әхлаклылыкка карата агрессив кына булып калмады, беренче чиратта, балалар һәм яшьләр өчен югары хәвефлелек факторына әверелде. Ә бу, үз чиратында, әхлакый яктан саклануны таләп итә. Кызганычка каршы, телевидение каналларының аерым журналистлары законнарны үтәми. Академик Д. С. Лихачевның сүзләрен искә төшереп үтик: “Әхлаксызлыкта бернинди законнар да эшләмәячәк”. Һәр кешегә бала чагыннан нигез салына. Бүген сабыйларга нинди тәрбия бирелә? Мәсәлән, курчакларны алыйк. “Барби”, “братс” курчаклары аша гаиләсез, баласыз тормыш эталоны сыйфаты бирелә.
Балалар аңына, шулай ук, реклама, яшь сабыйлар өчен гүзәллек конкурслары, өлкәннәргә тәгаенләнгән биюләр дә тәэсир итә. Җәмгыятьтә бала чактан ук бозыклыкка һәм агрессиягә урын бирелә. Үрмәкүч-кеше, убырлылар һәм шулар кебек башка персонажлар, безнең өчен чит булган “Хеллоуин” бәйрәме, компьютер уеннары чынбарлык һәм уйдырма арасындагы чикне бозып, тормышка ныграк үтеп керә. Шул сәбәпле, балаларда кешелек сыйфатлары югала.
Телевидение аша балалар өчен гүзәллек конкурсларын һәм башка бозыклык акцияләрен күрсәтүне тыярга кирәк. Чит ил законнарында мондый мисаллар күп.
Киңкүләм мәгълүмат чараларына әхлакый контроль кирәкме һәм ул нинди булырга тиеш? Шул ук вакытта, “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” Законда “Порнография, золым һәм рәхимсезлекне пропагандалаучы материалларны киң тарату өчен киңкүләм мәгълүмат чараларын файдалану тыела” диелә.
Әхлакый һәм мәдәни сәясәтнең таркалуы телевидение һәм радиода, гәзит, китап, реклама, Интернетны басып алды, шулай ук, мәктәп, театр, хәтта медицина учреждениеләре һәм балалар бакчаларына үтеп керде.
Рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аны үстерү дәүләт бурычларының иң мөһиме булырга тиеш. Үз вакытында Конфуций “Гореф-гадәтләрен югалткан халык хайваннар көтүенә әверелә” дип яза. Бу чыннан да шулай түгелме?
Барысына да мәгълүм, рухи-әхлакый өлкәдәге афәтләрнең күбесе безгә Көнбатыштан керә. Әмма анда күп илләрдә үз халкын әхлакый яклау мәсьәләсенә җитди карый башладылар. Ләкин Русиядә моңа нидер комачаулый.
Мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсен рейдерлар басып алды. Нәтиҗәдә, биредә төп принцип – отышлы яисә отышсыз. Властьлар халыкның рухи торышы өчен кем җаваплы булырга тиешлеге турында килешә алмый.
Мин ил власть әхлаклылыгыннан башлана, дип уйлыйм. Ә без үзебез халык буларак сакланып калу өчен нәрсә эшлибез? Чөнки үзен сакларга һәм якларга сәләтсез халык һәлакәткә дучар.
Бүген бөтен ил телевизор алдында утыра. Күбесе телевизион тапшыруларны тәнкыйтьли, әмма барыбер карый. Кызганычка каршы, бүгенге телевидение кешеләрне мәрхәмәтлерәк, акыллырак итми.
Миллионнарча халык хозурына тәкъдим ителгән тапшыруларга җәмәгать әхлакый контроле булырга тиеш. Төрле тармаклардан иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп, җәмәгать контроле булдыру зарур.
Көнбатыш белгечләре фикеренчә, икътисади һәм рухи хәвефсезлектән чыгып карасак, матбугатта үзконтроль булдырырга кирәк. Әмма аны кем гамәлгә ашырачак дигән сорау ачык кала.
Хәзерге чор кешеләрдән һөнәри осталык түгел, ә үз-үзеңне рекламалый белүне таләп итә. Система катлаулы мәсьәләләрне хәл итә: миллионлаган кешеләрнең акылын җуйдырып, аларны рекламага алданган кулланучыларга әверелдерә. Мондый ысул белән киштәләрдә озак яткан товарны гына түгел, сәясәтчеләрне, кыйммәтләр системасын, үз-үзеңне тотышыңны да саталар.
Чынбарлыкта исә, шәхси милек алдында баш ию аша төзелгән “ирекле җәмгыять” һәрвакыт эгоизм өчен арена булып кала.
Телевидение аша көн саен диярлек сәламәтлек саклау һәм медицина торышы проблемалары турында ишетәбез. Дәүләт ягыннан финанс ярдәменә мохтаҗ рәсми медицина бар. Гади поликлиникаларның ярлылыгы, табибларның түбән эш хакы, эшче көчләр һәм җиһазлар җитмәү... Ә алар янында түләүле медицина хезмәтләрен тәкъдим итүче реклама урнаштырылган. Ни өчен алар тантана итә, ә дәүләт медицинасы ярдәмгә мохтаҗ? Шундый ук хәл мәгариф системасына да кагыла. Коммерциягә корылган укыту учреждениеләреннән нинди файда алуга ирештек? Бары тик югары белемне сатып алучылар саны күбәйде. Әмма аларның белеме ни дәрәҗәдә? Безнең мәгарифтә Көнбатыш илләренең белем системасы тантана итә, ә шул ук вакытта үзебезнеке какшый. Бездә югары белемле кешеләр саны күп, әмма алар илдә җитеш-терү үсешмәгән чорга туры килде.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә кыйммәтләр юнәлеше үзгәртелә. Безнең мәдәният юкка чыгарыла һәм ул яшь буын аңына шулай салына. Мәдәниятнең асылы – аның нәкъ бөек иҗатчыларны тудыручы әхлаклылыгы “агулана”. Бу файдага китерми.
“Газпром-Медиа” җәмгыятенең генеральный директоры Борис Йордан белдерүенчә, Русиядә бәйсез һәм ирекле киңкүләм мәгълүмат чаралары юк, алар барысы да дәүләт яисә олигархларга буйсына.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары үзаллы компания буларак гамәлдә булуының төп шарты – гәзит һәм телеканалларның финанс бәйсезлеген тәэмин итүче нәтиҗәле эш. Шәхси капитал Русия матбугатына көчле йогынты ясый: эре гәзитләрнең күбесе шәхси корпорацияләргә карый, алар медиа-активларны аерым нәтиҗәле бизнес итеп түгел, ә бары тик үзләренең мәгълүмати ярдәмчесе буларак кына кабул итә.
Берничә ел элек Русиядә алты федераль канал бар иде, шуларның дүртесе – дәүләтнеке. Элекке матбугат министры Лисин бу турыда болай диде: “Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларын тулысынча контрольгә ала һәм ил буенча катгый цензура билгели алмый. Журналистларга властьтан гына түгел, ә матбугатның хокукын һәм иркен гамәлгә ашыруга комачаулауга сәләтле эре бизнестан да сакланырга өйрәнергә кирәк”.
“Киңкүләм мәгълүмат чаралары индустриясе: реформа юнәлешләре” дип аталган журналистлар форумында Президент В. В. Путин:“Дәүләт аерым шартларда медиа базарыннан чыгарга әзер, киңкүләм мәгълүмат чараларының икътисади үзаллылыгыннан башка гражданнарның мәгълүмат алу, медиа бизнесы вәкилләренең корпоратив мәнфәгатьләре, аларны аңларга тырышу һәм дәүләт белән мөнәсәбәттә бердәм позиция булдыру, конституцион хокукын гамәлгә ашыру мөмкин түгел”, — дип белдерде.
Дәүләт илдә гомум мәгълүмат чыганакларын булдыру өчен төп чыгымнарны үз өстенә алырга әзер. Әлеге өлкәдәге хәлләр торышын исәпкә алып, тулы куәтле мәгълүмат мохите булдыру шәхси компанияләр көченнән генә килми.
Власть эшчәнлеге үтәкүренмәле булырга тиеш, әмма Русиядәге гражданлык җәмгыяте әлегә моңа ирешә алмый. Шул ук вакытта җәмгыятьнең иң актив өлеше – бизнес моның белән кызыксына. Бизнеска инвестицияләр кирәк. Ә илнең үтәкүренмәле булмавы аларның агымын чикли. Базар икътисады нәтиҗәле эшләвенең төп шартлары – бизнес һәм дәүләтнең үтәкүренмәле булуы. Базар һәм демократия файдасына эшләүче ил өчен бу төп шарт. Дәүләт эшчәнлеге үтәкүренмәле булмаган очракта демократиягә урын юк. Базар әхлаклылык өчен көрәшми, аның төп һәм бердәнбер максаты – керем.
Кызганычка каршы, аерым матбугат чаралары җәзадан курыкмый. Бүгенге мәгълүмати сугыш шартларында матбугат чаралары җинаятьләре көнкүрешнекеннән күпкә куркынычрак. Прокуратура структурасында киңкүләм мәгълүмат чаралары турында закон үтәлешен контрольдә тотучы махсус бүлекчә булдыру мөһим, дип уйлыйм.
Бу җәһәттән Бөек Британиянең киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнү аерым игътибарга лаек. Биредә, мәсәлән, мәгълүмати бәхәсләрне алты гомумдәүләт оешмасы тикшерә. Аларның йогынты ясау өлкәләре тәгаен бүленгән булса да, төп социаль функцияләре – гәзит укучылар, телевизор караучылар, радио тыңлаучылар, оешмалар, власть органнары җибәргән дәгъвалар буенча мәгълүмати бәхәсләрне тикшерү.
Күп илләрдә гамәлдә булучы иң куәтле санкция – тәртип, хокукый һәм әхлакый кагыйдә бозучыларны киңкүләм мәгълүмат чаралары аша бөтен илгә “таныту”. Нәтиҗәдә, кешеләр абруен югалтырга, вазыйфасыннан бушатылырга мөмкин. Мәсәлән, Америка президенты Ричард Никсон нәкъ шундый хәлгә тарыды.
Цензура сәясәтче өчен тыелган тема. Ул дәүләт власте көчсезлеген күрсәтә. Дөньяда, шул исәптән, Ватаныбызда цензура үзен акламады. Патша чорында ул илне большевиклар һөҗүменнән, ә Совет чорында аны таркалудан саклап кала алмады.
Бүген киңкүләм мәгълүмат чараларында бердәм идеологик нигез юк. Бер яисә берничә гәзит “һөҗүме”нә дучар булу куркыныч түгел, чөнки башкалар аны хупламаска мөмкин. Әмма журналистлар белән судлаша башласаң, алар берләшеп, сиңа каршы чыгачак.
“Журналистлар үзләренә игътибар таләп итә”, – диде миңа бер очрашканда күренекле журналист, хезмәттәшем Марсель Котлыгалләмов. Ни өчендер җитәкчеләрнең күбесе журналистлар белән элемтәгә керми. Мәсәлән, Маргарет Тэтчер дөньяның сәяси эшлеклеләре арасында югары рейтинг һәм абруе белән нәкъ журналистларга бурычлы, чөнки ул алар белән әңгәмә кора белде. Моңа тагын бер ачык мисал: Джон Кеннеди сенатор вазыйфасын башкарганда журналистлар белән уртак тел табу юлларын күрсәтте. Каты авыру вакытында ул китап яза. Бу турыда төрле фикерләр йөри башлый. Күренекле журналист аны плагиатлыкта гаепли. Кеннеди судка бирү урынына, журналистны үзенә чакырып, китапның кулъязмасы белән таныштыра. Арытаба хәбәрче Кеннеди яклы була. Шул ук вакытта киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә ярарга тырышу сәясәтченең көчсезлеген һәм үз-үзенә ышанмавын күрсәтә.
Сәясәтче, җитәкче өчен мөһим фактор – әңгәмә коруга әзер булу. Эше күп булуга карамастан, алар журналистлар белән аралашу юлларын ачык калдырырга тиеш. Лидерлар белән туры бәйләнешкә керү эмоциональ яктан тәэсир итә.
90нчы еллар башында Башкортстан журналистлары республика матбугаты битләрендә “могҗиза шәһәрчеге”ндә яшәүчеләр турында язып чыкты. Нәкъ журналистлар үткәргән тикшерү материаллары ярдәмендә Башкортстан Президенты берничә указга кул куйды, ә закон бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылды. Шул елларда Сибай шәһәре, Краснокама, Караидел, Кырмыскалы, Авыргазы районнары гәзитләре хезмәткәрләре яңа бәйсез Башкортстанның демократия башлангычына нигез салды.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында кодексның 23 статьясына ярашлы, Кодекс, закон, редакция уставы, гамәлгә куючы һәм редакция арасындагы килешүләрдән тыш, гамәлгә куючыларның киңкүләм мәгълүмат чараларының һөнәри эшчәнлегенә катышырга хокукы юк.
Заманча шартларда һәм техник мөмкинлекләр булганда матбугат сәясәтнең колачлы индустриясе булып тора. Киңкүләм мәгълүмат чаралары җәмгыятьне модернизацияләү шартларында үз юнәлешен үзгәртергә сәләтлеме? Бу җәһәттән ил Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерәсе килә, ул Русия һәм чит илләрнең киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән даими очрашып тора. Ул журналистлар белән фикер алышканда, “дүртенче власть” хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Алары, үз чиратында, модернизацияләүгә, коррупциягә, җинаятьчелеккә каршы тору буенча көрәшкә зур өлеш кертә, Русия гражданнарында ватанпәрвәрлекне пропагандалауга булышлык итә.
Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында күренекле тарихчы Николай Карамзинның сүзләрен мисал итеп китерде: “Үз-үзен хөрмәт итмәгән кешене башка кеше хөрмәт итмәячәк. Кеше үз бәясен белергә тиеш”.
Бу сүзләр “дүртенче власть” хезмәткәрләреннән киңкүләм мәгълүмат чаралары аша экстремизмны, милләтчелекне, әхлаксызлыкны һәм яшьләр арасындагы социаль сүлпәнлекне чагылдырмауны таләп итә. Үсеп килүче буынның тормыш киңлеген колачлап алу өчен аларда өлкәннәргә хөрмәт, кече Ватанга һәм күпмилләтле илгә патриотик хисләр тәрбияләү мөһим.
Тарихи сайлау алдында торучы Русия өчен ирекле матбугат ролендә шәхес азатлыгы һәм демократиясе, гражданнарның хокуклары актуаль яңгырый. Бүгенге чынбарлык кешелекнең яңа мәгълүмат фазасына күчүен күрсәтә. Киңкүләм мәгълүмат чараларының дәүләткә, җәмгыятькә, гражданнарга мәгълүмат тәэссораты нәтиҗәлерәк. Бу очракта америкалыларның тормыш рәвешен мисал итеп алырга була. Советлар Союзының таркалуына китергән СССР белән АКШ арасындагы “салкын” сугышны мәгъ-лүмати сугыш дип атарга мөмкин. Шушында ук Югославия, Якын Көнчыгыш илләрендәге вакыйгаларны искә алырга мөмкин.
Бүген америкалыларның Русиягә каршы мәгълүмати сугышы шәхси аңда гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Үзәк разведка идарәсе бу эштә Русиядә матбугат басмаларын туплауны беренчел бурыч итеп куя. Бу максатта төрле каналлар, шул исәптән, китаплар белән алмашу файдаланыла.
АКШның Мәскәүдәге илчелеге безнең илдә бастырылучы үзәк, урындагы һәм ведомствога караучы гәзит-журналларны, төрле әдәбиятны, фән һәм техника, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы буенча белешмәләрне алдыра. Безнең ил турында мондый төрдәге мәгълүмат Үзәк разведка идарәсенә кабул ителә һәм мәгълүмати сугышта безгә каршы файдаланыла.
Советлар Союзы таркалуга 25 ел үтүгә карамастан, АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш, безнең эчке оппозиционерлар, либераллар Русиянең дәүләтчелеген, аның мәдәни һәм әхлакый дөньясын таркату белән шөгыльләнүен дәвам итә. Үткәнне бүгенгедән аерып, өлкән һәм яшь буын арасында үзара бәйләнешне өзеп, алар безнең гражданнар аңында буталчык тудыруга иреште. Русия тарихыннан бөек Совет чорын, аның мәгарифтәге, мәдәнияттәге, фәндәге, әдәбияттагы һәм икътисадтагы казанышларын онытырга ярамый. Либераллар Совет властен сүгеп, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша Русия дәүләтчелеге әхлаклылыгын тарката.
1951 елда Американың “Кольерс” журналында СССРны оккупацияләүгә багышланган мәкалә бастырыла. Анда болай диелә: “Советлар Союзы белән сугышта “Яшь гвардиячеләр”, Космодемьянская һәм Матросов кебек геройлар булмаска тиеш”. Бу бурычны гамәлгә ашыруда Русиянең әлеге хөкүмәтендә эшләүче либераллар, кайбер галимнәр ярдәм итә. Мәгариф җитәкчеләре Николай Островский онытылсын өчен барысын да эшләде. Мәктәптә аның иҗаты белән таныштырмыйлар, ә безнең буын “Корыч ничек чыныкты” романында тәрбияләнде. Шулай ук, Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романы укыту программасыннан төшеп калды.
Безнең оппозиционерлар Берлинның Рейхстагында урнаштырылган Кызыл Байракка каршы. Алар “Без Бөек Ватан сугышында җиңүгә бары тик тоткарлаучы отряд ярдәмендә генә ирештек”, дип фикер йөртә.
Бүген без киңкүләм мәгълүмат чаралары катнашлыгында кешеләрне аңлы рәвештә ахмакландыру системасы белән эш итәбез. Моны яшь буынга аңлатырга кирәк. Шуңа күрә дәүләт ягыннан Русиянең әхлаклылыгын, аның күпмилләтле мәдәниятен саклап калу проблемаларына мөнәсәбәтне нигездән үзгәртергә кирәк. Әхлаклылык, мәдәният өлкәсе – Русия җәмгыятенең мәгълүмати-рухи иминлеген тәэмин итүнең мөһим аспекты. Һәр кеше дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш.
Русия һәм Башкортстанның киләчәге беренче чиратта, халыкка, аның әхлаклылык дәрәҗәсенә бәйле. Соңгы елларда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов әхлаклылыкны саклап калу турында күп сөйли. Ул безнең сәяси-этник мәдәният бердәмлек белән ныгытылуын ассызыклый.
Бүгенге Русиядә “дүртенче власть” роле турында фикер йөрткәндә, күренекле урыс тарихчысы В. С. Соловьевның сүзләре искә төшә: “Русия үзенең әхлакый бурычын үтәмәгән, милли эгоизмнан баш тартмаган очракта, бернинди уңышка да ирешә алмаячак”.
Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган фән
эшлеклесе, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.