— Бүген без игенчеләрне хөрмәтлибез, аларга рәхмәт белдерәбез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Намус белән эшләгән һәркем хөрмәтләүгә һәм бүләккә лаек. Ә игенче өчен иң мөһиме — мул уңыш.
Республика Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстан уңышлы үсешә һәм ныклы адымнар белән алга атлый. Аның уңышлары һәм казанышларында төбәк халкының өлеше зур.
— Көн саен Башкортстанда якынча 2 миллион кеше эшкә бара. Алар тырышып эшли, безнең тормышны алга әйди. Безгә берләшеп, бер-беребезгә таянып, ярдәм итеп яшәргә кирәк.
Төбәк җитәкчесе алдынгы хезмәтчәннәрне котлады һәм яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшырды.
Сабантуй программасы иҗади коллективлар чыгышлары, конкурслар, төрле ярышлар белән үрелеп барды. Рөстәм Хәмитов район предприятиеләре һәм учреждениеләре тәкъдим иткән тирмәләр белән танышты һәм территориянең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен тикшерде.
Бәләбәйгә эш сәфәре барышында төбәк җитәкчесе район халкын Русия көне белән котлады һәм яшь бәләбәйлеләргә Русия Федерациясе гражданы паспортын тапшырды.
— Бүген без иң мөһим дәүләт бәйрәмен — Русия көнен билгелибез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Дөньядагы иң зур ил, аның бөек тарихы, мәдәнияте белән горурланабыз. Ватаныбыз хакына хезмәт итәбез.
Рөстәм Хәмитов базар икътисадына күчү чорында ил төрле авырлыклар белән очрашуын һәм аларны бары тик берләшеп кенә җиңеп булуын билгеләде.
— Бүгенге көндә хәл итәсе мәсьәләләр бар, әмма аларның барысы да үсеш авыруы. Бу бер социаль-икътисади төрдән икенчесенә күчүгә бәйле, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Халыкның күпчелеге Советлар Союзында туган, әмма аларга базар икътисады чорында яшәргә туры килә. Һичшиксез, моңа өйрәнергә кирәк. Ул илнең икътисади механизмын үзгәртеп коруны таләп итә.
Мәктәп укучыларына паспорт тапшырып, Башкортстан Башлыгы аларга күңел күтәренкелеге һәм уңышлар теләде.
— Яшьләр — илебез киләчәге, —диде Рөстәм Хәмитов. — Алар бүген паспорт алып, илнең тулы хокуклы гражданнарына әверелде. Бу мөһим көн аларның хәтерендә мәңгегә калуын телим. Яшьләр яңа тормышка аяк баса. Әйдәгез, аларга бары тик яхшы үрнәк күрсәтик.
* * *
11 июньдә Борай районы халкы да Сабантуйны бәйрәм итте. Борайлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мәгариф министрының беренче урынбасары Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Гарифуллин, “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин, күрше районнар хакимияте башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре килде.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Сабантуй уңаеннан котлавын җиткереп, Айбулат Хаҗин Борай районы аграрийларының республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә мөһим өлеш кертүен сызык өстенә алды.
— Борай районын авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, башка тармакларда да һәрдаим югары эш күрсәткечләре, оешканлык, бердәмлек һәм фидакарьлек аерып тора. Бу Борай районы территориясеннән үткән табигать казасы нәтиҗәләрен бетерүдә дә ачык күренде. Район җитәкчелегенең эшне югары дәрәҗәдә оештыру һәм урындагы халыкның, хезмәт коллективларының зур тырышлык, бердәмлек күрсәтүе нәтиҗәсендә табигать салган казаны тиз арада гамәлдән чыгарырга мөмкин булды. Афәрин һәм моның өчен зур рәхмәт сезгә, — диде атап әйткәндә Айбулат Хаҗин.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Гарифуллин да Борай районында эшләр торышына югары бәһа бирде һәм әлеге бәрәкәтле төбәктә гомер кичерүчеләргә алда тагын да югарырак уңыш-казанышлар юлдаш булуын теләде. Илдар Гарифуллин, шулай ук, бер төркем фидакарьләргә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатларын һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов кышлату чоры һәм чәчү йомгаклары белән таныштырып, аграр тармакны әйдәп баручы басу батырларына, терлекчеләргә, савучыларга, белгечләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, алда торган җаваплы кампанияләрдә дә оешканлык һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтергә чакырды. Ә инде кышлату чоры һәм чәчү йомгакларына килгәндә, беренче урын барлык күрсәткечләр буенча да әйдәп баручы “Урожай” җәмгыятенә бирелде. Аның җитәкчесе Ренат Хәбибрахмановка диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Икенче урынга “Победа” җәмгыяте һәм “Колос” кооперативы чыкты, өченче урынны “Каратамак” җәмгыяте һәм “Салават” предприятиесе бүлештеләр. Алар да диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Тантанада шулай ук эшне иң яхшы оештырган крестьян-фермер хуҗалыклары да билгеләде.
Ә инде Сабантуйның мәдәни-спорт программасы нәкъ Борайча, чын мәгънәсендә күз явын алырлык булды. Анда Русия көне дә, халыклар дуслыгы да, Кино елы да, авыл хуҗалыгы ныклы үсеш алган Борай төбәгенең бай колориты да — барысы да бар тулылыгында чагылыш тапты. Спорт ярышлары, җыр-моң, уен-көлке, милли ашлардан торган сыйлы табыннар исә кичкә кадәр дәвам итте. Шул рәвешле борайлылар хезмәт кешесенә районда хөрмәт зур булуына сөенеп, көнозыны рәхәтләнеп күңел ачып, Сабантуйдан тагын бер елга җитәрлек энергия, көч-дәрт алып таралышты.
Әйткәндәй, бу көнне Сабантуй тантаналары республиканың 12 районында үтте. Иң соңгылардан булып исә 18 июньдә Мишкә һәм Салават районнарында бәйрәм итәчәкләр.