– Бәйрәм тантаналарына Салават Юлаев һәйкәле янында старт бирү күркәм традициягә әверелде, – диде Евгений Семивеличенко. – Юкка түгел. Башкортстанда яшәүче халыкларның бердәмлеге, дуслыгы символы ул. Башкалабызга килүче кунакларны да иң беренче булып нәкъ шушы мәһабәт һәйкәл каршы ала.
Яшь уфалыларның әдәби-музыкаль чыгышларыннан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Бәйрәм дигәч күз алдына табын, аш-сый килеп баса. Уфалылар, башкала кунаклары адым саен эшләгән сәүдә үзәкләре тәкъдим иткән ризыклар белән генә чикләнмәде. Теләгәннәр танылган шәхесләр әзерләгән, буы күтәрелгән пылауны тәмләп карый алды. Мондый куанычка “Конгресс-холл”янындагы “Ватан” мәйданына килүчеләр иреште. “Пылау гыйбадәте” Бөтенрусия хәйрия марафоны кысасында “Мәрхәмәт” хәйрия фонды “Гомер юлы” (Мәскәү) хәйрия фонды белән берлектә аш-сый бәйрәме оештырды. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты. Чара кысасында танылган шәхесләр шәһәрнең рестораннары белән берлектә үз рецепты буенча пылау пешерде. Конкурста барлыгы 15 команда катнашты. Ризыкларны Көнчыгыш ашханәсе белгече Хәким Ганиев, Башкортстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, республика кардиология үзәге баш табибы Ирина Николаева һәм башкалар бәһаләде. Җиңүчеләр көн ахырында ачыкланды. Чарадан кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга тотынылачак.
“Дулкын” паркында Ленин районының 80 еллыгы да киң билгеләнде. Уфалыларны Русиянең Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов, Ленин районы хакимияте башлыгы Альбина Йосыпова һәм башкалар тәбрикләде. Шуннан соң халык игътибарына авиашоу тәкъдим ителде. Көндезге салют та беркемне дә битараф калдырмады. Төбәкнең эстрада “йолдызлары”, үзешчән сәнгать вәкилләре чыгышлары, күргәзмәләр, спорт һәм сәнгать конкурслары бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәйрәм тантаналарында патриотик тәрбиягә игътибар зур булды. Уфада яңа сквер ачылуы – моның ачык дәлиле. Сквер үзәгендә биш чатлы йолдыз рәвешендәге чәчәк түтәлләре урнашкан. Мондагы хоккей тартмачыгы, балаларның уен мәйданчыгы, урам тренажерлары савыгырга, ял итәргә мөмкинлек бирә.
Ат чабышын үз итүчеләр “Акбузат” ипподромында бәйге карады. Дим, “Кашкадан”, “Первомайский” мәдәният һәм ял паркларында спорт бәйгеләре иң көчлеләрне ачыклады. Сәнгать сөючеләр Ленин исемендәге мәйданда, “Моторлар эшләүчеләр” мәдәният сараенда, Аксаков бакчасында, Якутов паркында күңел ачты. Гомумән, чараларда сабыйлар да, зурлар да, өлкәннәр дә дәррәү катнашты һәм тәэссоратлар туплады.
Бәйрәм тантаналары кичкә кадәр дәвам итте һәм салют белән тәмамланды.