+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2016, 02:00

Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә тактаташ куелды

Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне уңаеннан Матбугат йорты каршында тантаналы митинг үтте. Чарада Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты генеральный директоры Венера Хәкимова, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, ветеран журналистлар Марсель Котлыгалләмов, Марсель Сәлимов һәм башкалар катнашты.

Чыгыш ясаучылар Шаһит Ходайбирдин турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм төбәк матбугаты үсешендә аның роле зур булуын сызык өстенә алды. Арытаба Башкортстанның данлыклы улы Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә тактаташ беркетелде. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу, истәлеккә фотога төшү, фикер алышу белән тәмамланды.
Читайте нас: