Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатованың чыгышы узган елда балаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләсенә кагылды. Былтыр аңа ярдәм сорап 2142 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу аннан элекке елдагыдан – 16 процентка, ә 2011 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк.
Милана Скоробогатова чыгышында аналар һәм балалар үлеме кимү, балигъ булмаган йөклеләр саны кыскару кебек уңай күренешләрне искә алды. Шул ук вакытта бөтен ведомстволарның эзмә-эзлекле эшен таләп иткән проблемалар бар. Бу, беренче чиратта, үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары артуга кагыла. Былтыр республикада 48 бала шулай дөньядан киткән. 2014 ел белән чагыштырганда 12 балага күбрәк югалтканбыз. Балаларга карата кылынган җинаятьләрнең ешаюы да борчуга сала. Андыйлар саны 28,3 процентка арткан.
Бала хокуклары бозылуның аерым очракларына карамастан, Милана Скоробогатова республикада балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле хәлне канәгатьләнерлек, дип билгеләде. Шулай да бала хокукларын гамәлгә ашыруның кайбер мәсьәләләре өстәмә анализлауны һәм чаралар күрүне таләп итә.
Утырышта депутатлар бюджет өлкәсендәге өч закон проектын хуплады. Икътисадның һәм социаль өлкәнең тотрыклылыгын күтәрү буенча вакытында күрелгән чаралар бюджетның керем өлешен арттырырга мөмкинлек биргән. Башкортстан территориясендә 505,2 миллиард сумлык түләүләр җыелган. Кире кайтарылмый торган акчаларны исәпкә алып (34,1 миллиард сум), республика бюджеты кеременең гомум күләме 144,5 миллиард сум тәшкил иткән. Чыгымнар —144,6 миллиард сум. Бөтен социаль бурычлар да төгәл үтәлгән.
Агымдагы өч еллык бюджетка ачыклык кертү федераль средстволарның кире кайтарылмый торган кереме күләме 3,2 миллиард сумга артуы белән бәйле. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе бу акча, нигездә, агросәнәгать комплексына ярдәмгә юнәлтеләчәк, дип белдерде.
— Федераль бюджеттан килгән кире кайтарылмый торган акча “Авыл территорияләренең ныклы үсеше” федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру кысаларында, авылда яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуга, торак пунктларга газ, су үткәрүгә, фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен үстерүгә тотылачак, — диде ул.
Депутатлар Дәүләт думасына тәкъдим ителәчәк берничә башлангычны хуплады. Алар арасында Урындагы үзидарә, гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитет әзерләгән “Русия Федерациясенең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Закон чыгару башлангычы да бар. Ул урыннардагы хакимият башлыклары урынбасарларына Русия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында исәпләр ачуны һәм тотуны, шулай ук чит ил финанс инструментлары белән файдалануны тыюны күздә тота. Бу тыюларны үтәмәгән очракта муниципаль хезмәткәрләр эш бирүченең тәкъдиме белән эштән китәргә тиеш. Әлеге вакытка кадәр бу тыю муниципаль берәмлекләрнең хакимият башлыкларына һәм вәкиллекле органнар депутатларына гына кагыла иде.