Май ахырында Иглин районының Урман авылында 38 яшьлек ир-ат һәм Мәләвез районында 15 яшьлек мәктәп укучысы батып үлде. Июнь бәйрәмнәрендә Дуван районының Мәсәгуть авылыннан 43 яшьлек ир-атның Әй елгасында, Краснокама районында 31 яшьлек балыкчының ярдан машинасы төшеп китеп, Агыйдел елгасында батып һәлак булуы турында аянычлы хәбәрләр алынды. Ә инде Туймазы районының Никитинка авылында булган фаҗигагә әлеге дә баягы аракы, дөресрәге, эчкән килеш суга керү сәбәпче. Якынча фаразлар буенча, 28 һәм 29 яшьлек ир-егетләр ярыйсы гына төшереп алгач, Өсән елгасындагы дамба янында су керергә була. Әмма көчле агымга каршы тора алмыйлар, су төбенә китәләр... Ни аяныч, әле җәй башы гына булып, төп ял вакыты һәм эссе көннәр алда торуына карамастан, күңелсез статистика артканнан-арта бара.
Урынлы сорау туа: шушы рәвешле фаҗигаләрнең әле-дән-әле кабатланып торуына нәрсә сәбәпче соң? Һәм бәлагә тарымас өчен нинди кагыйдәләрне мотлак үтәргә кирәк?
Сулыклар — сәламәтлек өчен иң яхшы ял урыны булудан тыш, бик зур хәвеф чыганагы да икәнлекне һәрберебез яхшы белә. Ә менә хәвефсезлек кагыйдәләрен бик сирәкләр генә үти. Автомобильне яр читенә туктату, эчкән килеш суга керү, ярамаган урында су коену, белмәгән җирдә ярдан сикереп җәрәхәтләнү һәм башкалар — кызганычка каршы, күпчелек нәкъ шундый киң каралган кагыйдә бозу очраклары зур фаҗигаләрнең сәбәпчесе булып тора. Әйтик, шул ук Туймазы районының Никитинка авылы кешеләре эчмәгән булса, күрәләтә, беренчедән, агым көчле, икенчедән, боз кебек салкын Өсән суына керерләр идемени?.. Әмма алар очрагында терсәкне тешләргә соң инде. Ә менә исәннәрне кисәтү, аларны суда хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәргә чакыру, шул рәвешле зур бәлаләрдән, фаҗигаләрдән саклап калу — уртак бурычыбыз. Бу җәһәттән әлеге язма да һәркемне уйландырыр, якыннары, бигрәк тә балалары белән, тагын бер тапкыр хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләшергә, игътибарлырак, тәртиплерәк булырга этәрер, дигән ышанычта калабыз.
Шул ук вакытта, республикада суга батучылар санын киметергә телибез икән, су коену урыннарын, пляжларны оештыру һәм карап тоту, аларда тәртип һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау өчен җаваплы структуралар үз бурычларына җитдирәк килергә тиеш дигән фикердәбез. Республиканың бәләкәй көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Валерий Сафронов белдерүенчә, быел Башкортстанда 82 пляж ачу планлаштырыла. Әлеге вакытта аларның 56сы тиешле тикшерү үтеп, файдалануга рөхсәт алган.
— Барлык пляжларның да ачылмавы ташкын нәтиҗәләренә бәйле. Бөтен елгаларда да су ярларына кайтмаган, аларда су пычрак һәм мондый сулыкларда коену сәламәтлек өчен хәвефле, — ди Валерий Сафронов.
Әлбәттә, челлә башлануга алар барысы да ачылып бетәр дияргә кирәк. Шулай да икенче Швейцария дигән даны булган, елга-күлләргә гаять бай Башкортстанда 82 пляж гына оештыру аз түгелме? Аларның 11е Уфа шәһәрендә булуын исәпкә алганда, һәр районга бердән аз гына күбрәк пляж, ягъни су коену, табигатьтә ял итү зонасы туры килә түгелме соң? Әлеге хәл-шартларда халык, әлбәттә, тиешенчә җиһазландырылмаган, хәвефсезлек кагыйдәләре сакланмаган, коткаручылар булмаган сулыкларда су коеначак. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: әгәр дә һәр район-шәһәрдә һичьюгы берничә рәсми ял итү зонасы оештырылса һәм халыкта мотлак шундый урыннарда гына ял итү мәдәнияте тәрбияләнсә, суга батып үлүчеләр саны да күпкә азаер иде.
Әлбәттә, хәвефсезлек, тәү чиратта, үзебезгә бәйләнгән. Шул ук вакытта, республикада дәүләт дәрәҗәсендә эчке туризмны үстерү өстенлекле юнәлеш итеп билгеләнгән бүгенге чынбарлыкта, район-шәһәрләрдә ял зоналары челтәрен киңәйтү дә мөһим юнәлеш була ала, безнеңчә. Ә сез ничек уйлыйсыз?